16+

“Бүген гариза язып эштән киткән бул. Югыйсә, иртәгә бәреп үтерәм”

Безнең оешмадагы эшчеләр һәм хезмәткәрләр компьютер технологияләрендә әллә ни гыйлемле түгел.

“Бүген гариза язып эштән киткән бул. Югыйсә, иртәгә бәреп үтерәм”

Безнең оешмадагы эшчеләр һәм хезмәткәрләр компьютер технологияләрендә әллә ни гыйлемле түгел.

Кирпеч күтәргәндә, измә сылаганда, буяганда-агартканда компьютер белеме булды ни дә, булмады ни инде ул.
Бер көнне җыелышка җыелдык. 

– Хәзер икътисадның барлык тармакларында да цифрлаштыру таләп ителә. Яңа хезмәткәр алдык, ул эшкә инновацион технологияләрне кертү белән шөгыльләнәчәк. Бик креативный кыз, – диде җитәкчебез.

Залдагы халык арасыннан бер туташ торып басты һәм сәхнәгә күтәрелде. Әле генә Тукай премиясе алган җиденче кат күкнең йолдызы диярсең, билләһи. Шундый да кәттә, бөтен карашыннан безне “наданнар” дип санавы сизелеп тора.

СССР чорларында Трактор, Камаз исемнәре бар иде. Даздраперма, Лелюд дигәннәре дә ишетелгәләде. Даздраперма – Да здравствует Первое мая, ә Лелюд – Ленин любит детей була, җәмәгать. Безнең яшь белгечнең дә исеме заманча – Санакия. “Компьютер”ның татарча бер атамасы. Туып җитмәс борын, компьютерга ябышканлыктан, шундый исем кушканнар аңа. Гаиләләре белән цифрлы технологияләргә мөкиббән кешеләр икән болар. Әтисенең исеме – Айфон.
Санакия Айфоновна ярты сәгать лекция укыды, ләкин без аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадык. Элек партиянең район комитетыннан кайбер инструкторлар сәгать буе бытылдарлар иде. Тәгаен бер фикере юк, тик бытылдау осталыгы әкәмәт зур. Соңыннан райкум инструкторына кул чабабыз әле. Яңа хезмәткәребезгә дә башлап җитәкчебез кул чапты. Җитәкче кул чапкач, без дә кушылдык инде. 

Санакия Айфоновнага аерым кабинет җиһазландырылды. Юк-бар сорау белән борчымаска катгый күрсәтмә бирелде. Коридорга чыккан чагында да кәрәзле телефонына береккән булыр. Үзенең компьютер дөньясына кереп чумган: әйткәнне ишетми, янәшәдәгеләрне күрми. Коридор буйлап өрәк бара диярсең.
Бер көнне Санакия Айфоновна эшкә елап килеп керде. Машинасы белән ишегалдындагы чокырга төшеп, эчен селкеткән икән, бичара. Җитәкчебез: ”Авырлы түгел идегезме?” – дип, янында ярты сәгать буена бөтерелде. Урамда юлларны ремонтлаучы бригаданы чакыртып алып, ишегалдындагы чокырны тиз генә ямап та куйдылар. Шәһәр урамындагы чокырда 5-6 машинаның тәгәрмәче каерылган, ди. Анысы юрында, монда инновация белгеченең күңелен күрү мөһим. 
Икенче бер көнне Санакия Айфоновна эшкә янә елап килеп керде. Ишегалдындагы кадаклы такталарга менеп, машинасының тәгәрмәчен тишкән икән. Җитәкчебез капиталь ремонт планындагы йорт түбәсен ябучы бригаданы чакыртып алып, ишегалдындагы такталарны тиз генә җыештыртты. Яңгыр явып, түбәсе ачык йорттагы фатирларны су баскан, ди. Ләкин, анысы юрында, монда инновация белгеченең күңелен күрү мөһим.

Тагын бер көнне Санакия Айфоновна коридорда “ах-ух” килеп йөри. “Берәр гамәлне ошатмагандыр”, дип тирән хәсрәткә төште җитәкчебез. 

– Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр: ”Сезнең кызыгыз Иннополис фән шәһәрендәге студентлардан да башлырак”, – диләр. Биш яшь тулуы көненә кызыма нинди бүләк алырга икән, дип баш ватам, – ди яңа хезмәткәребез.
Җитәкчебез: ”Матди ярдәм язырбыз. Кызыгызга яхшы компьютер алырсыз”, – дигәч, бик шатланды Санакия Айфоновна. 
Коллектив, бөтен эшләрне туктатып торып,  кабат җыелышка җыелды. Мәсьәлә бик тә “важный”, инновацион проектлар белән танышабыз. 

– Цифрлы технологияләр кертелгәч, эшчеләрнең күбесе кирәк булмый. Эшләрне роботлар башкарачак, – диде яңа белгечебез. 
– Яхшы-яхшы, акчага экономия, – дип хуплады җитәкчебез. – Җитәкчелек ни эшләячәк?
– Җитәкчелек тә кирәк булмый, чөнки ясалма акыл идарә итәчәк, – дип, ярып салды Санакия Айфоновна. 
Шушы сүздән соң җитәкчебезнең йөзе агарынып чыкты. Эшсез калса, шәһәр читендәге йортын ничек төзеп бетерер? “Цифрлы технологияләрне әлегә кертмичә торсак та ярар. Бу инновацион белгечтән котылырга кирәк”, дип уйлап куйды ул. Котылуның җае үзеннән-үзе табылды.

Инженер кабинетына еш кереп югала башлады безнең яңа хезмәткәребез. Инновацион проектлар әзерлиләрдер, дип кабул иттек бу хәлне. Әмма оешмада “инженер белән креативный туташ-ханым любовь куерталар икән”, дигән сүзләр таралды. Хәбәр инженерның хатынына да барып ирешкән. Инженерның хатыны оешмабызга килеп, инновацион белгечебезнең эш кабинетына тибеп кереп, Сафура бураннары туздырды. “Дуңгыз чәнчиләрме әллә анда?” – дип, хезмәткәрләр коридорга чыгып тулды. Инженерның хатыны гәүдәле, көчле кеше. Инновацион белгечебезне мәче баласы кебек муеныннан гына эләктереп алып чыгып, оешмабыз җитәкчесе кабинетына тондырды. “Бүген гариза язып эштән киткән бул. Югыйсә, иртәгә бәреп үтерәм”, – дигән ди инженер хатыны. 
Сыер дуласа, аттан яман, диләр бит. Ә хатын-кызның җен ачуын чыгарсаң, сыер белән атның дулавы “чебен безелдәве” генә ул. Инновацион белгечебез шул көнне үк оешмабыздан чыгып сызды. Ишегалдындагы машинасын да кабызмаган, туп-туры автобус тукталышына йөгергән. Ике йөз метр арага йөгерүдә рекорд куйгандыр әле ул, бәлки. 

Бер-ике атна гына эшләсә дә, инновацион белгечебез уйласың, уйларлык мәсьәләләрне өскә чыгарып китте. Без үзебезнең компьютер технологияләрендә шактый надан булуыбызны белдек. Өйрәнергә кирәк, җәмәгать. Цифрлы заманның капка төбендә “искелек калдыгы” булып калуыбыз бар.

Фото: 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading