Быел да җәйге ялларны, мөгаен, үз илебездә, үз авылыбыз һәм бакчабызда уздырырбыз кебек. Пандемия башланганнан бирле күбебез шулай итә дә.
Туристлык белгечләре дә җәйне халык үзебезнең Россиядә уздырачак дигән фикердә.
Санкцияләр, доллар арту, чит илләргә чыга алмау мөмкинлеге булмау шундый фаразлар ясарга этәргеч бирә. “Комсомольская правда” язганча, коронавирус чикләүләре бетерелер дә чит илгә барып ял итәрбез дип көткән 5 миллион кеше җәйне Россиядә үткәрәчәк икән.
Алдагы берничә елдагыча, эчке туризмга ихтыяҗ булачак. Узган елны туристлар арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Сочи һәм Калининград популяр булган. Төньяк Кавказ, Карелия һәм Байкалның да туристлык потенциалы югары.
Моңа өстәп, 15 марттан кабат туристлык кешбэгы кертелде. Ялга тоткан акчаңның 20 процентын кайтара алу мөмкинлеге булу шулай ук эчке туризмны үстерәчәк.
Белгәнегезчә, Россиянең көньягы аэропортларына очышлар туктатылган иде. Очышларны вакытлыча чикләү режимы 26 мартка кадәр кабат озайтылды. Әлегә очкычлар Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь, Элистага очмый.
Белгечләр әйтүенчә, халык та туристлык юлламалары алырга ашыкмый, чөнки иртәгә ни буласын беркем дә белә алмый. Сумнарның бәясе төшүне, эшсез калу куркынычын истә тотып, булган акчасын сарыф итүгә бик сак карыйлар.
Бу вакытта бик күпләр май бәйрәмнәренә юлламалар ала иде. Быел авиабилетларларны броньлау өч-дүрт тапкырга кимрәк ди. Ә җәй өчен алты мәртәбә кимрәк.
Турпром туристлык порталы исә, Төркиянең туризм индустриясе бүген паникада, дип яза. Аларга иң күп туристлар Россия белән Украинадан килә торган булган. Туристлык сезоны ачылуга унбиш көн калды, быелгы сезон, мөгаен, кризис кичерәчәк, дигән Анталиядә СНР партиясе башлыгы һәм икътисади бүлек координаторы Четин Осман Будак. Аның сүзләренчә, Төркиягә килүе туристларның 27 проценты – Россия белән Украинадан. Россиягә карата эмбарго һәм сумнарның бәясе төшү аркасында Россиядән килүчеләрнең саны аз булыр, ә Украинадан кимендә ике ел көтмәскә була, ди Четин Осман Будак.
Украинадагы вакыйгалар алдыннан Төркия хөкүмәте быел туризмнан кергән керем 2019 елгы кебек рекордлы күләмдә – 35 миллиард доллар булыр дип хыялланган булган.
Барырга башка илләр дә бар анысы, дөньялар тыныч кына булсын. Европа илләренә алмашка Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Һиндстан, Вьетнам, Таиланд бар.
Үзебезнең Кырым, Краснодар крае да кабул итәргә әзер. Әлегә Сочига гына очып була, әмма экспертлар Кара диңгез курортларына тиздән юл ачылыр дигән өметтә. Ә менә бәяләре анысы артыр. Авиабилетларга бәяләр арту һәм сумның курсы түбән булу аркасында чит илдә ял итү 70 процентка артыр дип күзаллыйлар. Ә Россиядә – 10-30 процентка.
Ишеткәнсездер, торакны броньлау буенча Booking.com сервисы Россиядә эшләүдән туктады. Димәк, Россиядә эчендә аның аша торак эзләп булмый. Кырымның Курортлар министрлыгында әйтүләренчә, бу сервисның туктавы отель һәм шифаханәләр эшчәнлегендә сизелмәячәк. Аның урынына Ostrovok.ru, Tvil.ru, Bronevik.com сервислары эшли.
Үзебезнең Татарстанда да барып күреп кайтыр җирләр күп. Быел табигатьтә ял итү өчен яңа унбиш глэмпинг барлыкка килер дип көтелә. Узган елны мондый объектларда 20 меңгә якын кеше ял иткән, аларның 80 проценты – Татарстан кешеләре. Быел аларның саны тагын күбрәк булыр дип көтелә.
Кешбэклы турларны сатуның яңа этабы 15 марттан башланып, 1 майга тәмамланачак. Сәяхәткә 15 марттан 1 июльгә кадәр, круизга – навигация башланганнан алып 1 июльгә кадәр барырга була.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты кире кайтачак. Аның максималь суммасы – 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк.
2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора, аның ярдәмендә бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәле чара булды, һәм экспертлар бәяләвенчә, ул эчке туризмны торгызуга ярдәм итте.
Фото Дамир Бәдриев архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар