16+

Эшмәкәрләр җыенында Рөстәм Миңнеханов көтелмәгән чакыру алды

«Нигезебез авылда, ә авылның эчтәлеге сездә – эшмәкәрләрдә. Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк», диде Татарстан Рәисе.

Эшмәкәрләр җыенында Рөстәм Миңнеханов көтелмәгән чакыру алды

«Нигезебез авылда, ә авылның эчтәлеге сездә – эшмәкәрләрдә. Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк», диде Татарстан Рәисе.

Авыл – илнең туендыручысы 
Башкортстанның Кушнаренко районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Гыйльманов, авылларның язмышы өчен борчылуын белдереп, аларны саклап калу һәм үстерү өчен илкүләмендә программалар кабул итәргә кирәклеге әйтте. Ул кырык ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Фермер хуҗалыгын ачканга егерме ел булган. Хуҗалыкның 2700 гектар җире бар, 500 дән артык баш эре терлек тоталар. 
-    Үзебез җитештергән ит, сөт, каймакны район кибетләрендә сатабыз. Башка районнардан килеп алучылар да бар. Быел кымыз җитештерүне җайга салырга торабыз, - диде ул XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында. 

Аныңча, авылларда яшәү шартларын гына тудыру җитми, ә эш урыннары булдыру да мөһим. 
- Авыл – илнең туендыручысы. Авылны саклау  ул – милләтне саклау. Авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әйләнә алмый икән, ул, әлбәттә, аннан китү ягын карый. Яшьләргә яшәр өчен өй төзү, балаларны укыту өчен җитәрлек күләмдә табыш алу мөһим. Бөтен халыкны шәһәргә җыеп кына яшәп булмый. Ил халкын азык белән тәмин итүче авыл кешесе дә кирәк. Әгәр без авыл җирләрендә төрле производство үзәкләре ачып, эш урыннары булдырып, яшәү урыннары белән тәэмин итсәк, бу ике зур проблеманы хәл итү булыр иде. Шәһәр халкының фатирга түләп торган өлеше авылда калса, мәктәпләр, балалар бакчалары да ябылмас иде, эш урыннары да сакланыр, авыллар яңа сулыш алып яшәреп китәр иде. Илебезнең аркасы да нык булыр иде, чөнки илнең терәге – авыл, - диде ул, авыл язмышы өчен борчылып.

«Күршем бай булсын...»
Удмуртиядән килгән шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова әтисе башлаган эшне дәвам итә. Алар карамагында 800 гектар шәхси җир һәм 500 дән артык эре мөгезле терлек бар. Мал чабудан башлап ит продукциясен үзләре эшкәртә. Хәләл стандартлар нигезендә кырыктан артык казылык, егермедән артык ярымфабрикат җитештерәләр. 
Һәр эшмәкәр үзе яшәгән җирлектәге чараларда, аерым алганда Сабантуйларын уздыруда актив катнашалар. Хәлимовлар да искәрмә түгел. Моннан тыш авыр хәлдә калганнарга булышалар, мәчетләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, диде ул. 

Татарстанның икътисад, сәясәт буенча Россия составында куәтле субъект булуы өчен сөенүләрен белдереп, удмуртларның бер мәкальләрен искә төшерде.
-    Удмуртларда: “Күршем бай булсын, шул чакта минем тавыклар да тук булыр”, - дигән мәкаль бар. Безнең тормышта да хәлле күршебез булу -  уңышның яртысы. Бу җыеннарның реаль нәтиҗәсе бар: беренче чиратта Россия буйлап сибелеп яшәүче эшмәкәрләр үзләренә партнерлар таба, эшлекле элемтәләр буладырабыз, - диде ул. 

Оренбург өлкәсенең Ягъфәр авылы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Яһудин да Татарстан Рәисенә бөтен дөнья татарларын берләштергән мондый зур җыеннар, сабантуйлары оештырган өчен рәхмәтен җиткерде. 
-    Татарстанны зур бер агач итеп күзалласак, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы үзен шул агачның тамырлары итеп хис итә. Тамыры нык булган агач җил-давылга бирешмичә нык тора. Шуңа күрә бергә һәм бердәм булыйк, - диде ул. 

Пенза эшмәкәре Наил Шәипов исә Рөстәм Миңнехановны 8 мартта узачак никахына чакырды. 
-    Быел Гаилә елы. Шул уңайдан зур шатлыгым белән уртаклашам. 8 мартта туем узачак. Хөрмәтле, Рөстәм Нургали улы, безнең никахка килсәгез, бу бөтен төбәгебез өчен зур, истә калырлык вакыйга булыр иде, – диде ул.
Аңа җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов: “8 март көнне син хатынлы булырга, ә мин хатынны югалтырга мөмкин. Беренчедән, котлыйбыз сезне. Бер җаен табарбыз, сезнең якларда булганда, гаиләгез белән танышып, котларга мөмкинлек булыр”, - диде.

“Киләчәгебез сезнең кебек кешеләрдә”
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.
– Унике ел дәверендә уза бу җыен. Бик дөрес эш формасын таптык дип уйлыйм. Нигезебез авылда, ә авылның эчтәлеге сездә – эшмәкәрләрдә. Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк, башка кешеләргә дә эш бирәсез. Татарлыкны югалтмыйсыз, әле безгә читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Киләчәгебез дә сезнең кебек кешеләрдә, һәммәгезгә зур рәхмәт. Шушы юнәлештә эшне алып барырга кирәк, – диде ул.

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов “Татар базары” ярминкә-күргәзмәсе белән танышкан иде. Аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, бер илдә дә мондый тәмле ризыкларны пешерә алмыйлар, сез генә булдыра аласыз, диде.

Шул ук вакытта хәрбиләрне онытырга тиеш түгеллегебезне дә искәртте. 
– Ил алдында җиңү максаты тора. Һәрберегез көчтән килгәнне эшлисез, егетләребезгә ярдәм күрсәтәсез. Безнең бер юл, без җиңәргә тиеш, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында да актив катнашырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading