16+

Әллә без дөрес яшәмибезме...

Бу язмамны язганчы, күп көннәр уйланып йөрдем. Без – өлкәннәр, бүгенге яшьләр «тегенди, мондый» дип «лаф» орырга бик яратабыз.

Әллә без дөрес яшәмибезме...

Бу язмамны язганчы, күп көннәр уйланып йөрдем. Без – өлкәннәр, бүгенге яшьләр «тегенди, мондый» дип «лаф» орырга бик яратабыз.

Авылда да, шәһәрдә дә укучы балалар белән эшләгән кеше буларак, аларның психологиясен яхшы гына беләм, дип уйлый идем. Бу икән шул.
Дәресләрдән соң укучылар белән сөйләшеп утыру миңа аеруча ошый. Икәү генә калганда, бала бөтен яктан да яхшырак ачыла бит.

...Дәресләр бетте, кайтып китәргә вакыт, дип, җыена гына башлаган идем, сыйныфка 10 нчы класс укучысы килеп керде. "Сез ашыгасызмы, ә мин сезнең белән киңәшергә теләгән идем", - ди ул. Баштан иң беренче "ник нәкъ менә минем белән? Сыйныф җитәкчесе, яки әти-әнисе белән түгел", - дигән уй узды... Ә ул, минем сорауны йөземнән укыгандай:

- Сез бит кешеләрне аңлый беләсез? - дип куйды.
- Сөйлә, кызым, сине нәрсә борчый соң?
- Дус кызым һәм аның әнисе белән җәйге каникулда Төркиягә барасым килә иде. Ә әти-әнием мине җибәрмиләр...

- Ә ник үзеңнең әти-әниең белән түгел? Алар сине чит кешеләр белән җибәрергә шикләнәләрдер, - дим. - Анда бару өчен күпме акча да кирәк бит әле, - дип аңлатырга тырышам. Ә ул миңа 300 меңгә якын үзе эшләп тапкан акчасы барлыгын сөйли. Дәресләрдән соң, модель булып эшләгән. Төрле кибетләр, оешмалар белән килешүләр төзегән.

- Әйбәт түлиләр. Сез начар юлда йөреп тапкан, дип уйлый күрмәгез. Барысын да чиста юл белән таптым. 8 нче класстан бирле эшлим инде мин, -  ди. Аннан укучым миңа әти-әнисенең ял итә белмәвен, акчалары булса һаман мебель, машина алыштыру, төрледән-төрле яңа кием алуга сарыф итүләрен сөйли. Аннан олыларча итеп:

- Без бит бу дөньяда бер генә яшибез, - дип куйды. Уйга калдым. 
- Ә сез, минем әти-әнием урынында булсагыз, җибәрер идегезме?
-  Юктыр, кызым, синең шикелле чибәр кызны җибәрергә куркыр идем мин, - дим. 

Бала үпкәләгәндәй итте. Алай да тагын бер соравы бар икән әле:
- Ә сез, акчагыз күп булса, ял итәргә тотар идегезме?
- Мин дә, бәлки әти-әниең шикелле эшләр идем, дөньяның кыегы бетми бит инде аның, яки Хаҗга барыр идем , - дим.
- Ә ник бармыйсыз? - ди ул. 

Балага ничек итеп укытучы акчасы белән ярты миллионнан артыкны җыю бик авыр икәнлеген аңлатып булсын. Күңелдә әллә без дөрес яшәмибезме дигән фикер барлыкка килде. Беренчедән, акча эшләү буенча, икенчедән, бакчадагы алабута, эт эчәгесе һәм билчәнгә табынып яшәвебез белән... 

Ә бала исә яхшы укый, максатчан, тырыш. Әнә бит мәктәптә укып та күпме акча эшләргә өлгергән. Без һаман бюджеттагы хезмәт хакларыбызга канәгать булып яши бирәбез. Ә яшьләр андый түгел. Алар башка. Башкача уйлый, башкача эшли, башка уй-хыяллар, максат-омтылышлар белән яна. Күренеп тора: ул барлык максатларына ирешәчәк... 

Мин аңа дөрес киңәш бирә алмадым, ахырысы...

Рузилә Вәгыйзова
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading