Бөек рус язучысы Лев Толстой: “Безне әйбәт булганыбыз өчен яраталар, дип уйларга күнеккәнбез. Безне сөючеләрнең әйбәтлеге аркасында яратылып яшәвебезне аңларга башыбызга килми”, - дип язган.
Мезалъянс: кайсыбыз хаклы?
... Соңгы мода белән киенгән, затлы җәйге костюмына ярашлы итеп зөбәрҗәт кашлы кыйбатлы колак алкалары таккан, чамасын белеп бизәнгән, утыз биш яшьләр чамасындагы Гүзәл ханым (исемнәр үзгәртелде - авт.Х.Г. ) күптән күрешмәгән яшьлек дусты Гөлсем белән бер ресторанның аулак почмагында серләшеп утыра иде.
- Ахирәткәем, акылыңа кил! Син аңа кияүгә чыга алмыйсың! Ул кем дә, син кем? Гап- гади төзелеш прорабы эшкуар ханымга тиң була алмый! Аның нәрсәсенә кызыктың? Ни статусы, ни байлыгы. Язмышыңны шул хәчтерүш белән бәйләсәң, якыннарың ни әйтер? Сез икегез ике планета кешесе бит, – дип гаҗизләнде Гөлсем.
- Күпмедер дәрәҗәдә син хаклы, дускаем. Шәһәр читендәге коттеджымдагы бассейным гына да аның фатирыннан иркенрәк. Мин - генерал кызы, ул – гади кранчы улы. Әти-әнине сайлап алмыйлар. Лондон университетының икътисад факультетын тәмамлавым сиңа сер түгел. Хәйдәр Казан төзелеш техникумын кызыл дипломга тәмамлаган. Көндез төзелештә мастер булып эшләп, кичләрен КДТАУ да укып, югары белем алган.
- Әйтәм бит, ул сиңа тиң түгел...
- Ә мин бу юлы беркемнең фикеренә дә колак салмаячакмын! Әни колак итемне ашаганга әтинең якын дусты, полковник Громов малае дуамал Геннадийга кияүгә чыгып, нинди рәхәт күрдем? Аның фахишәләр белән типтергәннән соң төн уртасында исереп кайтып, мине кимсетүләренә, авырлы булуыма карамастан тукмауларына никләр түзеп яттым икән? Кеше белмәсен, әтинең дә, үземнең дә абруем төшмәсен, имеш. Карынымдагы сабыемның югалтуымны, табибларның гомеремне көчкә саклап калуын хәерлисеңдер.
- Башбирмәс, булдыклы бизнес-вуменны Хәйдәр исемле гап-гади ир кай ягы белән сихерләде икән соң!
-Ихласлыгы, эчкерсезлеге, чын яратуы белән.
-Кайдан таптың инде ул Мәҗнүнне?
- Аллаһ бүләге ул миңа! Моннан ике ел элек шәһәр читеннән җир сатып алдым. Әти-әни янында яшәү тәмам ялыктырды. Үз куышымны төзеп керергә уйладым. Башкаларныкына охшамаган гаҗәеп проект эзләдем. Аны нәкъ мин теләгәнчә затлы материаллардан, уңайлы, төгәл итеп гамәлгә ашыручы ышанычлы төзелеш оешмасын сайлап алырга кирәк бит әле. Танышларым бер оешманы тәкъдим итте. Күрешү вакытын билгеләдек. Эш сәгатем тәмамланыр алдыннан кабинетыма гади джинс костюм-чалбар кигән, уртача буйлы, елкылдап торган чем кара дулкынлы чәчләрен артка таба тарап куйган, карлыгач канатыдай чем кара кашлы, купшы мыеклы, утыз яшьләр чамасындагы ир-егет килеп керде. Баш иеп исәнләште. Нинди йомыш белән килүен әйтте. Исем-фамилиясен атады. Тигез ап-ак тешләрен җемелдәтеп, мыек астыннан елмаеп, күрешергә кулын сузды. Бермәлгә югалып калдым. Аның елтыр кара күзләренең нурлы карашы шул кадәр ихлас һәм серле иде. Аның белән тәүге очрашкан мизгелдән башлап, күземнән йокы качты. Битараф карашлы, кырыс, таләпчән җитәкче икәнлегемне онытып, бөтен җирдә матурлык күрә башладым. Миндәге үзгәрешләрне якыннарым, кул астымдагы хезмәткәрләрем дә сизде. Ятсам-торсам Хәйдәрнең ягымлы карашы күз алдымнан китмәде.
- Әллә гашыйк булдың инде, чукынчык?
- Ихластан яратам бит мин аны! Ул да мине өзелеп сөя! Гүя бер-беребез өчен яратылганбыз.
- Байлыгыңа, дәрәҗәңә кызыккан альфонс булса, нишләрсең?
- Юк ла! Андый түгел ул. Алдына башкалар хисабына рәхәт яшәү максатын куймавына иманым камил. Йортым сафка басканчы, безгә көн саен диярлек якыннан аралашырга, төзелешкә бәйле эреле-ваклы проблемаларны бергәләп хәл итәргә туры килде. Аның бик әйбәт белгеч булуы, эш буенча четерекле хәлләр килеп туганда, каударанмыйча, аек акыл белән хәл итә белүе ошады. Сабырлыгы, тырышлыгы, хөсетсезлеге, алдаша белмәве күңелемә сары май булып ятты. Җитешмәгән яклары да юк түгел, билгеле. Шәхси тормышына бәйле проблемаларны хәл иткәндә кыюсызрак, беркатлырак бугай ул. Дөньяга карашы безнең югары даирә кешеләрнекеннән бик нык аерыла.Ул күпне өмет итми, кеше малына кызыкмый. Һавадагы торнага ымсынмыйча, булганына риза булып яшәүче чын хезмәт кешесе. Гаиләдән килгән тәрбиясе шундый. Тырыш хезмәте, тирән белеме белән үз юлын ярып, сабыр гына алга баручылардан. Хатын-кызны хөрмәт итә, чын дуслыкның кадерен белә.
- Сөю шаукымы тиз узучан бит ул. Гаилә психологлары фикеренчә, кайберәүләр ул эйфориядә берничә ай гына ләззәт кичерә. Бик сирәк парлар гына ике-өч ел дәвамында сөю-сәгадәт диңгезендә йөзә. Шул вакыт эчендә ир белән хатын арасында ышанычлы, кайгыртучан, үзара хөрмәткә корылган ныклы мөнәсәбәтләр урнашып өлгермәсә, гаиләләр таркала яки бер-берсенең канына тоз салып, үзара дошманлашып, ырлашып-мырлашып гомерләрен кыскарталар икән. Хәер, сиңа ни дип сөйләп торам соң? Гаилә фронтында бер мәртәбә авызың пешкәч, хәтта салкын шулпаны өреп кабу кирәклеген миннән шәбрәк беләсеңдер. Мәхәббәтегез сүрелгәч, сиңа аның белән күңелсез булмасмы соң? - диде Гөлсем.
- Юкка хафаланма, дускаем. Саф сөюебез барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Миңа аның янәшәсендә рәхәт, тыныч. Шушы яшемә җитеп, үземн беренче мәртәбә чынлап торып бәхетле хатын-кыз итеп хис итәм. Башкалар ни әйтсә әйтсен, сөйләрләр дә туктарлар. Мәрхүмә Хәмдүнә апа әйтмешли, “чәйнәсәләр - чәйнәсеннәр, йота алмаслар әле”. Бер генә үкенечем бар, язмыш безне соң очраштырды,- диде Гүзәл.
- Җаны теләгән - елан ите ашаган, диләр.Үзе егылган - еламас, дип әйтәргә ярата иде мәрхүмә дәү әнием. Сиңа ихластан бәхет телим,- дип елмайды Гөлсем ханым.
Нилектән син һаман ялгыз?
Тормыш чынбарлыгына күз салсак, бүгенге көндә күпме талантлы, булдыклы, уңган, чибәр, эшлекле хатын-кызлар ялгызлыктан иза чигә. Шәхсән үземә кырык дүрт елга сузылган хезмәт юлымда нигездә хатын-кызлардан торган хезмәт коллективларында эшләргә, берничәсен җитәкләргә туры килде. Үз һөнәрләренә ихластан бирелгән тыйнак, акыллы, тирән белемле мөгаллимәләр, теләсә кем белән тиз арада уртак тел табарга сәләтле, ут чәчеп торган, булдыклы-чая журналистлар арасында сазаган кызлар, уңышсыз корылган гаиләдә иза чигүдән туеп, гаделсезлекләргә түземлекләре төкәнеп, явыз яки булдыксыз ирләреннән аерылган хатыннар шактый булуы җанымны әрнетүен яшермим. Кайберәүләрен кайчандыр үзләрен гомерлек яр итеп сайлаган тормыш терәкләре төп башында утыртып калдырган. Сүз дә юк, Лев Толстой әйтмешли, “һәр бәхетле гаилә бер-берсенә охшаган, һәр бәхетсезе - үзенчә бәхетсез”.
Моннан өч ел элек бер күршебезнең кызы, эчми-тартмый, үзенә кул күтәрми, тормыш йөген җигелеп тарта торган ирен ташлап, дүрт яшьлек улларын ятим итеп, олыгаеп килүче, саулыкка туймаган әти-әнисе йортына кайтып утырды. Шулар җилкәсен кимереп, пенсия акчасын ашап ята. Элеккеге ире алимент түли. Баласының булачак атасы белән биш ел буе бер вузда, бер төркемдә укыганнар. Өйләнешкәч, биш ел буе бер түбә астында тыныч кына гомер иткәннәр. Ире тырышып-тырмашып акча эшләп, яңа йорттан фатир сатып алган. Бала ялына чыкканнан соң, бүгенге көнгәчә эшкә чыгуны кирәксенмәгән хатыны, ире тапкан сәмәнне үзе теләгәнчә туздырган.
