16+

Туристларны Идел сукмагында һәм районнарда көтәләр

Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов иң элек агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеег вакыт эчендә Татарстанда 700 мең турист булган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 15 процентка күбрәк.

Туристларны Идел сукмагында һәм районнарда көтәләр

Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов иң элек агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеег вакыт эчендә Татарстанда 700 мең турист булган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 15 процентка күбрәк.

Җәйге туристлык сезонында нинди яңалыклар бар?

- Җәйге сезон башлану, сәяхәтләр һәм маҗаралар символы булган май бәйрәмнәрен барыбыз да зарыгып көтә. Елдагыча, май бәйрәмнәренә кунаклар күп көтелә. Казан кунакханәләренең 85 проценты инде алдан алып куелган. Бу бик зур саннар, - диде Иванов матбугат очрашуында.

Шәһәрләр белән танышу

Туристларның республикага яратып килүләрен ул Татарстанда уза торган чараларның күп булуы белән аңлата. Икенче сәбәбе – чартер программалары булу. Алар быел да Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан булачак. Аларга старт 28 апрельдә биреләчәк. Чартер рейслары өчен булдырылган туристлык пакетларыннан Татарстан халкы да файдалана ала, дип искәртте спикер. Ягъни Мәскәү һәм Санкт-Петербургка бару өчен чартер программаларыннан файдалану мөмкинлеге бар.

Быел махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә зур игътибар бирелүен ассызыклап, “Без бергә” дигән программа буенча ике туристлык поезды оештырылуын, җәен һәм көзен тагын өчәр поезд биреләчәген дә әйтте Сергей Иванов.

Экскурсия программасы үз эченә Казан - Йошкар-Ола – Түбән Новгород – Владимир маршрутын ала. Анда катнашучыларның исемлеген Оборона министрлыгы төзи.

Моннан тыш, Идел буе федераль округы буенча “Тарих дәресләре” программасы нигезендә “Идел буенда истәлекле ял көннәре” туристлык поезды да җибәреләчәк. Ул үз эченә Самара – Казан - Йошкар-Ола шәһәрләрен ала.

Тагын бер яңалык – Туризм комитетының “Ак Барс” банкы белән бергә булдырылган Tatarstan Tourist Pass дигән мобиль кушымтасы яңартылган. Анда Татарстанның туристлык объектлары турында бөтен мәгълүмат та бар. Моннан тыш, ул аудио һәм видеоэкскурсияләр белән тулыландырылган. Мобиль кушымтадан кулланучыларга ресторан, күңел ачу урыннары, сувенир кибетләрендә ташламалар да каралган.

Районнарга чыгу
Туристларны район җирлекләрендә дә көтәләр. Болгар, Зөя, Алабугадан тыш, 10 майдан Кукмара, Лаеш, Кама Тамагы, Әлмәт, Лениногорск, Югары Ослан, Тәтеш, Алексеевск һәм Мамадышка даими экскурсияләр оештырыла башлый.

Кырлайдагы ел әйләнәсе эшли торган “Могҗизалар урманы” интерактив паркы эшчәнлегендә дә яңалыклар бар. Саба районында яңа биш йолдызлы кунакханә эшли башлаган.

— Елга круизлары да популяр. 7 майда “Бөек Болгар юлы” бренды белән билгеле булган круизларга старт бирелә. Казан белән Чебаксар арасында йөри торган “Валдай” теплоходы июньнән йөри башлый. Узган ел бу рейсларга ихтыяҗ 100 процент иде. Әлеге маршрутка чыгучы Татарстан халкына Чувашиянең туристлык объектлары буенча турпакетлар тәкъдим ителәчәк, ә Чувашия кунакларына - безнең рсепубликага, - диде Сергей Иванов.

Идел буйлап
Ә иң зур яңалык – 350 чакрым озынлыгындагы «Идел сукмагы» җәяүлеләр маршруты. Аның турында журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының «Табигать территорияләре һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» җитәкчесе Оксана Саргина сөйләде.

- Әлеге проектка старт 30 мартта бирелде. Шул арада җәяүлеләр сәяхәте өчен булдырылган мобиль кушымтаны 2,5 мең кеше куллана да башлады. Шуның белән ул үзенә ихтыяҗ булуын күрсәтте. 350 чакрымга сузылган җәяүлеләр сукмагы Иделнең уң як яры буйлап Ульяновск өлкәсе чигеннән Чувашия Республикасына кадәр сузыла. Ул үз эченә республиканың 5 районын, 100дән арытк мәдәни мирас объектын һәм 26 аеруча саклана торган табигый территорияне ала, - дип сөйләде ул.

Сәяхәткә Урицкий паркыннан бүгеннән үк чыгып китеп була. Бөтен кешегә дә 350 чакрымны узу мәҗбүри тгел. Ни дисәң дә, аны үтәр өчен ике атна ярым вакыт кирәк булачак.

- Төрле физик әзерлектәге кешеләр барлыгын истә тотып, дирекция әлегә тугыз маршрут эшләде. Аның беренче чираты – Югары Осланнан алып Кама Тамагына кадәр булган киселештәге сукмак. Адашам дип куркырга кирәкми, мобиль кушымта ярдәмгә килә, - дип
сөйләде спикер.

Йә ничек, чыгабызмы җәяүле сәяхәткә? Идел сукмагында очрашканга кадәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading