Авыл китапханәсендә узган очрашу-кичә «Хатын-кызның күрке – яулык» дип аталды. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды. Зал күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, 50-60 ел сандык төпләрендә тарихи бер истәлек булып сакланган яулыклар алып килгәннәр.
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова кичәне яулык тарихы белән таныштырудан башлады.
Россиядә яулыклар XVI-XVII гасырда барлыкка килгән. Ул чагында ул «канаватка» дип аталган. Алар зур итеп, юка ефәк тукымадан тегелгән. Яулык бүләк булып әнисеннән – кызына, буыннан буынга күчкән. XVIII гасырда Россиядә яулыкларны Мәскәү мануфактураларында эшләнгән ефәктән теккәннәр. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ал, ак ситсыдан теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби-әниләребез башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Тора-бара фабрикада эшләнә торган дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән.
Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бәйләгәннәр. Ягъни ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкны таратып, аркага төшергәннәр. Бу иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгә итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен, иңбашларын капламыйлар.
Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә – милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык – хатын-кызның сафлык билгесе булган. Аны башыннан мәҗбүри тартып алу оят саналган. Заманында яулыкны бүләккә сатып алганнар. Шәһәрдән килгән кунак та, базарга барган крестьян да, ерак якларда хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар, егет яраткан кызына шулай ук яулык бүләк иткән.
Кичәгә дистәләп яулык алып килгән Тәгъзимә Гыйззәтуллина кызыклы бер истәлеге белән уртаклашты. Гашыйк булып йөргән классташы Германиядән армия хезмәтеннән аңа бүләк итеп яулык алып кайткан. Рәсимә Хәсәнова гаиләләрендә 50-60 ел сакланган яулыкларының һәрберсенең тарихын сөйләде. Бүләк ияләре – туган-тумачалар, әнкәйләр, дуслар үзләре юк инде, ә менә яулыклар газиз бер истәлек булып саклана. Төптәнрәк уйлап карасаң, алар буыннар чылбырын бәйләп тора икән бит.
– Менә бу яулыкны 1974 елда каенанам Хәернурга бүләк итеп биргән идем, – диде Нәсимә Биктимерова, япон яулыгын күрсәтеп. – Ә менә бу тула шәлне 1950 елда торфчылар алып кайтканнар. Элек кышкы айларда юлга чыксалар, бишмәт өстеннән менә шундый тула шәл ябынганнар.
Ул үзе белән алып килгән һәр яулыкның «биография»сен сөйләде. Тәнзилә Шәйхнурова 70нче елларда беренче хезмәт хакына әнисенә алган яулыкны күрсәтте. Гомере буе колхозда эшләгән, алты бала үстергән әнисе Миннегаянны сагынып искә алды. Истәлекләр, истәлекләр...
Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хәтта сугыштан соңгы авыр елларны, торфчы кызларны сагынып искә алдык. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда, милләт яши. Әнә, яулыклар белән бәйләп, күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне, баянчыбыз Марсель Биктимеровка ияреп, «яулык» сүзе кергән күпме җырларыбызны искә төшердек. Китапханә эче гөр килеп торды.
Гөлсинә Зыятдинова белән Тәнзилә Гарафетдинова төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә, яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Истәлекләр, яулыклар тарихы әле чәй өстәле янында да бик озак дәвам итте.
Заһидә Нәбиуллина, Тукай районы, Күзкәй авылы.
Комментарийлар