16+

Казан “Киләчәк Уеннары” белән илләрне дуслаштырырга җыена

Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр “Киләчәк Уеннары” (“Игры Будущего”) халыкара мультиспорт бәйгесе үткәреләчәк.

Казан “Киләчәк Уеннары” белән илләрне дуслаштырырга җыена

Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр “Киләчәк Уеннары” (“Игры Будущего”) халыкара мультиспорт бәйгесе үткәреләчәк.

– Уеннарда 107 илдән 2 мең спортчы көч сынашачак. БРИКС илләреннән, Кытайдан, Урта Азиядән, Америкадан, Европадан командалар килә. Үзбәкстан командасы Казанга килеп җитте инде. Россиягә “дус булмаган” илләрнең дә спортчылары килә. Казанның халыкара спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе зур, бу бәйгегә дә әзерлек чаралары күрелде. Уеннарның приз фонды 10 миллион долларны тәшкил итә,- диде республиканың спорт министры Владимир Леонов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.

Бәйге “Казан-Экспо”да, “Урам” экстрим-паркында, ИТ-паркта һәм хәтта Казан циркы бинасында да барачак. Дроннар очырту бәйгесе “Хезмәт резервлары” стадионында була. Аңа кагылышлы иминлек таләпләре исәпкә алынган. “Җиңү проспекты” метро станциясе яныннан автобус-шаттллар “Казан-Экспо” га тамашачыларны бушлай йөртәчәк. Программа һәм игъланнар “Киләчәк Уеннары” сайтында биреп барыла.

Чит илләр спортчылары катнашында Татарстандагы театрларга һәм музейларга экскурсияләр оештырылачак. Тамашачыларга сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. 80 мең билетның 73 проценты сатылган инде.

“Ак Барс” командасыннан Максим Пестушко, УНИКС командасыннан Иван Лазарев “Киләчәк Уеннары” бәйгесенә ныклап әзерләнгәнлекләре һәм җиңү яуларга омтылулары турында әйттеләр.

Казанга “Киләчәк Уеннары” халыкара бәйгесенә кунаклар рәвешендә төрле илләрнең һәм россиянең спортчылары килә, алардан автографлар алу мөмкин булачак.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading