Әле иртә, алай дисәң, кемгә иртә, кемгә юк инде. Әнә Зөлфия белән Альбинаны Рифгать белән Роберт фермага эш урыннарына меңгереп куеп төшеп тә киттеләр. Артларыннан сөенеп карап калам, бер-берсенең кадерен белеп, кулга-кул тотышып дөнья көтәләр. Үзләре дә җир җимертеп дөнья куа, хатыннарын да, әни әйтмешли, әче таң белән җәяү йөртмиләр.
Шулай, кем өчендер әле бик иртә, кем өчендер инде эш көне башланды. Ә мин менә чәй эчәм инде, чәйнең иң тәмлесе, җанга сихәт бирә торганы шушы вакытта инде аның. Алай да, Тукай абзаң әйтмешли, колакка бер тавыш килә әле монда. Пип-пип, пип-пип. Бу сыерчык сайравы да түгел, сыерчык бит ул филармония артистларыннан һич ким түгел, тавышын бер сузып җибәрә, бер әкренәйтә, бер нотаны икенчесе алмаштыра. Күрәсең, җылы якта тик кенә ятмагандыр, мөгаен, консерваториядә укып йөргәндер. Матур инде сайравы да, үзе дә...
Колак салып тыңлап карыйм, кайчандыр ишеткәнем дә бар шикелле. Үзе түр яктан килә, ярар, бар әйдә, аякларыңны язып түрдән әйләнеп кил әле, алай-болай куркыныч янаса, разбой салырсың, аю хәтле бабаң үз урынында, ну ишетми, нәвем базарында.
Колагым ишетми дип тә зарлана, шулайдыр, ахрысы, ишетсә, колак төбендә генә кайчаннан бирле “пип-пип” дигәнне ишетер иде. Ну менә кайчакта бик ачуны китергәндә пышлап кына әйбәтләп-шәпләп тутырып әйткәнне ишетә бит малай.
Ярар, теге тавышның иясен эзлим әле, Хөршит җиңги әйтмешли, низаштуга тынычлыкны бозмасын әле монда. Хәтер төбеннән эзләп карасаң, таныш тавыш та шикелле бит үзе. Һе, менә гаеш, бу бит, җаным, үзебезнең радиотелефон икән... Үләм, зарядкам бетә, дип кычкырып ята икән. Ярар, аны базасына урнаштырдым, нәкъ әнкәсе күкрәгенә капланып сөт имә башлаган сабый кебек тынды теге. Бу таныш тавышны каян ишеткәнем бар дип баш вата торгач, хәтернең иң төбеннән, тузан каплап бетергән җирдән казып чыгардым бит, ниһаять.
Дуслар, хәтерлисезме икән берзаманны дөнья шау-гөр килде бит әле. Җиргә инопланетяннар килә икән дип, космик аппаратларына НЛО дип исем бирделәр. Фәлән колхозның басуына төшкән икән, түп-түгәрәк эз калдырган, тагын каядыр урман аланына төшкән, аппаратлары ватылып очып китә алмаганнар да, аларга выручкага икенче НЛО төшкән. Каядыр бер хатын-кызны да утыртып алып киткәннәр дә, күпмедәндер соң кире җиргә кайтарганнар, ул хатын хәзер космик бала көтә икән...
Иии, ул вакыттагы сүз, халык кич белән космик аппаратлар күзәтергә урамга чыга. Беркем аяк астына карап йөрми, һәркемнең күзе күктә. Минем шикелле куян йөрәклеләре тәрәзәдән генә күзәтә. Иртә белән иң беренче сүз бары тик шул турыда гына, кемнеңдер баш очыннан гына очып узып киткән, яп-якты итеп утларын балкытып, кемдер койрыгын гына күреп калган.
Менә шул кышны Түбән Камадан Рамил каникулга кайтты. Шул кышны дип, ул ел саен кайтадырые инде. Ул кышны Рамил сотовый телефон белән кайтты, аларның күптән түгел генә күренә башлаган вакыты. Хәзергеләр белән чагыштырсаң, гап-гади кнопкалы телефон, камерасы да юк. Хәбәрләшергә генә ярый әле. Ну ул заман өчен сенсация инде, теләсә каян сөйләшеп була. Мин дә тотып карадым, И, Аллам, моңа безнең башлар мәңге җитмәс дип. Ул көнне бабай бер тәүлеккә эшкә китте, Рамил дә соң гына кайтып ятты, авылда дуслар күп, иске клуб гөрләп эшли. Бергә чәй эчтек тә, егет йокыга китте, инде мин дә оеп барам әкренгә.
Берзаман йокы чүбе кереп барган күзем пичәт күк ачылды, колаклар үрә торды. Бер өземсез нәрсәдер аваз сала, “пип-пип”, “пип-пип”. Йа Аллаһ, бу шул димен үз-үземә, килеп җиттеләр, инде ни күрәселәр бардыр. Алып китеп мәсхәрәләргә калдырырлармы, йә шунда җир белән күк арасында гына ташлап китәрләрме?
Шулай итеп, йөрәкне учка кысып иртәне көтеп җиткердем дә... Син бәлки көне буе да утырыр идең дә, ну анда абзар тулы мал бар бит әле. Ни булса шул, ялгыз башың булмас ничек тә дип, Рамилне уяттым. Минем төнге маҗараларны тыңлагач, и көлде инде теге малай. “Рәйсә апа, телефонның зарядкасы беткән, ул кычкырган”, – ди. Ярар, бик каты бәрелеп булмады инде ул малайга да, үзе дә җәй көне привидениеләр күргән малай инде ул, зират яныннан кичке биләмнән кайтканда.
Менә бер “пип-пип” хәтернең күпме катламнарын көрәксез дә казып чыгарды...
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар