16+

Арча картасын чигү өчен ай ярымлап вакыт киткән

Һәр районның горурланып сөйли торган урыннары, шәхесләре, тәм-томнары, эшләнмәләре, символлары бар.

Арча картасын чигү өчен ай ярымлап вакыт киткән

Һәр районның горурланып сөйли торган урыннары, шәхесләре, тәм-томнары, эшләнмәләре, символлары бар.

Аларның барысы да быел «Татарстанның чигүле картасы» проектында чагылыш тапты. Республиканың төрле почмакларында яшәгән алтын куллы һөнәрчеләр төрле техникаларда үз районнары картасын чикте. Арча районының бөтен гүзәллеген гәүдәләндерү Алия Фаздаловага ышанып тапшырылган иде.
Алия Фаздалова, Арча районында туып-үскән кыз, кул эшләренә кечкенәдән гашыйк.

Чигү, бәйләү, бисердан үрү дисеңме – барысын да булдыра. Кул эшләренә осталык нәселдән күчкән бер бүләк, дип саный ул. Әбисенең әтисе данлыклы Зингер машинасында туннар теккән. Аңа карап, әбисе дә тегүчелек һөнәрен үзләштергән. Әнисе дә әллә ни ерак китмәгән. Гомер буе ул Арча педагогик көллиятендә технология укытучысы булып эшли, укучыларны кул эшләренең төрлесенә өйрәтә.

Әтисе нәселендә исә укытучылык канга сеңгән. Аның ягыннан әбекәе һәм бабакае мөгаллимнәр булган. Әтисе дә педагогика-психология укытучысы, фән белән шөгыльләнә. Ә буш вакытта Алия аның белән бергәләп иҗат дөньясына чума – рәсем ясый торган булган. Кызны сәнгать мәктәбенә бирү дә аның тәкъдиме белән булган.

Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, Алия укытучылык юлыннан китәргә уйлый. Казан дәүләт педагогика университетының психология факультетында белем алып чыга. Берничә ел Арча педагогик көллиятендә укытып та ала, әмма иҗатка тартылу җиңә. Яңадан әзерлек узып, технология һәм рәсем укытучысы булып эшли башлый.  

Мәгълүм булганча, күп кенә хатын-кыз декрет ялы чорында үз-үзен эзли башлый. Алия дә кияүгә чыгып, беренче нарасыен тапкач, тик утырмас өчен үзенә шөгыль табарга тырыша. Заказга бәйли, сабын ясый, скрапбукинг, макраме белән мавыгып ала. Бер-бер артлы тагын ике нәниләре туа. Әмма яраткан шөгыльләргә вакыты барыбер табыла. Төрле юнәлешләрдә шактый гына остаргач, ул Арчада мастер-класслар уздыра башлый. Шул рәвешле «Оstabikә» иҗат студиясе барлыкка килә. Арча өчен бу бик зур яңалык була. Биш ел дәвамында остаханә уңышлы гына эшли, йөзләгән кеше үзенә хуш килгән кул эше төренә өйрәнә. Әмма аннары пандемия чоры башлана, бу Алия һәм Илдарның дүртенче баласы дөньяга аваз салу белән туры килә. Нәтиҗәдә, аңа бөтен күңелен биреп тудырган иҗат үзәген ябарга туры килә. Әмма моңа карап, ул кул эшләреннән аерылмый. Яңа техникаларны үзләштерүен дәвам итеп, ул келәм чигүенә кереп китә. Инде хәзер ул – 5 бала әнисе дә. Сөбханалла!

Бүген Алия «Оstabikә» бренды астында эшләвен дәвам итә, әмма инде билгеле бер мәйданны арендаламый, ә төрле җирләргә йөреп мастер-класслар уздыра. Әлегә шулай җайлы, ди ул. 

Хәзерге вакытта ире белән бергә келәм чигүе өчен үз энәләрен дә җитештерә башлаганнар.
- Чикләүләр кертелгәннән соң, базардан күп кенә сыйфатлы җайланма җитештерүчеләр китеп барды. Кытай энәләренә исә бер дә күчәсе килми иде. Шуңа үз эскизларымны ясап, ирем белән техник яктан киңәшләшеп, келәм чигүе өчен уңайлы да, сыйфатлы да инструментны үзебез җитештерә башладык, - дип сөйләде Алия.

«Татарстанның чигүле картасы»н булдыруда катнашу Алия Фаздалова өчен үзе бер зур тәҗрибә була. Мондый масштаблы эшкә чакырылуны ул зур дәрәҗә дип кабул итә. Беренчедән, аның өчен бу үзен сынау мөмкинлеге. Икенчедән, үз-үзен күрсәтү, башка осталар белән танышу өчен дә бик яхшы форсат. Шул рәвешле быелның апрель аенда Алия илһамланып эшкә тотына.

Осталар алдында һәр район картасын 2 төрле зурлыкта чигү бурычы куела. Берсе А4 форматы күләмендә, икенчесе зуррак – А 3 форматында булырга тиеш. Арча районын чигү элементлары ярдәмендә күрсәтү өчен ай ярымлап вакыт таләп ителгән. 

– Рәсемен Арча сәнгать мәктәбе укытучысы ясап бирде. Ә чигүне өч төрле техника кулланып башкардым: келәм чигүе, тамбурлы чигү һәм шома чигү. Бу техникалар юкка гына сайланмады. Арча музеендагы чигү эшләнмәләрен өйрәнгәннән соң, нәкъ менә шуларга тукталырга булдык. Картадагы һәр элемент Арча турында сөйли, һәр элементка аерым мәгънә салынган, дип сөйләде Алия. 

Май ахырында эшләрне Казанга илтеп тапшыргач, Алиягә елгаларны да чигәргә тәкъдим ителгән. Ул бу эшне дә бөтен күңелен биреп башкарган. Шундый кызыклы проектларда катнашу алга таба да насыйп булсын, ди ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading