16+

Күпфункцияле үзәккә барып йөрисе дә юк

Быел яңа “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0» барлыкка киләчәк.

Күпфункцияле үзәккә барып йөрисе дә юк

Быел яңа “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0» барлыкка киләчәк.

Быел республикада төрле сервисларны бердәм программага берләштергән “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0" мобиль кушымтасы булдырылачак. Ул "ТР Дәүләт хезмәтләре"нең ребрендингы булып тора.

2024 елда «Халык контроле»нә татарстанлылардан 97,9 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 76,1 меңнән артыгы уңай хәл ителгән.

– “Халык контроле” системасын анализлау нигезендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өчен халыкны борчыган мөрәҗәгатьләрнең категориясен билгеләү, муниципалитетларның шул мөрәҗәгатьләр белән эшләү динамикасын күзәтү һәм хокук бозуларны ачыклау өчен инструмент булдырылды, – дип хәбәр итте Татарстан дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министрының беренче урынбасары Илья Начвин матбугат очрашуында.

Быел исә республикада "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы урынына “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0" барлыкка киләчәк.  Ул үз эченә берничә системаны алачак. Шуларның берсе – торак белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен булдырылган “Локоло” сервисы. Аңа күпфатирлы йортлар, идарәче компанияләр, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре тоташтырылган. “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0"гә шулай ук яңа “Госконсьерж” хезмәте дә өстәләчәк. Аның ярдәмендә халык күпфункцияле үзәкләрдәге хезмәтләрне видеоэлемтә аша ала алачак. Ягъни күпфункцияиле үзәк хезмәткәре аша гаризаны онлайн форматта өйдә яки эштә утырган килеш кенә үзеңә уңайлы вакытта биреп булачак. Бик җайлы сервис, аннан һәр кеше кулланыр дип уйлыйм, ди Илья Начвин. “ТР дәүләт хезмәтләре 2.0" мобиль кушымтасында “Халык контроле” бүлеге дә барлыкка киләчәк. 

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп узганча, “Халык контроле” системасы, эш сыйфатын яхшырту максатыннан, һәрдаим яңартылып тора. Аерым алганда, мөрәҗәгатьләр бирү формасын модернизацияләгәннәр. Шулай ук былтыр яңа категорияләр кертелгән яки булганнары үзгәртелгән. Спикер махсус хәрби операция һәм диспансеризация белән бәйле яңа категория өстәлүен дә хәбәр итте. 

– Министрлыклар, башкарма комитетларның барысының да социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары бар. Бу шулай ук халык белән элемтә булдыру өчен бер платформа булып тора. Һәм, әйтергә кирәк, иң нәтиҗәле эш формасының берсе дә ул, – диде спикер. 
Узган ел аларда халык 121 меңнән артык мөрәҗәгать калдырган. Бу сан ел саен 20 процентка артып бара, дип ассызыклады Сәрия Сабурская. 
Мөрәҗәгатьләр саны артуны ул инфраструктура үсеше, хакимият органнарының социаль челтәрләрдәге активлыгы, социаль челтәрләрдән кулланучыларның һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләүче структураларның артуы белән бәйләп аңлата.   

“Халык контроле” систеамсында иң популяр юнәлешләр: 
«Төзекләндерү һәм инфраструктура» (41,5 мең мөрәҗәгать), «Юллар» (34,3 мең), «Торак-коммуналь хуҗалык» (8,9 мең), “Каты-көнкүреш калдыклары” (4,3 мең), «Транспорт» (2,5 мең), «Экология» (1,3 мең), «Сәүдә (1,1 мең), «Сәламәтлек саклау» (1 мең).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading