16+

«Заказлар бервакытта да өзелеп тормый, “сарафан радиосы” яхшы эшли»

Шөгыленә күңелен, күз нурларын салып, яратып башкарган эшләр генә башкаларда соклану уята ала.

«Заказлар бервакытта да өзелеп тормый, “сарафан радиосы” яхшы эшли»

Шөгыленә күңелен, күз нурларын салып, яратып башкарган эшләр генә башкаларда соклану уята ала.

Язмам герое – Зәй шәһәрендә яшәүче агач остасы Марс Фәйзулла улы Санзяпов. Борынгыдан килгән агач осталарының эшен дәвам итүчеләр турында күпме генә сөйләсәк тә, аз булыр кебек.  

Аз сүзле, тыйнак, эш сөючән һәм тырыш агач остасы хакында материал әзерләр өчен байтак кына үгетләргә туры килде. Марс Санзяпов тумышы белән Чүпрәле районының Шланга авылыннан. Гаиләдә өч бала үсә, ул – төпчеге. 

– Һөнәрем буенча мин машина йөртүче. Шулай булса да кечкенәдән үк минем кулымнан агач, агач уеп ясый торган инструментлар төшмәде, – дип сөйләде Марс Санзяпов. – Авылдагы барлык ир-егетләр дә агач эшенә оста безнең якта. Әтием Фәйзулла да авылда, шулай ук тирә-якта да күп өйләр салган, бизәгән, агачтан көнкүреш кирәк-яраклары ясап яшәгән кеше. Әлеге һөнәре белән гаиләбезне тәэмин итәрлек акча да таба иде һәрвакыт. Оста куллы кешенең өстәмә кереме булып тора бит.

Марс кайда гына яшәсә дә, аның оста куллы икәнен тиз сизеп алалар. Үзенең төп эшеннән кала һәрвакыт агач эшен дә алып барырга күнеккән ул. Бүгенге көндә агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яракларыннан тыш катлаулы баскычларга кадәр ясый. 

– Заказлар бервакытта да өзелеп тормый, бездә, кем әйтмешли, “сарафан радиосы” яхшы эшли. Белеп алалар, шалтыраталар, – ди оста. – Баштагы вакытта бригада белән дә эшләдем. Өйләрнең агач эшләрен, мунчалар, беседкалар ясадык. Соңгы вакытта үзем генә башкара торган эшләргә алынам. Шулай уңайлырак. Үзең ясаган эшкә үзең генә җаваплы буласың. Нигездә, агачтан баскычлар ясау белән шөгыльләнәм. Бу эш миңа рәхәтлек бирә, аннан ләззәт алып эшлим дисәм дә ялгыш булмас.

Агачтан әйбер ясау өчен аның материалын да дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Оста аларны Казаннан һәм Чаллы шәһәреннән махсус кайтарта.

– Агач баскычлар өчен иң яхшысы корыч агач (ясень), имән, бук агачы, шулай ук бераз “эконом” вариант дибез – ылыслы агачлар, ягъни нарат, чыршы, – дип сөйләде Марс Фәйзулла улы. – Нинди генә агачка тотынсам да, күңел биреп эшлим. Әлеге хезмәт бит миңа гына түгел, башкалар күңеленә дә хуш килергә, озак еллар хезмәт итәргә тиеш. 

Кулы эш белгән кеше үзенең яраткан һөнәреннән керем дә ала. Марс Санзяпов сүзләренчә, халык хәзер табигый әйберләргә күбрәк игътибар бирә, шуңа күрә аннан керем начар була алмый.

– Менә өй бүлмәсенә агачтан ясалган кечкенә генә әйбер кертеп куйсаң да, аның исе бөтен өйгә тарала. Агач исен мин үзем дә бик яратам, – дип сөйли оста. – Бер баскычны дүрт-биш көндә ясарга була. Мәсәлән, өч этажга ике баскыч туры килә, якынча ул 120-130 меңгә чыга. Агачына карап, ясау элементларына карап, бәя төрлечә булырга мөмкин. Шундый баскычларны аена дүрт-бишне ясаганым бар. Күбрәк якын-тирәдә Зәйдә, Әлмәттә, Чаллы һәм Түбән Кама тирәләрендә эшлим. Шулай ук Ульяновск, Лениногроск, Баулы, Алабуга шәһәрләрендә дә мин ясаган баскычлар бар.

Яз, җәй һәм көз айларында останың эше иң күп чор. Ә менә кышкы вакытта эш бераз кими. Андый чакларда агач остасы үзенең остаханәсендә генә эшли. Куна тактасы, уклау, көрәк-сәнәк саплары, агач савытлар, кисмәкләр һәм башка шундый көнкүреш әйберләре ясау белән мәшгуль. 

Агач эшләреннән арынып торган арада Марс еш кына үзенең гармунын да кулына ала. Шулай итеп, андый кешеләр турында без, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән сүзләрне әйтергә яратабыз.





Индира Сәйфуллина
 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading