Балалар кайда гына булса да, әти-әниләр теләсә кайсы вакытта аңа акча күчерә ала. Шуңа өстәп, банк кушымтасы аша баланың нәрсәгә акча тотканын күреп тә, туздырырга мөмкин булган акча лимитын ясап була. Күбрәк кирәк булса, ул сумманы кушымта аша үзгәртергә мөмкин. Кайбер банклар башка төрле кызыклы тәкъдим белән чыгалар. Әйтик, сез балагызга ниндә дә булса бирем бирәсез, ә аны эшләгәч, аларга акча бирелә.
Файдалы тәҗрибә Балалар картасы – бу акча белән эш итү тәҗрибәсе дә. Картаны көн саен кулланып, бала банкоматлар һәм түләү терминаллары белән эшләргә өйрәнә. Акчаны ничек саклау һәм арттыру мөмкинлекләре турында белә.
Куркынычсызлык Әлбәттә, карталар белән бәйле алдау очраклары да бар. Әмма яшүсмернең виртуаль акчаларга караганда кәгазь акчаны югалту мөмкинлеге күбрәк. Картаны да югалтырга мөмкин, әлбәттә. Кодны белмичә, аннан акчаны ала алмый. Ә бала картаны югалтса да, счётта акча сакланып калачак.
Еш кына хулиганнар кече яшьтәге яки тыныч укучылардан кесәдәге вак-төякләрен тартып ала. Картаны да алырга мөмкин, ләкин бу мәгънәсез. Чөнки рәнҗетелгән кеше аны шәхси кабинетында блокка гына куя. Яңасын чыгару һәм алу хәзер берничә көндә эшләнә.
Экономия Өлкәннәр картасындагы кебек үк, күпчелек балалар карталарында да кешбэк программасы бар. Бу балага тотылган акчаның бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, зур суммалар турында сүз бармый. Вакыт узу белән бала партнер-кибетләрдән максималь сумманы ничек кайтарырга икәнен аңлар.
Стандарт 1% кешбэк белән һәр 1 000 сумнан 10 сум кайтарылачак. Балалар өчен бу зур сумма.
Өстәвенә, кайбер заманча карталарда (хәтта балаларныкында), калган акча өчен процентлар түләнә. Түләү принцибын аңлагач, бала үз-үзеннән чыгымнарны тыя алачак һәм күбрәк процент алу өчен акчаның бер өлешен копилкасына җыя башлаячак. Сүз уңаеннан, ул да виртуаль була ала. Бу финанс мендәрен булдыруның һәм экономияләүнең беренче тәҗрибәсе булачак.
Дөнья үзгәрә, ә балалар бу үзгәрешләрне олыларга караганда тизрәк кабул итәләр. Әгәр дә тирә-юньдәгеләр уңайлы электрон акчалар кулланса, һәр укучы алардан бик теләп файдаланачак. Бигрәк тә балалар карталары еш кына төсле һәм матур була. Бала дизайнны үзе сайлый ала. Ә баланың яки яшүсмернең әти-әнисенең кебек чын картасы, аңа үзалдында һәм яшьтәшләре арасында абруй өсти.
Комментарийлар