Баланы мәктәпкә әзерләү турында Казан шәһәренең 8нче гимназиясендә башлангыч сыйныфта һәм татар теленнән белем бирүче югары дәрәҗә категорияле укытучы Альбина ВАГАНОВА белән сөйләштек.
– Беренче сыйныфка укырга барганда, баланың белеме нинди дәрәҗәдә булырга тиеш?
– Ул биш-алты хәрефтән торган сүзләрне, өч-дүрт сүзтезмәле җөмләләрне укырга, нәрсә турында укыганын аңлата алырга тиеш. Озын җөмләләрдәге фикерне аңлатып бирә алмавы, текст башында сүзнең нәрсә турында барганын оныту ярый әле. Шулай ук хәрефләрне, иҗекләрне бутавы да табигый. Бердән – унга, уннан бергә кадәр санаса, кечкенә белән зурны аерса, геометрик фигураларны, дәфтәрнең аскы, өске почмакларында ориентирлашса бик яхшы. Язу элементларын белеп бетермәскә дә мөмкин, әти-әнинең зур ялгышы – хәрефләрне язмача язарга өйрәтү. Бу дөрес түгел. Хәрефләрне басмача гына яза белсә җитә. Чөнки башта ук ялгыш язарга өйрәнгәнне яңадан үзгәртү бик авыр. «Миңа әни шулай өйрәтте», – дип киреләнә дә башлый әле бала.
– Күп мәктәпләрдә укырга керүчеләрне ел буе түләүле әзерлек курсларында укыталар. Анда йөртү кирәкме?
– Бала укырга керәсе мәктәптә әзерләнә икән, бу бик отышлы дип саныйм. Чөнки хәзер күп мәктәп, лицей, гимназияләрдә баланың сәләтен төрле яклап үстерүне үз эченә алган программа буенча укыту каралган. Беренче класска кадәр укый-яза белмәсә, балага бик авыр була. Әзерлек курсларына йөрсә, беренчедән, ул мәктәптәге тәртипкә өйрәнә: парта артында ничек утырырга, ничек кулны күтәреп җавап бирергә икәнлеген күрә, укытучыларга ияләнә. Икенчедән, анда беренче сыйныфта укытыласы темалар өйрәтелми, шуңа күрә аңа укый башлагач күңелсез булмаячак.
– Ә матди яктан авыр хәлдәгеләргә нишләргә? Бар кеше дә түләүле курсларга йөртә алмый бит...
– Әти-әни бала белән өйдә дә шөгыльләнсә яхшы. Шулай ук һәр уку оешмасында апрель-май айларында ике атналык мәктәпкә әзерләнү курслары оештырыла. Ул бушка. Бала теркәлү урыны буенча шул мәктәпкә беркетелгән икән, анда укырга әзерләнү хокукына ия. еdu.tatar.ru сайтында мәктәпнең интернет битендә бу хакта мәгълүматны карап барырга була. Гадәттә, әлеге укулар ике атна дәвамында көн саен кичке якта уздырыла. Аннары май урталарында җыелыш үткәрелә. Монда инде нинди программа белән укытасын, бөтен тәртипне аңлаталар, беренче сыйныфка бару өчен гаризалар җыялар.
– Уку өчен кирәк-яракларны алдан алып куяргамы?
– Әйткәнемчә, уку программалары төрле, хәтта бер мәктәптә төрле сыйныфта ул аерылырга мөмкин. Шуңа да ашыгып алмасыннар иде. Мәсәлән, бездә язу өчен кара пасталы каләмнәр кулланыла. Чөнки Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә, әлеге төс кирәк. Күзләр ияләнә торсын дип шулай эшлибез. Әти-әниләр зәңгәр төслене күпләп алалар да нишләтергә белмиләр. Формага килгәндә дә шулай. Махсус эш дәфтәрләре алырга уйласалар да аны җыелып заказ белән алдырсаң яхшырак. Китаплар мәктәп китапханәсеннән бушка бирелә.
Иң мөһиме – баланы укымышлы, тәрбияле итәргә тырышсак, беренче чиратта әти-әнисе наз, игътибарны тиешенчә бирсен, сабыена ышансын, шул чакта гына җәмгыятебезгә файдалы, укымышлы шәхесләр үстерербез.
Лилия Гатауллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар