Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, инженерлык коммуникацияләрен (суүткәргеч, канализация һәм яңгыр сулары челтәрләрен) чыгару һәм яңаларын урнаштыру белән бәйле эшләр иң катлаулысы булган. Бүгенгә алар 99% ка төгәлләнгән. «Олимпиец» спорт комплексы каршындагы борылыш элмәге дә әзер диярлек. Башка объектларда (М7 магистрале ягына һәм Болотников урамы ягыннан элмәкләр) эчке эшләр башкарыла. Әзерлек якынча 65% ны тәшкил итә.
Хәрәкәт аеруча интенсив булган урыннарда эшчеләр полимер-битумлы тотрыкландыргыч материал белән вак ташлы-мастикалы асфальт-бетон сала, бу юл өслегенең хезмәт итү вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, параллель рәвештә җир кишәрлекләрен сатып алу эше гамәлгә ашырылган. «51 җир кишәрлеген сатып алырга һәм бәяләргә кирәк иде. Бүгенге көндә 31 участок сатып алынган, бәяләнгән, кешеләр акчаларын алган. Калган 20 җир кишәрлеге буенча милекчеләр белән сөйләшүләр алып барыла, әмма алар Горький шоссесы төзелешенә комачауламый», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Исегезгә төшерәбез, магистральне реконструкцияләү 2022 елда башланды. Заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ. Әлеге максатларга 27,1 млрд сум бүлеп бирелгән. Объектта һәркөнне 39 берәмлек техника һәм 161 эшче эшли. Шоссе транспорт агымын тоткарлый торган светофорларсыз, шулай ук җир өсте җәяүлеләр кичүләреннән башка булыр дип планлаштырыла.
Комментарийлар