16+

Иң затлысы кемнеке? Совет генераль секретарьлары фатирлары нинди булган

Илдәге дефицитка карамастан, алар үзләре бөтенләй башка тормыш алып барган.

Иң затлысы кемнеке? Совет генераль секретарьлары фатирлары нинди булган

Илдәге дефицитка карамастан, алар үзләре бөтенләй башка тормыш алып барган.

Бу квадрат метрларга да кагыла. СССР җитәкчеләре беркайчан да кысан фатирларда һәм коммуналкаларда яшәмәгән.

Владимир Ленин 
Башкаланы Петербургтан Мәскәүгә күчергәннән соң, дөньяда беренче социалистик дәүләткә нигез салучы Кремльдә яшәргә карар кылган. Аның өчен Сенатның элеккеге бинасының өченче катын махсус үзгәртергә туры килә. Шәхси файдалану өчен Владимир Ильич өч бүлмә ала, ә калган биналар кабул итү, эш кабинеты, политбюро утырышлары залы, коммутатор һәм телефонистлар өчен бүлмә була. Үзе Горки утарында ял иткән. Ул пар белән җылытылган, электр уты, суүткәргеч кертелгән һәм хәтта ул вакыт өчен "техника могҗизасы" – телефон да булган. Шунда ук юлбашчының абыйсы Дмитрий Ульянов яшәгән. Ул андагы рәхәтлеккә шулкадәр күнеккән, хәтта туганы вафат булгач та шунда яшәвен дәвам иткән.

Иосиф Сталин 
Иосиф Виссарионович генераль секретарь булганчы ук үзенә Зур Кремль сараеның Фрейлин коридорын җайлаштырган. Башта аның карамагында бер кечкенә бүлмә булган, ләкин бераздан ул гаиләсе белән Потешный сараена, зуррак апартаментларга күченә. Хатыны Надежда Аллилуева вафатыннан соң, Сталин Арсенал каршындагы фатирларга күченә. Моннан тыш, генераль секретарь дачалар яраткан. Мәскәүдә, Мәскәү янында һәм СССРның көньяк төбәкләрендә егермеләп дача төзелгән. Әмма алар арасында иң яратканы Поклонная тавындагысы булган. Иосиф Виссарионович анда даими нигездә яшәгән һәм эшләгән.

Никита Хрущёв 
Никита Сергеевич, хакимияткә килү белән үк, дәүләтнең беренче затлары һәм аларның гаиләләре яши алырлык аерым күпфатирлы йорт төзергә керешә. Ләкин "Яр буе урамындагы йортта" ул гел яшәмәгән. Беренче мөмкинлек булу белән, дәүләт башлыгы Метростроевск урамындагы аерым йортка күченә. Параллель рәвештә Политбюро әгъзалары өчен Воробьёв тауларында элиталы йортлары булган аерым поселок төзелә. Ә узган гасыр уртасында генераль секретарь өчен Кырымда 14 бүлмәдән торган 1 нче Дәүләт дачасын торгызганнар.

Леонид Брежнев
Леонид Ильич фатирны 1952 елда ук алган. 185 квадрат метрлы фатир Кутузов проспектындагы югары партия һәм хәрби чиннар өчен төзелгән йортта урнашкан. Шунда ук Юрий Андропов белән Константин Черненко да яшәгән. 60 нчы елларда Брежневка "Заречье-6" дәүләт дачасын биргәннәр.

Михаил Горбачёв 
Хакимияткә килгәннән соң, Михаил Сергеевич Косыгин урамындагы элиталы йортка урнаша. Дәүләт лидеры буларак аңа тәрәзәсеннән бик матур күренеш ачылган 250 квадрат метр мәйданлы югары каттагы фатир каралган. Шулай ук аның өчен Рублëво-Успенский шоссесыннан ерак түгел "Барвиха-4" дәүләт дачасын төзиләр. Сүз уңаеннан, Советлар Союзы таркалганнан соң ике дистә ел узгач, Горбачев Косыгин урамындагы фатирын композитор Игорь Крутойга 600 миллион сумга саткан.

(“Русская Семерка”)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading