16+

Ярминкәләрдә соңгы биш елда ветеринария таләпләрен бозу очраклары теркәлмәгән

Белгечләр моны контрольнең көчле булуы белән бәйләп аңлата.

Ярминкәләрдә соңгы биш елда ветеринария таләпләрен бозу очраклары теркәлмәгән

Белгечләр моны контрольнең көчле булуы белән бәйләп аңлата.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин билгеләп үткәнчә, ярминкәгә продукцияне документларсыз гына берничек тә алып килеп булмый һәм тиешле булмаган шартларда сату да мөмкин түгел.

“Йөзәр чакрым килеп, сатмыйча кире борылып кайтып китәселәре килми”

– Без ярминкәгә киләбез, сату нокталарын карап, йөреп чыгабыз. Кагыйдә буларак, барысы да тәртиптә, чөнки ит продукциясен сатарга килүчеләр барысы да тәҗрибәле, күптән эшлиләр. Шул исәптән барлык таләпләрне һәм аларны үтәмәгән очракта нәрсә буласын да беләләр. Йөзәр чакрым килеп, сатмыйча кире борылып кайтудан нинди мәгънә? Моннан тыш, үз ягыбыздан, тиешле чаралар күрәбез, районга намуссыз җитештерүчеләр турында хәбәр салабыз. Болай гына котылып булмыйсын беләләр, – ди ул.



Продукциянең куркынычсызлыгы төп мәсьәлә булып тора

Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гыйниятуллин әйтүенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре югары социаль әһәмияткә ия һәм шуңа да аларда сатыла торган продукциянең куркынычсызлыгы төп мәсьәлә булып тора.
Көзге ярминкәләргә товар гадәттәгедән артыграк китерелә. Бигрәк тә ит продукциясе: сыер ите – 20 тоннадан күбрәк, кош ите – 6,5 тонна һәм дуңгыз ите – 2,5 тоннадан артык. Болардан тыш, май, йомырка, яшелчә, шикәр комы, он сатыла. Алар барысы да тикшерелә. Һәр ярминкә мәйданчыгында ветеринар табиб һәм Россельхознадзор вәкиле кизү тора. Язгы һәм быелгы көзге ярминкәләрдә белгечләр 115 мең тикшерү үткәргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading