16+

Иң кыска һәм озын атамалы исемнәр кайда урнашкан?

Безнең илдә 560 мең урам исәпләнә

Иң кыска һәм озын атамалы исемнәр кайда урнашкан?

Безнең илдә 560 мең урам исәпләнә

Бүген аларның иң кызыклы һәм гадәти булмаганнары турында сөйләргә булдык. 

Яндекс тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, Россиядә урамның уртача озынлыгы – 708 метр. Илдә иң кечкенә урамны алу хокукы өчен берьюлы берничә шәһәр көрәшә. Ростов-на-Донуда яшәүчеләр фикеренчә, нәкъ менә аларның Титов тыкрыгы иң кыска урам, озынлыгы нибары – 30 метр. Асылда, бу ике йорт арасында зур булмаган юл.

Ләкин Саратов өлкәсендәге борынгы Вольск шәһәрендә дә бар 30 метрлы урам. Бу – Полтава тыкрыгы. Владимир өлкәсендәге Судогдада Луговая урамы да шундый ук озынлыкта. 

Мәскәүдәге Венецианов урамы (48 метр) башкалада иң кыскасы гына түгел, ә иң тары да, аның киңлеге нибары 4 метр тәшкил итә. Ә менә Санкт-Петербургта иң кыска урам аңа караганда өч тапкырга озынрак (140 метр): Пасторов урамы Грибоедов каналы яр буеннан Канонерск урамына кадәр уза.
Яндекс карта буенча, Россиядә иң озын урам Пермьдә урнашкан. Восточный обход урамының озынлыгы 22,6 чакрым тәшкил итә. 

Россиянең иң озын җәяүлеләр урамы – Казандагы Бауман урамы (1885 метр). 1996 елда ул җәяүле урамга әйләнә, ә аңа кадәр урам буйлап троллейбуслар, автобуслар һәм трамвайлар йөргән.

Урам озынлыкка гына түгел, аның атамасындагы хәрефләр саны белән дә рекордлы булырга мөмкин. 2Gis сервисы мәгълүматлары буенча, мондый рекордсменнар арасында – Мәскәүдәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы урамы. Ә менә исем озынлыгы буенча абсолют җиңүче Мәскәү өлкәсендә урнашкан. Бу СССРның халык артисты Мстислав Ростропович исемендәге бульвар.

Ә иң кыска урамнарның берсе Казанда урнашкан. Ул – Яз урамы. Башкортстанда исә Ык урамы бар.
Сүз уңаеннан, Россиядә урамнарның 11 проценты уникаль атамалар йөртә. Гадәти булмаган исемнәрнең кайберләре: Собачья, Малофонтанная,  Трудовая Пчела, Укромный тупик.

Ә менә калган исемнәр кабатлана, өстәвенә, иң популяр исемнәр 7 меңнән 11 мең тапкырга кадәр кулланыла. 
2Gis сервисы статистикасы буенча, еш кына Россия картасында Үзәк (22,5 мең тапкырдан артык), Яшьләр (16 меңнән артык), Мәктәп (14 меңгә якын), Урман (13,8 меңнән артык), Бакча (13 меңгә якын), Яңа (11,8 мең) һәм Совет (11,5 меңнән артык) урамнары очрый. 

Кеше исеме белән бәйле иң күп очрый торган урамнар Ленин һәм Гагарин исемнәрен йөртә. Ә Пушкин беренче өчлеккә дә керми. Сүз уңаеннан, Ленин хөрмәтенә гадәттә озын урамнарны атыйлар, Ленин урамнарының 61 проценты километрдан озынрак. 
Башка кызыклы исемнәр арасында Россиядә Счастливая, Веселая, Славная, Сказочная, Лучезарная, Добрая, Радужная һәм Дружная урамнары очрый. Төмән өлкәсендә Ай һәм Йолдыз урамнары да бар.


     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading