Бүген исә дәвалануны таблеткаларсыз күз алдына да китереп булмый. Адым саен даруханә булу – бу сүзләрнең дәлиле. Әмма үләннәр ярдәмендә дәвалаучылар да бар әле. Амиина Исламова – диетолог, нутрициолог, үләннәр ярдәмендә дәвалаучы. Тумышы белән Бөгелмәдән. Хәзер исә Арчада төпләнеп калган.
Кечкенәдән үләннәр җыю, киптерү белән шөгыльләнгән. Бу өлкәдә тәҗрибәсе 15 елдан артык. Амиинаның язмышы җиңел түгел. Анда панкреатит, гипофизда киста, аллергия, холецистит (үт куыгы ялкынсыну) һәм башка авырулар тапканнар. Ә 16 яшьтә Амиинага бала таба алмаячаксың, дигән карар чыгарганнар. – Муен янында лимфа төеннәре шеште. Табибка кердек, ул әнигә, кызыгыз чыгып торсын, диде. Минем турында сүз буласын, шул минутта ук абайладым. Ишекне ябып бетермәдем. “Кызыгыз, бала тапмаячак”, – диде. Ә мин кечкенәдән күп балалы ана буларга хыялланган идем. Ул вакытта нишләргә белмәдем. Ә бөтен авыруларымның сәбәбе герпес вирусы булган. Үләннәр белән дәвалана башладым. Минем кебек кешеләр озак яшәми, диделәр. Астма шундый дәрәҗәгә җиткән иде, хәтта йөргәннән дә тын кысылганы булды. Ә мин йөгерергә яратам. Этне урамга алып чыгып, урманга йөри башладым. Яңадан йөгерергә өйрәндем. Ай ахырына 1 чакрым араны үтүгә ирештем. Бу зур җиңү булды. Шул вакытта үз өстеңдә эшләсәң генә терелеп була икән дигән фикергә килдем, – дип сөйли ул чакларны искә алып Амиина.
Беренче белеме буенча химик-технолог икән ул. Медицина юлына басу хыялын еллар буе күңелендә йөрткән. Амиина алган һөнәрен: “Әни сүзенә каршы төшеп булмады”, – дип аңлатты. Шулай да 36 яшендә медицина көллиятенә укырга керә.
– Кечкенәдән ак халат кияргә кызыга идем. Уку теләге дә көчле, әмма 3 бала да бар. Аллаһтан дөрес юл күрсәтүен сорадым. 2019 елда бюджет бүлегенә укырга кердем. Группадашларыма – 18, ә миңа 36 яшь. Практика пандемиянең кызган вакытына туры килде. Медицинаның эчке дөньясын күрдем. Күзләрем ачылды. Кызганыч, медицина кешене бөтенләй дәвалауга түгел, ә симптомнарны бетерүгә корылган. Мондый хәлне күргәч, түзә алмадым. Ул вакытта үләннәр белән шөгыльләнә идем. Укуны 2нче курсны тәмамлагач, ташладым. Ашыгыч ярдәмне кире какмыйм. Әгәр кешенең аягы сынса, бака яфрагы гына булышмаячак, – диде Амиина Исламова.
Комментарийлар
4
0
Шәп материал! Амиина Исламовага да, авторга да рәхмәт. Файдасы тисен.
0
0