Актаныш районы Татар Суксу авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр ватсап аша килеп иреште.
Бер-бер бәла килә калса, безнең халкыбыз бердәмлек үрнәге күрсәтә. Бу юлы да актанышлылар ишекләрен кызыл әтәч каккан райондашларына теләктәшлек белдерде. Әнә шундый битараф булмаганнарга мең рәхмәтле Рәмзилә апа Нәсмеева.
– Тумышым белән Чаллы шәһәреннән, – дип сөйләп китте Рәмзилә апа. – Ирем Илсур Минзәләдән, авылга әбиләргә кунакка кайткач, аның белән танышкан идем. Инде 43 ел бергә, иңне-иңгә куеп яшибез. Егерме елдан артык янгын сагы хезмәтендә хисапчы булып хезмәт куйдым. Лаеклы ялга чыккач, шәһәр ыгы-зыгысыннан китеп, тынычлыкта, ягъни авылда үз куышыбызны булдырасыбыз килде. Җир эше үзенә күрә сихәтлек тә бирә бит. Бакчага чыгып саф һава алып керү, түтәлләр янында мәш килүнең рәхәтлеген белсәгез иде сез. Улым белән киленем ана капиталына Актаныш районы Татар Суксу авылында бик җыйнак кына йорт сатып алганнар иде. Аларга кунакка килгәндә, биредәге табигатькә гашыйк булып кайттык та, үзебез дә бирегә күченеп килү турында уйлана башладык.
Эзли торгач, аларга насыйбы табыла да. Авылда озак еллар мулла булып торган Нур хәзрәт үзенең йортын сата икән. Бөтен документларын да рәсмиләштереп, Чаллыдагы фатирларын сатып, шуның акчасына авылдан йорт ала Рәмзилә апа белән Илсур абый. 2018 елның май аенда бирегә килеп төпләнә гаилә.
– Күршеләребез дә әйбәт. Кызыбызның оныгы безнең белән яшәргә калды. Ул хәзерге вакытта Мари Суксу мәктәбендә тугызынчы сыйныфта белем ала. Безгә иптәш. Чөнки ирем белән икебезнең дә саулыгы белән кайчак катлаулыклар килеп чыга. Оныгыбыз безне барлап, карап тора. Менә шулай өчәүләшеп, дус кына яшәп ятканда, өебезгә бәла килеп төште. 27 сентябрь көнне кич белән көтү каршы алырга дип чыккан идек. Үзебез мал тотмыйбыз, әмма һәр көнне кичен сыер көтүе керер алдыннан ишегалдына чыгып утырабыз, күршеләр янында хәл-әхвәлләрне белешәбез. Ун минут үттеме микән, алтылар тирәсендә, уң яктагы күрше егетебез: "Рәмзилә апа, сезнең верандагызның почмагы яна бугай", ди. Ут-күз шушы яктан чыккан, анда челтәрләр эленеп тора, җитмәсә пластик белән тышланган. Мөстәкыйль рәвештә сүндерүнең мәгънәсе дә юк иде. Янгын сүндерүчеләр вакытында килде. Әмма нидер булды, бик озак су сиптерә алмадылар. Тагын бер ут сүндерү машинасы килде. Ул чакта ут бөтен өйне камап алган иде инде. Өстебездә ни бар, шуның белән калдык. Документларны гына алып чыга алдык. Паспортларым гел сумкамда йөри иде, аларны саклап кала алдык. Ә менә йортыбыз иминиятләштерелмәгән. Шуңа бары үзебез көчкә таянасы кала, – дип көрсенә Рәмзилә апа.
Илсур абыйга 65 яшь, ә тормыш иптәшенә 63. Олы яшьтәге әлеге парга янәдән йорт төзүе турында уйларга да авыр. Шуңа алар авылдагы буш калган берәр йорт карап, шуны сатып алырга ниятли.
– Әлбәттә, пенсия акчасына моны эшләве бик авыр. Янып беткән йортыбызны да кредит алып гөл бакчасына әйләндергән идек. Әлегә улыбызның өендә яшәп торабыз, аларның да өч баласы. Улыбыз: “Күпме телисез, шуның чаклы яшәгез”, ди анысы. Ә шулай да үз куышыбызны булдырырга телибез, – ди олы яшьтәге ханым.
Бәлагә тарыган әлеге гаиләгә Актаныш халкы, бөтен туганнары ярдәм иткән. Аларга бик рәхмәтле Насмеевлар.
Тамчыдан күл җыела. Хәлдән килгәнчә ярдәм итүчеләр, бәлки, табылыр?! Изгелек җирдә ятмый ул. Өлкәннәр көне уңаеннан да бәлкем сәдакә җибәрүчеләр табылыр.
89-80-917-34- 50 телефон номеры Саклык банкы картасына бәйләнгән, Илсур Хәнифивич исемендә.
Комментарийлар