16+

Юристлар халыкка бушлай да хезмәт күрсәтеп йөри

Россиядә 8-14 июльләрдә “Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы” үткәрелгән иде.

Юристлар халыкка бушлай да хезмәт күрсәтеп йөри

Россиядә 8-14 июльләрдә “Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы” үткәрелгән иде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге чарага йомгак ясалды.

– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә 2024 ел – Гаилә елы. Юридик атналык Гаилә елы шигарендә барды. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында үткәрелгән 1732 чарада 61 187 кеше катнашты. Хокук белемнәре буенча 500 лекция укылды, аларга гомум исәптә 12 мең кеше җәлеп ителде. Балаларның җәйге ял лагерьларында хокук һәм ватанпәрварлек темасына очрашулар булды. Мөрәҗәгать иткән 5 220 кешегә бушлай юридик белешмәләр бирелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Гаилә – күп милләтле дәүләтебезнең нигезе ул”, – диде. Без – юристлар да гаиләләрнең ныклыгы өчен тырышабыз. Халыкка бушлай хокукый ярдәмне Балаларны яклау, Өлкәннәр көне уңаеннан да оештырабыз. Кайсы районга чыксак, алдан хәбәр биреп куябыз, – диде Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Татарстанның Нотариаль палатасы башкарма директоры вазифаларын башкаручы Лилия Камалова әйтүенчә, нотариуслар 1,5 мең кешегә бушлай белешмә биргән.

– Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә 15 белешмә-документ тутырып бирдек. Белешмәләр электрон рәвештә дә башкарыла, Россия төбәкләреннән Татарстанга кадәр килеп торасы түгел, – диде Лилия Камалова.

Адвокатлар да әледән-әле халыкка бушлай юридик белешмәләр бирү оештыра.

– Сугыш ветераннарына, Россия Геройларына, аз керемлеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ятимнәргә юридик белешмәләрне бушлай бирәбез, – диде Татарстанныың адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе урынбасары Айнур Әхмәдиев.

Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Артем Галәветдинов бәяләгәнчә, республикада Бөтенроссия юридик атналыгы яхшы оештырылган. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading