Быел 10 ноябрь көнедә минем авылдан чыгып китүемә 56 ел тула. Дөрес, бу вакытның алты еллабы авылда яшәп, эшләп, башлы-күзле булу өчен сарыф ителде.
Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагынамын авылымны,
Шунда үскәнгә.
(Халык җыры).
Хәзер безнең нәсел нигезендә 88 яшьтәге апам тора. Балалык елларыбызда бәрәңге үскән кызыл балчыклы туфракта алмагачы, груша, карлыган куаклары, кура җиләкләре үсә. Иң кадерле истәлек: безнең мунча кереп, чабынып яшәгән кара мунчабыз әле дә бакча башында кукраеп утыра. Алгы аяклары сыгылган карт ат шикелле алга таба сөрлегеп, тезәнлекләп торгандай күренә. Янәшәсендә яңа мунча. Алар, бәлкем, үзара сөйләшеп тә утыра торганнардыр, ахирәтләр ич. Әмма апам иске мунчага тугрылыгын саклый. Янәшәдәге Ильяс чишмәсеннән су ташып яга, шунда юына.
Күп еллар узган, бакча башындагы Җиләк елгасыннан күп сулар аккан. Безнең балачак: әти, әни, түти, апалар, абый – бар да исән-саулар. Мунча янында куш каен, ике усак агачы. Каен төбендә колмак та булып, ул каен кайрысына тотынып өскә үрмәләде. Каен ботаклары өстенә ятып, сарылып, көз җиткәндә алтынсу алкалары салынып, хәтта ак каенның бизәгенә әверелде. Абзар артыннан карап торганда, ак күлмәк кигән каен кызы, алтынсу чиләкләрен асып, суга барадыр шикелле. Усакларның озын саплы яфраклары җил булса-булмаса да гел җилфердәп утырдылар. Алар апрель азакларында чәчәк атты. Соры, кызгылт төстәге озынча алкаларын уйнатып, безнең кара мунча һәм хәтта үзе дә алкалы куш каеннарны тагы да мәһабәтлерәк күрсәттеләр.
Ихтимал, бабам Ибраһим (1859-1911) бу агачларны кара мунчабызга җен-пәриләр ияләшмәсен өчен утырткан булгандыр. Ә каен алкаларындагы орлыклар үсә, “ит куна” башлап юанайгач, без баллы, сусыл, хуш исле әкәлиләрен чәйнәп, тамак ачрак вакытта ашадык та.
Ул чакларда мин корымланып беткән мунча түбәсендәге саламга менеп кунаклыйм. Астан эченә 3-5 тиенлек бакыр акча салынган фуражкалар очып менә. Тиеннәрне чалбар кесәмнең тишек түгел ягына салып, каен ботакларындагы әкәлиләрне тутырып, аска ташлыйм. Сәүдә кызганнан-кыза. Ашыгычлык белән мунча түбәсендә аунап, үзем дә кара корымга буялып, җен баласына охшап калам.
Әгәр бер шешә “Дюшес” лимонады алырлык 30 тиен акча җыелса, малайлар сөенешеп, шау-гөр килеп, кулак буларак сөрелгән Гомәр байдан калган кызыл кирпечле, тимер ишекле кибеткә китәбез. Алгач та, олы кешеләр аракы эчкәндәге сымак, чираттан, берәр-берәр йотымлап эчә башлыйбыз. Шешәнең авызын кабып бер йотасың, шешә “бүлт” иткән аваз чыгара. Аннан соң икенче, өченче... малай шешәне авызына каба. Бар да дүрт күз белән ике тапкыр “бүлт” ясамасын дип сагалап тора. Шунда берәребез чын ирләргә охшарга теләп: “Анаңны...” – дип әйтеп куя. Тагы да хислерәге, нәкъ авыл ирләре сымак, читкәрәк китеп “пес” итә башлый. Әмма бик тырышса да, авыл ирләре сымак болгаштырып тора алмаганга кәефе кырыла.
Шешә бушап, соңгы тамчысына кадәр эчелеп беткәч, яңадан җыйнаулашып кибеткә керәбез. Бушап калган 12 тиенлек шешәгә бер уч кырыйлары сырлы, өслегендә вак тишекләре булган печенье тия. Аны һәрберебезгә тигезләп сындырып бүләбез. Малайларның кайсылары, олы булып күренергә теләп, печеньены авызына капканчы, бер тын борын астына китереп исни, аннан соң гына: “Әх!” – дип каба. Икенче малай да төшеп калганнардан түгел, урам пычрагына каткан җиң очын озак кына иснәштерә.
Шушы 30 тиенлек бәйрәм авылның елга бер тапкыр гына килә торган сабан туйларыннан бер дә ким булмады. Алтмыш елдан артык вакыт узган, мин шул көнне әле дә хәтеремдә саклыйм. Ни кызганыч, шул елдагы иптәшләрем инде күптән гүр иясе. Ул елларны искә алып, сөйләшеп утырыр кешеләр дә юк. Чарасызлыктан, шушы хикәяләремдә мин аларны терелтәм һәм без яңадан уйный башларбыз, безнең кара мунча янына әкәли җыярга китәрбез кебек.
Балачактагы татлы, капма-каршылыклы, үзенчә бик кызык һәм беркатлы истәлекләр безне олы яшькә кадәрле озата. Әгәр безнең күргәннәр баштагы хәтер китабына язылып бармаса, безнең тормыш төче, суга изгән камыр сымак булыр иде. Шушы уеннан-уймак чыгачак, олы кешеләргә охшарга тырышу безнең бик күпләребез өчен киләчәк тормышта бәхетсезлек китерде. Өчнарат сабан туенда марҗалардан өч тиенгә сатып алган квас, тозлы кәбестә суы да; шул еллардагы кинофильмнарда урысларның өстәл артында бик тәмләп эчеп утырулары, эчкәч тә, тагы да тәмлерәк итеп авызларына колбаса, тозлы кәбестә тутырулары да – безнең киләчәк тормышыбызда күп фаҗигаләрнең килеп чыгуына сәбәп.
Өстәл артында имчәк балаларын кочкан хатыннарның булуына карамастан, эчеп алган урыслар, папирос кабызып, авызларыннан төтен алкалары чыгарып, акыллы сүзләр сөйләшә. “Караңгы төн, камышлар шаулый”, – дип җырлап та җибәрәләр. Киноны төшерүчеләрнең фикере буенча, без – яшь буын вәкилләре, алардан үрнәк алып, чын коммунизм төзүчеләр булып үсәргә тиеш идек. Әмма эш башкачарак булып чыкты. Безнең буынның күпчелеге, башта нәрсә булса да төзергә өйрәнгәнче, иң башта эчәргә һәм тәмәке тартырга өйрәнде. Нәтиҗәдә минем яшьтәшләрем булырга тиешле йөзләп кеше салкын җир куенына барып керде. Уйлап кына карагыз: юклы-барлы 120 йорт теркәлгән татар авылы Бөек Ватан сугышы елларындагы югалтуларны да узып китте. Ана карынында старт бирелгән гомерләре финишка килеп җитә алмыйча, күбесе ярты юлда ятып калды.
Ә бит нинди сөйкемле, нинди шук, искиткеч беркатлы авыл малайлары иделәр. Борыннары тыгылып тыңкышланган, әмма киләчәктәге рәхәт тормышка өмет тоткан, яланаяклы, аяклары чебиләп беткән булса да, җир йөзендә бәхет дигән нәрсәнең барлыгына ышанучылар иде. Күңелләре саф, тәннәре кара мунчада юынган булса да, чип-чиста булды. Алар шул еллардагы тормыш, сәясәт, мәдәният... корбаны. Мондый кешеләргә мактаулы исемнәр дә бирелми, аларга истәлек ташларын да туганнары гына куя. Бу бәхетсезләр турында китап язучылар да юк. Шушы мунча турындагы хикәямдә мин аларны искә алам һәм шушы истәлекләремнең алар рухына дога булып барып җитәчәгенә ышанам.
Читкәрәк кителде, сүз мунча турында иде ич. Бу уңайдан совхозның электригы булып эшләгән Миңнегарифның истәлеге кызык. Кыш айларының берсендә ул шәраб сатып ала һәм мунчаларында су чүмеченә салып, җылытып эчәргә ниятли. Ни дисәң дә, мондый эшләрне хатыныңа күрсәтмичә эшләү мәслихәт. Кечкенә малае аны күреп кала. Миңнегариф кабымлык өчен алган бер карамель конфетның яртысын малаена биреп: “Бу – ике арадагы сер, әниеңә әйтмә яме”, - дип кисәтә. Озак та узмый, сер чишелә һәм Миңнегариф, хатыны тарафыннан шактый гына сүгелеп, үзенең чучка икәнлеген белә. Малаена: “Улым! Ник әниеңә әйттең, үзеңә конфет биргән идем бит”, – ди. Малае: “Әти, минем бер дә әйтәсем килмәде. Сер гел тел очыма килеп йөдәтте. Соңынтын авызымнан мин әйтмәгән килеш очып чыкты”, – дип аклана.
Менә, укучым, сер шундый нәрсә ул. Мин үзем Миңнегариф малаен да уздырам. Берәр нәрсә ишетсәм, бүген булмаса, иртәгә аны хикәягә әйләндерәм. Ул яктан без әнигә охшаган. Әни уен-көлкене бик яратты. Тавышын, йөрешен дә кешенекенә охшатып кәмитләр ясап, безнең күңелләрне ачты. Наилә апам белән абыем Хәмит тә әни шикелле төрле кызыклар уйлап чыгарырга, кешедән көләргә хәвәс иделәр. Абыйның хатыны – Фина апаның сөйләве буенча, кышның ярыйсы гына салкын бер Ходай бирмеш көнендә эштән кайтып керә.
Абыйның юеш чәченә сөлге урап, тирләп-пешеп чәй эчеп утырганын күрә. Абый: ”Бүген эштән иртәрәк җибәрделәр. Мунча яктым, ачуланма, сине көтеп тормадым. Үзем генә юындым, эссесе бик шәп, бар, син дә кереп юын”, – ди. Фина апа, сөенеп, мунчага китә. Алачыкта тиз генә чишенеп, мунчага керә. Кышның каты суыгыннан мунча эчен бәс сарган. Узган мунчадан чүмеч эчендә калган сулар бозга әйләнгән. Чыдап булмаслык суыктан гәүдәсенә каз тәннәре чыга. Киемнәрен култык астына кыстырып, шәп-шәрә, ишегалларын ике-өч сикереп йортларына кайтып, юрганга төренеп, диваннарына ава. Абый шаяртып, чәчен кулъюгычта юешләп, мунча кереп чыккан кеше кыяфәте кертеп утырган була.
Наилә апам белән абыем бик вакытсыз, шушы дөньядан китеп бардылар. Бары тик шаян сүзләре, көләч йөзләре генә истә калды. Бабам Ибраһимны да кушып, урта гасырлардан алып бүгенге көнгәчә, нәсел агачының иң кыска гомерле ботагы булдылар. Бабамнарның йортлары янып, яңа йорт өчен урман кисү аның яшәү көчен суырып алган. Абыемның тормышы кышкы көн сымак, бер йомшартты, бер катырды. Шулай яши торгач, кышкы ай сыман тормыш болытлары арасына кереп югалды. Кышкы салкын көннәрдә йорт эченә керә алмаган җил тәрәзә пыяласына ятып елый.
Күз яшьләре боз сөңгеләренә охшап, тәрәзә кәрнизләрендә эленеп кала. Караңгы төн пәрдәсенең ертыгыннан тулган ай карый. Таң йолдызы тилмереп, кышкы салкын төннең узганын көтә. Ә төн гуя аны кышның салкынлыгы өшетеп өнсез, аяксыз калдыргандай китми дә китми. Менә шул чакларда абыем исемә төшә. Минем дә җил сымак ятып елыйсым килә. Вакытсыз китеп барган абыемны юксынам. Ләкин вакыт үзенең төгәл сүзен әйтә: “Алар киткән яктан кайта торган юллар юк”... Дәвамы бар, көтегез!
Габдулла Исмәгыйлев,
Казан
Комментарийлар