16+

Ябыгасың килсә, базга төш!

Хөрмәтле хуҗабикәләр, ачуланмасагыз бер сорау бирим әле сезгә. Әллә нинди катлаулы сорау түгел инде: бүген нәрсә пешердегез, иртәгә нинди планнар, дип кенә сорамакчы булам. План корып торасы юк, интернетны бер иңләп-буйлап чыгасың да, шуннан үзе җайлы, үзе тәмле бер рецептны казып чыгарасың дисезме?

Ябыгасың килсә, базга төш!

Хөрмәтле хуҗабикәләр, ачуланмасагыз бер сорау бирим әле сезгә. Әллә нинди катлаулы сорау түгел инде: бүген нәрсә пешердегез, иртәгә нинди планнар, дип кенә сорамакчы булам. План корып торасы юк, интернетны бер иңләп-буйлап чыгасың да, шуннан үзе җайлы, үзе тәмле бер рецептны казып чыгарасың дисезме?

Аннары инде, эш бетте, көлтә җыясы гына калды дигәндәй, пешерәсе генә кала. Ну малай, монда рецептлар пешерим дигән кешегә. Хәер, яшьләр пешерә инде. Ул ничә төрле запеканка дисеңме, көн дә диярлек шашлык-купаты дисеңме? Ул салатлары тагын, кат-кат итеп, һәр катына калын итеп майонез сылап ясыйлар. И Аллам, безнең заманда шул винегрет иде, пешкән чөгендер, кишер, бәрәңге, тозлы кыяр-кәбестә, суганның бөтенесен бергә болгаткан салат инде. Заманында туй-мәҗлесләрдә бик затлы ризык иде. Ә хәзер кунак табынына куеп кара син винегрет белән, Искавыл Дарьядан 3 литрны бидон белән сатып алып кайткан тозлы кәбестәңне. Ишетмәгәнеңне ишетерсең, йөзеңә бәреп әйтмәсәләр дә, ишеттерерләр.

Замана алга бара, зарлансак та, тәмле ашыйбыз, җәмәгать. Винегретлар заманы артта калды, замана француз салатларына. Йа Аллаһ дим, Тукай әйтмешли, кич белән ирен эштән запеканка пешереп каршы алган кайберләренә. Кая ул зур бер күсәмә ит кайнаганда өйгә таралган тәмле аш исе, кая ул ирең алдына китереп куйган, җемелдәтеп кискән йорт токмачлы аш? Кая ул бер тәлинкә ит. Өстенә боҗралап суган турап, әз генә шулпа салып парландырып та алган булса. Ир кешенең йөрәгенә юл ашказаны аркылы, диләр бит. Шулпа бит ул ашказаныннан туп-туры бөтен әгъзаларга тарала, шул исәптән йөрәккә дә инде. Менә дуслар хикмәт нидә!

Ярар, ирләрнең йөрәгенә юл таптык шулай итеп. Тик ул юлга үлән үстермичә, тузан төшермичә генә, токмачлы ашны пешергәләп торыйк, ямегез.
Барын-югын белмидер, әлбә тели күңелем дигәндәй, бер тәмле әйбер ашыйсы килә бит әле монда. Интернет яшәсен, дуслар. Ярар, бүген монысын пешереп карыйк, иртәгә менә монысын пешерербез. Тәмле инде, бик тәмле. Шулай тәмле ашап, интернетта утырып, телевизор карап яши торгач, кая, теге былтыр бик яратып алган, бер-ике тапкыр гына кигән затлы күлмәкне киеп карыйк әле. Хе, эшләр болай икән, теге тәмле тортлар, катлы-катлы телеңне йотарлык салатлар. Аннан да, моннан да май булып бүселеп чыккан бит малай. Инде нихәл итәргә кирәк? Әй, әлеге дә баягы интернет яшәсен. Ну монда хәзер тәмле ашау түгел, ябыгу серләрен эзлибез. Әй, анысы да җитәрлек монда. Менә ПП дигәне, менә ничә төрле диета, атнаның һәр көненә.

Менә фитнес, менә бассейн, барысы да бар. Тик урысчалатып татарча итеп әйткәндә, бик дорогое удовольствие инде бу. Ул фитнеслар, бассейннар хәйран гына кесәңә сугалар да инде. Тик нишлисең, матур буласы килә бит, теге күрше хатынының күзен кыздырган затлы күлмәк тә бер-ике тапкыр гына кигән килеш. Акча була да бетә ул, зифа булып йөрүләргә ни җитә.

Соң эткә әйтсәң, кунакка тия дигәндәй, кыш артыннан яз киләсен, ә кыш буе җыйган калорияләрнең билләргә, янбашларына утырасын белмибезмени? Беләбез дә, барыбер башта күпме акча түгеп, тәмледән тәмлесе белән сыйланабыз да, аннары дөнья акчасы тотып ябыгырга тырышабыз. Менә шуннан соң хатын-кыз логикасын аңлап кара инде. Әле җитмәсә, әйдә ярар, акча килә дә китә ул дип үзебезне тынычландырабыз. Акча китә инде ул, кесәдән шуып кына чыгарга тора.Т ик менә керүе генә. Бик ашыкмый шул керергә.

Ә беләсезме, дуслар, безнең бу калынайган янбашлары, билләргә нәрсә гаепле. Суыткыч. Ни өчен безнең әбиләр-әниләр ыспай гәүдәле булганнар. Чөнки бөтен әйбер базда сакланган, сөте дә, катыгы-эремчеге дә, сөт өсте-каймагы да, тозлаган ите дә, җәй ашарга дигән бәрәңгесе дә. Менә көнгә ничә тапкыр эчкән-ашаган-пешергән саен базга сикереп төшеп, сикереп менеп кара әле син. Теге җыелам дигән маең да куркып төшеп калыр. Кыскасы, ябыгырга баз кирәк, җәмәгать. Ә сез фитнес, диета дигән буласыз.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

"ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    Мөһим

    loading