Өч улы да Ватан сагында торучы Сания апа белән Шамил абый Нигъмәтҗановларның һәр шимбә иртәсе тәрәзәгә карап башлана. Ә өйдә уллары яраткан өчпочмак, кыстыбый, аш исе таралган. Һичшиксез, кайсы булса да кайтырга тиеш бит бүген.
Скопировать ссылку
Өч улы да Ватан сагында торучы Сания апа белән Шамил абый Нигъмәтҗановларның һәр шимбә иртәсе тәрәзәгә карап башлана. Ә өйдә уллары яраткан өчпочмак, кыстыбый, аш исе таралган. Һичшиксез, кайсы булса да кайтырга тиеш бит бүген.
- Аларның телләре дә «Служу Советскому Союзу» дип ачылды. Үз юлларын үзләре сайладылар, без каршы килмәдек, - дип елмая әниләре.
Олы уллары Зөфәр кечкенә вакыттан ук, хәрби булам, дип йөргән. Аңа төпчекләре Салават та кушылган. Абыйлы-энеле бертуганнар икесе дә Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия училищесын тәмамлый. Төпчекләре Зөлфәткә дә хәрби тормыш ят түгел: автотранспорт техникумын тәмамлагач, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем ала. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәре.
- Безгә әти һәрвакыт үрнәк булды. Ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң, аңа командирлары Казан танк училищесында белем алырга тәкъдим иткән. Ләкин ул бу хыялын тормышка ашыра алмаган. әти, төпчек бала булмаса да, әти-әнисенә терәк-таяныч булып төп йортта калган. Әтинең хыялын без тормышка ашырдык. Аннан соң кемгә дә булса илне сакларга кирәк бит. Без сакламасак, кем сакласын?! - ди олы уллары Зөфәр.
Училищены тәмамлагач, ул биш ел Екатеринбург шәһәрендә хезмәт итә. Хатыны да аның артыннан берсүзсез иярә. «Декабрист хатыннары кебек, кая китсәм, шунда барды», - ди гаилә башлыгы. Бүгенге көндә алар Казанда яши, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Уртанчылары Зөлфәт тә тормышлы, уллары бар.
Комментарийлар