Баланы бакчадан нигә соңга калып алдың? Көн буена ни белән шөгыльләндең? Кая бардың? Кем белән аралаштың? Эштән кайткан төшемә нигә ашың пешеп җитмәгән? - дип бәйләнүче булмаган. Эш сөймичә үскән шәһәр кызына өйләнгән эшчән авыл егете, баланы ятим итмәү хакына, тешен кысып түзгән, хатынына претензия белдермәгән. Яши-яши тормыш-көнкүреш җаена төшенер, дип өметләнгән. Җайлап кына яшь хатыныннан аерылышу сәбәпләрен сораштым. Утыз өч яшьлек сансыз бичәнең җавабы тәмам аптырашка калдырды.“Иремнең фатирда чисталык таләп итүе нервыма тиде. Ак оекбашларымны, таплары бетәрлек итеп, әйбәтләп юмагансың,- дип чыгырымнан чыгарды. – Мин юганы ошамаса, чиста итеп үзең ю! Мин сиңа коллыкка ялланмадым! – дип ишекне бәреп чыгып киттем. Әниләргә кайткач, элеккеге дус кызларым белән кафеларга, төнге барларга йөреп рәхәтләндек. Шунда диңгезче Мансурны очраттым. Миңа аның белән аралашу күпкә кызыклырак.
Уртак түшәктә ул дәртлерәк. Мокыт ирем белән түшәктәге бертөрлелек, хатын- кыз вазыйфасын үтәү мине тәмам ялыктырган иде инде. Ниһаять, ләззәтле сөю диңгезендә йөзәм”, - дигән иде ул. Беркадәр вакыттан соң, диңгезче ир юкка чыкты. Оеткысын салып калдырырга өлгергән икән. Юлиянең көмәне борынына җиткән, горур борыны түбән төшкән хәлдә күргәч, үзеннән бигрәк, әтиледән әтисез үсәчәк балаларын кызгандым. Таркалган һәр гаиләнең үз сәбәпләре бар. Беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Моңа хакым юк. Һәрхәлдә гаеп атта да тәртәдә булуы бәхәссез. Аерылыштан ир белән хатын киләчәктә бәлки үз парын табып, тигез матур тормышта яшәр, бәхеткә тиенер. Иң кызганычы шул: һәр очракта да балалар кадерсезгә әйләнә.Үз әти-әнисе биргән җан җылысын, күңел назын үгиләр, чит-ятлар бирергә сәләтле түгел шул.
Уңга карасам да - юк, сулга карасам да - юк
Гаиләләр таркалуда ир-атларны гаепләргә күнеккәнбез. Хатын- кызлар арасында тормыш алып барырга яраксыз эт ялкаулары, коеп куйган эгоисткалар, меркантиль акча коллары, ир өстенә ир эзләүче әхлаксызлар, хыянәтчеләр азмы? Чуашиянең Козловка бистәсендәге хатын-кызлар колониясенә командировкага баргач, элеккеге эчкечеләр, наркоманкалар, ирләрен суеп, буып, агулап үтергән, кыйнап гарипләндергән кансыз залимәләр белән очрашырга, әңгәмәләр корырга туры килгән иде. Динсезлек янәшәсендә денсезлек чәчәк атуы сер түгел. Яңа туган сабыйларын чүплеккә ташлаучы, иренең ашына агу салып үтерүчеләрнең вәхшилегенә исең китәрлек. Таңнан төнгәчә авыр хезмәттә чиләнеп, кичкә чиксез арып-талып гаиләсе янына кайтып ауган ирләрен санламыйча мораль яктан үтерүчеләре күпме? Бичараларның кайсыбере чарасызлыктан шешәгә чума, наркотикка үрелә. Кайсысы казганып булдырган тормышын ташлап чыгып китә. Кайберләре якты дөньяда бәхеткә ирешүдән өметен өзеп, гаҗиз башын элмәккә тыга...
Статистика ни сөйли?
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә корылган гаиләләрнең 73 проценты таркала. Җәмгыятьнең бу мөһим институты упкын алдына килеп баскан икән, илдәге демографик кризистан ничек исән-имин чыгып булсын соң?
Белгечләр фикеренчә, кешеләр бер-берсенә баш югалтып гашыйк булганга күрә яки партнерының байлыгына, дәрәҗәсенә кызыгып, шуннан файда күреп яшәргә өметләнеп, яисә миңа да өйләнергә яки кияүгә чыгарга вакыт җитте, дигән принциплардан чыгып, гаилә камытын кия. Иң гаҗәбе шунда: беренче төркемгә кергән никахлар бик тиз таркала. Кайнар сөю шаукымы киерткән алсу күзлекләрне салгач, янәшәдәге партнерның чын йөзе ачыла, кимчелекләре өскә калкып чыга. Ире яратса, хатыны аны санлап, аңлап яшәсә, гаилә ныклы була, дип язалар. Сез ничек уйлыйсыз: яратып яшәү җиңелрәкме? Әллә яратылучы бәхетлерәкме? Бөек рус язучысы Лев Толстой: “Безне әйбәт булганыбыз өчен яраталар, дип уйларга күнеккәнбез. Безне сөючеләрнең әйбәтлеге аркасында яратылып яшәвебезне аңларга башыбызга килми”, - дип язган.
Хәмидә Гарипова. Казан
Комментарийлар