Өч ел дәвамында гуманитар йөк җыю һәм озатуны оештырган, шәхси машинасында азык-төлек, дарулар алып барган, даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүче игелекле затлар һәр районда бар.
Ә авылларда исә маскировка челтәре, блиндаж мичләр ясыйлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән активистлар эше киң җәелдерелгән. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Авыл, шәһәр волонтерлары турындагы язмабыз башкалар өчен дә үрнәк, этәргеч булсын иде.
Түбән Кама
Шәһәрдә эшләп килүче 49 нчы балалар бакчасының кече һәм өлкән тәрбиячеләре, хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребезгә ярдәм итү өчен берләшкән. Әлеге эштә һәркемне куәтләп торучы – «Бергә без күбрәк булдырабыз» («Вместе мы можем больше») ирекле берләшмәсе волонтеры, көч структурасында хезмәт куеп отстакага чыккан майор, ә хәзер «Росинка» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Шәмсетдинова. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә «Росинка» балалар бакчасы коллективы һәм биредә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә азык-төлек әзерли, җылы оекбашлар бәйли, ә бәләкәчләр рәсемнәр ясый, хатлар яза. Кыскасы, һәркем үз өлешен кертергә омтыла.
2023 елның сентябрендә Рәзилә Шәмсетдинова әлеге балалар бакчасына эшкә урнашкан, волонтерлык эшчәнлеге алып баруы турында белеп алып аның янына тупланган. Игелекле апалар үзләрен “Бал кортлары” (“Пчелки”) дип атаганнар. Чыннан да, аларны бал кортларына тиңләргә мөмкин. Бакча хезмәткәрләре һәр буш минуты булган саен бер бүлмәдә маскировка ятьмәләре үрәләр һәм коры душ ясыйлар. Кирәкле чимал белән «Бергә без күбрәк булдырабыз» волонтерлык хәрәкәте тәэмин иткән, аның белән Лариса Нуреева җитәкчелек итә икән. Түбәнкамалыларның иганәчелек ярдәме хисабына коры душ өчен дорнит һәм гель, тукылмаган ак материал сатып алынган. Көз көне яшел төстәге ятьмәләр үргәннәр, хәтта алар өчен янмый торган тукыманы Санкт-Петербургтан ук кайтартырга туры килгән. Ак төстәге маскировка тукымасын бер заводтан сатып алганнар.
– Киндер тукыманы балалар бакчасы хезмәткәре Кифая Газизова тасмаларга кисә, – дип таныштырды үзенең “бал кортлары” белән Рәзилә Шәмсетдинова. – Махсус хәрби операция зонасында аның ике туганнан туган энесе хезмәт итә, шуңа күрә аңа ярдәм итәргәме-юкмы дигән сорау бирү дә кирәксез. Кифая Әхмәтгаяновна буш минуты булган саен маскировка челтәре үрер өчен йөгерә. Эш борчуларны басарга ярдәм итә, ди ул. Аннан туганнары турында сорап торабыз. Кече тәрбияче Лилия Әгъзамова да махсус хәрби операция зонасында ил сагын саклаучы егетләр өчен чын күңелдән борчыла, аңа 68 яшь. Олы яшьтә булуга карамастан һәр буш минуты булган саен эшкә игелекле эшкә тотына. Шулай ук Эльвира Әхмәдуллина, Эльвира Молочкованы аерым атыйсым килә. Минем чын бал кортларым. Тагын шунысын да билгеләп үтим, без шәһәребезнең мәктәп укучылары өчен коры душ, окоп шәмнәре һ.б. буенча мастер-класслар үткәрәбез. Башка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне үзебезгә кунакка чакырабыз. Эшебез турында гына сөйләп калмыйча, аларны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп көч куябыз. 49 нчы балалар бакчасында гуманитар ярдәм җыю буенча үзәк тупланган. Ягъни башка балалар бакчасында тупланган ярдәмне безгә китерәләр. Ә без исә аларны төргәкләп озатуга әзерлибез. Һәркемгә чиксез рәхмәт. Бу бит ай саен җыела. Уфтанмыйлар да, зарланмыйлар да, бөртекләп җыеп алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм җыялар.
Баксаң, балалар бакчасында тәрбияләнүче кайбер балаларның әтиләре хәзерге вакытта алгы сызыкта икән. Шуңа һәркем дә алар өчен борчылып, кайгырып тора.
– Кече тәрбияче Энҗе Гыйльметдинова коры душ өчен сабын эремәсе куша. Дөрес пропорцияләр ялан кыр шартларында гигиенаны сакларга мөмкинлек бирәчәк. Урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар өчен рәсем ясый, хатлар яза. "Онытма, солдат, Сез ялгыз түгел. Без сезнең белән. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Өйгә кайтыгыз!"- әлеге нәниләр язган өчпочмаклы хатларда менә нинди юллар бар֪, – ди Рәзилә апа.
Актив волонтер моннан тыш башка республиканың башка район-шәһрләрнең игелекле җаннары белән дә тыгыз аралаша.
– Балтач районы егетләренә мин һәйкәл куяр идем. Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге төркем егетләре үз-үзләрен аямый иң хәтәр җирлекләргә бара. Рәхмәт аларга, егетләребез янына барып туган якларының сәламнәрен, посылкаларны тапшыралар. Мин үзем дә язын Донецктагы госпитальдә шәфкать туташы булып эшләп алдым. Эшемдә ял алган идем. Ике атна шунда хезмәт иттем. Әлбәттә, биредә эшләр алдыннан махсус тикшерү дә узарга туры килде. Андагы тормыш башка. Баштан шартлау тавышы минем өчен куркыныч, кыргый тоелса да, анысына да күнегәсең икән ул. Тик боларны күрергә язмасын. Аннан соң Донецктан кайтканнан соң, үземдә бер курку хисе барлыкка килүен тойдым. Мин яшел чирәмгә басарга куркам. Чөнки алар арасында “лепесток”дип аталган бомбаның булуы мөмкин. Хәзер үз улым да алгы сызыкта, контракт төзеп алгы сызыкка китте. Көн дә аның өчен дога кылам. Җиңү яулап, тизрәк һәр егетебез исән-имин өйләренә кайтсыннар иде, – ди Түбән Кама волонтеры.
Мөслим
Махсус хәрби операция халыкны бер йодрыкка туплады. Мөслим районы хакимияте һәм район халкы ярдәме белән хәрбиләргә 19 квадрокоптер алынган. 16 җиңел машина, 27 мотоцикл, квадроцикл, машиналарга запас частьлар һәм тәгәрмәчләр, 15 тепловизор, 17 җылыткыч, күчмә мунча һәм мунча мичләре, дроннарны билгеләгеч озатылган. Су мичкәләре, генератор, бензин пычкылары, дару препаратлары, буржуйкалар, төзелеш материаллары, гигиена чаралары һәм азык-төлек тә җибәрелгән. Декабрь ахырында гына 23нче тапкыр ярдәм озатылган.
Хәрбиләргә ярдәм җыюда Баланлы авылы халкы зур ярдәм күрсәтә.
– Клубыбыз ярдәм җыю пунктына әйләнде, – дип уртаклашты безнең белән Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния апа Хафизова. – Егетләребезгә леший костюмнарын тектек. Бик вак сабырлык сорый торган эш булса да, апалар бер дә зарланмады. 30га якын костюм тектек, Аллага шөкер. Разведкада хезмәт итүче егетләребезгә ярдәме тигән, Аллага шөкер. Моннан тыш, үлән чәйләре, “коры душ”лар, окоп шәмнәре ясадык, токмачлар кисеп куйдык, маскировка челтәрләре үрдек. Ит һәм яшелчәләрне киптереп ясалган әзер ашлар, үлән чәйләре, кием-салым җибәреп торабыз. Мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар яза, открыткалар җибәрә. Балалар быел Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләде.
Алабуга
«Без бергә» гуманитар штабы волонтерлары рекордлы 700 маскировка челтәре үргән. Аның зурлыгы – 3х6. Ятьмәне бер көндә үрдек, ди көмеш волонтерлар.
Сүз уңаеннан, Яңа ел бәйрәмнәрендә волонтерларга «Алабуга УкупрПласт» предприятиесенең битараф булмаган хезмәткәрләре ярдәм иткән. Алар да үз өлешләрен керткән.
Яшел Үзән
Яшел Үзән районы Норлат авылы активисткасы Роза ханым Ягудина махсус хәрби операция зонасына күрсәтелгән гуманитар ярдәм оештыруда башкарылган эшләр белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә гел уртаклашып тора.
– Волонтерларыбыз тарафыннан дистәләгән җылы юрган, урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, мендәрләр, маскировка челтәрләре, тактик носилкалар, «пятиточечниклар», җылы киемнәрне төреп, фронтка җибәрергә әзерләде, – дип җиткерде Роза Ягудина. – Тагын бер шәхес турында әйтеп китик. Норлат ветераннар советы әгъзасы, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең әтисе - Фәрит Зыятдинов. Ул Норлат, Мулла Иле, Татар Исламы, Татар Танае авылларында яшәүче 30 балага шатлык китерде. Ветераннар, Солдат аналары советы, бу балаларның әти-әнисе Фәрит Ярхәм улына юмартлыгы, кайгыртучанлыгы һәм игътибары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Кешеләргә тормыш шатлыгы китерә торган игелекле гамәлләр кылмаган бер генә көне дә юк аның. Һәм ул аларны тыйнак һәм сиздермичә генә эшли. Әмма якташларыбыз мондый киң күңелле авылдашларыбыз турында белергә тиеш. Фәрит Ярхәм улына ныклы сәламәтлек, яңа игелекле эшләр башкаруда оптимизм телибез! Нурлат авылының волонтерлар тегү цехында фронтка җибәрү өчен яңа әйберләр әзерләү үзләштерелә. Юрган-трансформер – чираттагы табыш. Волонтерлар аны отпускка килгән сугышчыларга бүләк итәләр, шулай ук фронтка һәм кыр госпитальләренә озаталар. Актив волонтер – Резидә Мостафа кызы Баһаветдинова, шушы көннәрдә шәхси рекорд күрсәтте – 5 одеял текте.
Әлки
– Югары Әлки авылы мәдәният йортында эшләүче волонтерлар штабына авылыбызның иң активлары йөри, – дип уртаклашты безнең белән мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева. – Конкрет саннарга тукталсак, 8 маскировка челтәре үреп җибәрдек, авылыбызның әби-апалары сарык йоныннан 130 пар оекбаш бәйләп озаттык. Авылның ватсап төркемендә: "Бүген кич клубта җыелабыз" дигән бер сүз җитә. Кичен дәррәү килеп барысы да килеп җиткән була. Тургай” фольклор ансамбле кызлары, алар барысы да лаеклы ялда булган апаларыбыз. Әмма бер дә алар турында олы яшьтәге дип әйтәсе килми. Кич утырырга клубка киләләр дә мәш килеп маскировка челтәрен үреп китәләр. Аның өчен чималны авыл халкы җыелган акчага алдык. ә берничәсен үз хисабыма масмаркет аша заказ биреп алдым. Егетләребезгә дигән ярдәмне район волонтерлары аша һәрдаим җибәреп торабыз. Бер факт турында сөйләми булмый, челтәр үргәндә апалар егетләребез исән-имин кайтсын дип теләкләп теләп, догалыклар да куеп калдырды. Шифасы гына булсын. Аларның һәрберсе безнең йөрәктә.
Югары Әлки авылы волонтерлары белән Татар Борнае авылы халкы да ярыша-ярыша эшли. Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбенең уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары. рус теле укытучысы Галина Закирова белем учагында бертуган Кәримовлар исемендәге "Мәрхәмәтле йөрәкләр" отрядын да җитәкли.
– 2023 елның октябрь ае булгандыр, мәктәп базасында окоп шәмнәре ясый башладык, – ди Татар Борнае волонтеры. – Чөнки алгы сызыктагы егетләребездән үтенечләр килә башлады да шундый эшкә алынырга булдык. «Авыл хәбәрләре» дигән ватсап төркемебез бар. Шунда хәбәрләшәбез дә, битараф булмаган уңган хуҗабикәләр кичке 5тән соң мәктәпкә җыела. Кемдер камыр баса, икенчеләре уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисә. Токмач кисүчеләр арасында олы яшьтәге апалар да бар. Интернет аша, телеграмм каналлардан карап, сорашып коры душ, яраларны тиз төзәтә торган махсус мазь әзерләргә өйрәндек. Моннан тыш, маскировка челтәрләре үрәбез. Җыелган ярдәмне “Нурлатское братство”га яки инде Каргачев Андрейга илтәбез. Алар бар ярдәмне егетләребезгә илтеп җиткерә. Хәтта видео һәм фотолар җибәрәләр. Гомумән, районнан махсус хәрби операция зонасына кем бара, шуның белән элемтәгә чыгып чималны әзерлибез дә аның артыннан җибәрәбез. Иптәшем Ленар Закиров ярдәм итә. Шөкер, ул йөртеп тора. Әйтүемчә, авыл халкына рәхмәтебез чиксез. "Акча җыябыз", дип хәбәр язуым була, йә банк картасына, йә өйгә китереп бирәләр.
Галина Алексеевна сүзләренчә, Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Гөлүзә Минсәгыйрова волонтерларның һәр башлангычын куәтләп тора. «Без шул көнне киләбез диям дә, Гөлүзә Нәсыйховна берсүзсез ризалаша», ди Галина Закирова.
Кызганычка, Татар Борнае авылында туып-үскән ике батыр егетләре, бертуган Илдар һәм Ленар Кәримовлар яу кырында башын салган. Алар икесе дә авыл зиратында җирләгән. Галина Алексеевна инициативасы белән Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Бертуган Кәримовлар исемендәге фонд» эшләп килә. Аның төп максаты – иганәчелек, балаларга патриотик тәрбия бирү. Әлеге волонтерлык фондына хәзер 12 бала йөри икән. Татар Борнае авылында гаиләләре белән волонтерлык эшчәнлегенә алынган гаиләләр дә бар. Аларның берсе – Сабиковлар гаиләсе. Хуҗабикә, социаль хезмәткәр булып эшләүче Фирүзә сүзләренчә, аның кызы да, улы да, хәтта ике яшьлек бәләкәй кызы да аның белән бергә кичләрен токмач кисәргә, маскировка челтәре үрергә йөри. Сүз уңаеннан, Фирүзәнең ике бертуган абыйсы махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарман егетләр – Илдар белән Ленар Кәримовлар.
– Аларның истәлегенә, алар белән бергә яу кырында булган егетләргә ярдәмебез тисен өчен волонтерлык белән шөгыльләнәбез. Егетләребез безнең кайгыртуны, ярдәмне тойсыннар. Балаларымны да ватанпәрвәрлек рухында тәрбиялибез. Шәхсән үзем интернет кибет аша маскировка челтәре өчен чималга заказ бирдем. Алар килеп җиткәч, өйдә балалар, ирем белән үрә башладык. Сөбханалла, инде эшне төгәлләп киләбез. Фронтка китәчәк алар. Алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәмебез тигәнгә чиксез шатланам, – дип сөйләде безгә Фирүзә.
Казан
Питрәч районының Көек авылында яшәүче Власовлар гаиләсе дә хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыярга һәм әзерләргә булыша. Хуҗабикә Гөлназ безнең белән әңгәмә вакытында да өч баласы белән бергә егетләребез өчен пакетлы чәй тутырып утыра иде.
– Барысы да мәктәптән башланды, – дип сөйли Гөлназ. – Көек лицеендагы укытучылар, укучыларның махсус хәрби операциядәге хатлар язып, посылкалар җибәреп торуын белеп алдык. Олы улым Булат әлеге мәктәптә укыган иде. Мәктәп укучылары белән берлектә ул да ярдәмгә кушылды. Икенче улым Әмир яза белмәсә дә, абыйсыннан читтә каласы килмәде. Хәрбиләребезгә рәсемнәр ясый иде. Менә шулай гаиләбез белән ярдәмгә кушылдык. Аннан инде «Тыныч күк йөзе телибез» ("Желаем мирного неба") төркеме турында белеп алдым да алардагы автоволонтерлар сафына кушылдым. Ягъни машинам белән складка ярдәм ташыйм, кемнең машинасы юк, алардан җыелган әйберне алып илтәм. Минем тынгысыз тормышымны күреп, уртанчы улым Әмир дә: "Әни, минем дә булышасым килә", дип яныбызда тыпырчынып басып тора иде. Волонтерлар аны "Бәләкәй волонтер" дип атады, кечкенә йомышлар куша иде.
Әмир быел 1нче сыйныфта гына укый әле. Әнисенә ияреп игелекле булып үсә. Кечкенә волонтерны Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Волонтерлар көненә багышланган чарага чакырып Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннәр. «Тыныч күк йөзе телибез» хәйрия берләшмәсе җитәкчесе Резеда Маматаджиева да бик яраткан бәләкәй волонтерны.
– Гуманитар ярдәм киткән көнне барлык волонтерлар складка төяү-бушатуга җыела, – ди Гөлназ. – Мин дә барам. Улым Әмир моны белеп ала да, үзең белән мине дә ал ди. Дәрестән соң булса да, мәктәптән барып алам. Җиңел йөкләрне ташый. Махсус хәрби операциядәге егетләргә сувенир – Яңа ел чыршыларын пакетларга тутырдылар. «Ярдәм» мәчетенә бергәләп чәк-чәк ясарга, токмач кисәргә баргаладык. Өч балам да менә хәзер дә ипидән сохари киптереп, шуларны зип-пакетларга тутыра. Әмиребез бик тынгысыз бала, күбрәк укырга, күбрәк белергә хыяллана. Киләчәктә янгын сүндерүче булам, ди.
Власовлар ике ул һәм бер кыз тәрбияли. Төпчекләре Амалиягә – 4 яшь. Кетчуп ясау өчен помидорларны иттарткычтан чыгарган. Әле менә Гөлназ үлән чәйләре әзерләү белән мәшгуль. Чираттагы ярдәм киткәндә өлгертәсе иде ди волонтер ханым.
Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:
«Бәхетле гаилә – тырыш хезмәттә булган гаилә. Күпләр гаилә бәхете рецептларын эзли, ә ул бик гади. Гаиләдә хезмәтләре белән әти-әни балаларга үрнәк булырга тиеш. Хезмәт төшенчәсе дә гаиләне ныгыта торган нигез. Республикабызда да гаилә белән волонтёрлык эшләрендә катнашучылар артып тора, бик куанычлы фактор».
Комментарийлар