Бу тарихларны ишеткәннән соң, ярый әле кеше кайгысына битараф булмаган киң күңелле шундый егетләребез бар дип уйлап куясың.
Скопировать ссылку
Бу тарихларны ишеткәннән соң, ярый әле кеше кайгысына битараф булмаган киң күңелле шундый егетләребез бар дип уйлап куясың.
Мохтаҗларга ярдәм итү һәм аларга көн саен бушлай ризык тарату белән шөгыльләнүче “Кеше приюты” проектына биш ел тулган.
Приют Казан үзәгендә урнашкан. Бушлай ашатудан тыш анда медицина һәм юридик ярдәм күрсәтелә, чәчтарашханә белән мунча эшли. Приютны оештыручы Азат Гайнетдинов сүзләренчә, биш ел дәвамында 1,5 миллион порция кайнар ризык таратылган. Без аны 50 кешедән башлаган идек, хәзер көн дә мең порция әзерләнә, дип искә алды ул проектка нигез салынган елларын.
Ә аларга кемнәр генә мөрәҗәгать итми. Намуссыз риелторлардан зыян күрүчеләр дә, якыннары урамга куып чыгарылган әби-бабайлар да, акчаларын, документларын югалтучылар да, төрмәдән чыгучылар да, адашып йөрүчеләр дә. Аларны монда юындыралар, документлар ясарга булышалар, кирәк булса эшкә дә урнаштыралар, кунарга да урын бирәләр. Сәламәтлекләре чикле булганнарны картлар һәм инвалидлар йортларына урнаштыралар.
- Эшли башлагач та, әрәмтамаклар үрчетеп ятасыз дип аңламаучылар да булды. Эшләргә мөмкинлеге булганнарны эш белән тәэмин итәбез. Әмма төп шарт – эчмәскә, – ди Азат Гайнетдинов.
Шунысын да әйтергә кирәк, ярдәмгә мохтаҗларның 90 проценты өлкән яшьтәге кешеләр. Алар арасында төрле язмышлы кешеләр бар. Бер әбинең кызы фатирны сатып икене алабыз, берсендә – син, берсендә без яшәрбез дип әнисен фатирларын сатарга ризалаткан. Ә әби урамда калган. Инсульттан соң якыннары хастаханәдән барып алмаган Рәшит бабайның язмышы барыбызны да тетрәндерде. Ун ел инвалид арбасында утырган Рәшит бабай шушы көннәрдә аягына баса алган. Саный китсәң, проектка нигез салучыларга биш ел эчендә мондый язмышлар белән шактый очрашырга туры килгән.
- Алар арасында инде үзләре бригадир булып, безгә ярдәм итүчеләр бар. Акча эшли башлыйлар, өйләнәләр, машина алалар. Ял итәргә йөриләр, хәтта гомрә хаҗына баручы да бар. Вакытында ярдәм кулы сузып, аларны тормыш төбеннән тартып чыгаруыбыз һәм шуның белән җәмгыятькә файда китерүләрен күрү өчен генә дә эшләргә кирәк, – ди ул.
- Ул акчаны алар кемнедер талап та таба ала бит, ә безгә аның эшләп алуы мөһим. Шуның белән җинаятьләр дә эшләнми кала, – дип сүзгә кушыла Азат Гайнетдинов.
Комментарийлар