16+

Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды

Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.

Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды

Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.

— Хәзер һава җылыну сәбәпле, боз калынлыгы юкара бара. Гәрчә, боз калын булса да аның ныклыгы кими, агым көчле урыннарда боз аеруча тиз юкара. Боз өслегенең яр белән тоташуы бетеп килә, шунлыктан боз, балыкчыларны да ияртеп, агып китәргә мөмкин,-дип кисәтүдән башлады ул сүзен.

—  Бу кышта ничә кешене югалттык?

—  Көз ахырындагы һәм яз айларындагы боз аеруча куркыныч. Чаллыда 1961 елгы ир-ат узган елның 3 декабрендә Чулман елгасында әле ныгып өлгермәгән боз астына китеп үлде. Кыш айларында, шөкер, сулыкларда батып үлүләр булмады. Кызганыч, язгы якта Югары Ослан районының Буш Моркваши авылы янында Иделдә балык тотарга чыккан 1965 елгы ир-ат боз астына киткән. Әлеге кешене эзләү чаралары күрелә.

—  Боз калынлыгы ничә сантиметрны тәшкил иткәндә ышанычлы санала?

—  Кыш башында боз калынлыгы 7 сантиметрдан арткач, кешеләргә боз өстенә керергә рөхсәт. Язгы якта, әйткәнемчә, калын күренгән боз да ышанычсыз. 7 сантиметрдан юка боз өстенә кергән гражданнарга 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына. Автомобильдә боз өстенә керсәң дә шул күләмдә штраф түләтелә. Ел саен 60ка якын кеше штрафка тартыла.

—  Язгы якта сулыклар МЧС хезмәткәрләре тарафыннан максатчан күзәтүгә алынамы?

—  Әлбәттә, көчәйтелгән күзәтүгә алына. Казан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Чистай, Алексеевск, Түбән Кама, Минзәлә зоналарында тәүлек дәвамындагы күзәтү-коткару постлары оештырылды. 2021-2022 еллар сезонында боз ярылып суга бата башлаган 25 кеше коткарылды. Ләкин, хезмәткәрләр кисәтүенә колак салмыйча боз өстенә кереп киткән кеше белеп торсын: бозның ныклыгы бетте, су салкын, авыр киемнәрдәге кеше берничә минут, ә агым көчле булганда, берничә секундта боз астына китәчәк, коткаручылар берничә секунд эчендә фаҗига урынына килеп өлгерә алмый.

—  Регина Әдиповна, кече күләмле көймәләрендә сулыкларга чыгарга ашкынган кешеләргә ни әйтерсез?

—  Татарстандагы кече елгаларда су өслеге өлешчә ачыла башлады. Сулыкларның ачык өлешенә кече көймәләрдә чыгу бик хәвефле, чөнки көймә елгаларда агып килгән агачларга яки такталарга бәрелеп, әйләнеп капланырга мөмкин. Казанда узган елның апрелендә 1975 елгы ир-ат “Вишневый сад” бакчачылык ширкате янында елгада көймәсе агачка бәрелүдән, суга егылып төшеп үлде. Язгы ташкыннар басылганчыга кадәр көймәдә елгага чыгарга ярамый.

—  Балалар арасында алып барган пропаганда эшчәнлегегез турында да әйтеп китсәгез иде.

—  Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында ел саен октябрь-ноябрь айларында “Суда һәм бозда сак булырмын” (“Буду бдительным на льду и на воде”) темасына республика конкурсы үткәрелә. Ул елдан-ел популярлаша бара, бу сезондагы бәйгегә 500дән артык рәсем һәм видеоролик кабул ителде. Балалар үзләренең әти-әниләре, укытучылары һәм тәрбиячеләре белән сулыклардагы иминлек турында рәсемнәр ясый. Иҗат барышында ата-ана, укытучылар сүзе бала хәтеренә сеңеп кала, ул инде боз өстенә керергә ярамаганлыгын белә.

Гомумән, өлкәннәр кечкенә балаларны елга һәм күл буйларына үзләрен генә җибәрмәсеннәр иде. Әле 17 мартта гына Казанда 2011 елгы кыз Урта Кабан күлендәге боз читенә егылган. Бәхеткә, кешеләр йөгерешеп килеп, кызны коткарган. Балыкчылар да инде бозга керүләрен туктатсыннар иде, күпмедер балык өчен гомерне куркыныч астына кую акылсызлык, ләбаса.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башкортстан Туймазы .Йолдыз ханым унышлар , зур казанышлар сезгэ .Гадилектэ сезнен матурлык

    Мөһим

    loading