16+

«Акчаны нинди валютада сарыф итәсең, шул валютада сакларга кирәк»

Россиялеләр үзебездә, шулай ук чит ил банклары һәм валюта алыштыру пунктларында доллар кабул итү белән авырлыклар кичерә.

«Акчаны нинди валютада сарыф итәсең, шул валютада сакларга кирәк»

Россиялеләр үзебездә, шулай ук чит ил банклары һәм валюта алыштыру пунктларында доллар кабул итү белән авырлыклар кичерә.

Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Мисыр, Әрмәнстанда һәм башка популяр илләрдә хәзер яңа үрнәктәге долларлар, аны икенче төрле, шартлы рәвештә, "зәңгәрләр" диләр, таләп итәләр. Өстәвенә, аларда бернинди таплар һәм язулар булмасын, бөкләнгән банкнотларны да кабул итмиләр. Бу проблема узган елда ук барлыкка килде, ә быел ул тагын катлауланды, дип сөйләгәннәр Россия туроператорлары ассоциациясендә. 

Яңа доллар алырга кирәк

Туризм буенча эксперт, “Слетать.ру” броньлау үзәге партнеры Ләйлә Умарова да күп кенә илләрдә иске үрнәктәге долларны кабул итмәүләре турында әйтә.
– Без 2009 елдан соң чыккан купюралар алырга киңәш итәбез. Кайбер илләрдә әле ничек тә булса иске купюралар белән түләргә мөмкин, ләкин бөтен җирдә дә түгел. Алмаштырганда аларны тагын да югарырак курс буенча алыштыралар. Күп илләрдә 2006 елгы банкнотларны кабул итмиләр һәм аларны берничек тә алыштырып булмый. Шуңа да яңа купюралар алырга кушабыз. Шулай ук, әгәр мөмкинлегегез булса, халыкара карта ясарга киңәш итәбез, – ди ул.
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов сүзләренчә, Төркиядә һәм Мисырда 2006 елга кадәр чыккан доллар кабул ителми. Ә кайбер илләрдә яңаларын гына кабул итәләр, яңа дигәне купюра уртасыннан шәмәхә буй (полоска) төшкән була, ди ул. 

Өйдә кәгазь акча торырга тиеш
Бу туристларга кагылышлы гына проблема түгел. Акчаларын долларда саклаучылар да җитәрлек бит бездә. Россия Банкы мәгълүматлары буенча, ел башында илдә чит ил валютасы күләме шул вакыт курсы буенча 8,72 триллион сум тәшкил иткән. Әлеге сумма долларларга гына кагылмый, әмма нәкъ менә АКШ валютасы россиялеләрнең матрас астындагы акчаларында традицион рәвештә беренче урында тора. Халык кулында уннарча миллиард доллар бар исәпләнелә, аның шактый зур яки хәтта күпчелек өлеше – 1996-2013 еллардагы купюралар һәм бәлки аннан да искерәкләр. Аларны гади телдә "аклар" дип атыйлар. 

Акчаны исә нинди валютада сарыф итәсең, шул валютада сакларга кирәк, дип киңәш бирде Ирек Галләмов, безнең очракта инде ул сумнар белән. Аныңча, өйдә күпмедер сумма кәгазь акча һәрвакыт торырга тиеш. 

“Туристлардан акча эшлиләр”

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов доллар белән бәйле проблеманы илгә яңа кәгазь долларлар кермәве белән аңлата. 

– 2022 елга кадәр, санкцияләр кертелгәнче, Россия Үзәк банкы АКШның федераль резервы системасыннан яңа кәгазь долларлар алып, аларны җирле банкларга тарата иде. Шул ук банклар ертылган якт тузган долларларны кабул итә иде дә Үзәк банк аларны яңаларына алмаштыра иде. Шул рәвешле валюта алмашы барды. Санкцияләр кертелгәннән бирле исә Үзәк банк долларны алмый да, тапшырмый да. Ягъни рәсми рәвештә безгә яңа кәгазь долларлар керми. Соңгы ике елда банк системасы аша әйләнештә йөргән долларлар – банклар кассаларында яткан йә халык кулындагы валюта, яки чит илдән алып кайткан долларлар гына, – ди ул. 

Белгеч әйтүенчә, Кариб диңгезе бассейны илләре, Европа, АКШка барасыз икән, анда иске долларларны да кабул итәләр. 

– Көньяк-көнчыгыш Азия илләре исә, Россия туристларыннан акча эшләп калырга уйлап, иске долларларны дисконт белән кабул итәләр. Аларның бәясе яңа долларга караганда арзанрак йөри, – ди Фәнис Хөсәенов. 

Долларлар арасындагы аермага килгәндә, яңа 100 долларның ялганыннан сакланышы яхшырак, дип аңлатты ул.
– Ә өйдә долларлар саклаган кешеләргә нишләргә?    
– Америка иске долларларны кулланыштан алырга ниятләсә, безнең банклар, яңа долларлар кертелмәгәнгә, аларны кабул итмәскә дә мөмкин. Мондый проблема чынлап та туарга мөмкин. Әмма АКШ федераль резервы системасының андый карарга килүе турында ишетелгәне юк әлегә. Шулай да кәгазь доллар һәм евроларның ышанычлы булмавын аңларга кирәк. Ил эчендә дә валюталарны алыштырып булачак дигән гарантия дә юк. Бездә доллар яки еврога ихтыяҗ туристлардан чыгып кына билгеләнелә. Бүгенге көндә ил чикләре ябылмаган. Ял итәргә йөреп торалар. Чит ил туризмы булганда ул ихтыяҗ сакланачак. 

Купюраның кайсы елда чыкканын ничек белергә?
Купюраның төсе һәм президентларның портретлары берни дә “сөйләмәсә”, банкнотның елын серия номерына карап билгеләп була: E – 2004 ел; I – 2006 ел; J – 2009 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading