Әлфия апа әти-әниле килеш әбисе-белән бабасында, Бишбалтада үсә. Ул вакытта әнисе - танылган артист һәм композитор Сара Садыйкова белән әтисе - режиссе, артист Газиз Айдарский Мәскәүдә яшиләр. Әлфиягә 8 яшь тулганда әтисе туберкулездан үлеп китә. Шуннан соң әнисе аны үзе белән гастрольләргә йөртә башлый. Бервакыт Уфага баргач, Әлфиянең урамда бер белдерүгә күзе төшә. Ленинградтагы хореография училищесына балалар җыялар икән. Ун яшьлек кыз бинага башкаларга ияреп керә дә, үз сәләтен күрсәтә. Жюрида утырган танылган бию остасы Фәйзи Гаскәров Әлфияне шунда ук сайлап ала. Тик ана кеше генә моңа сөенми, чөнки бердәнбер баласын ерак чит җирләргә җибәрәсе килми аның. Тик кыз үзенекен итә. Ә каникулда килеп Әлфиясенең "Сказка о царе Салтане" спектаклендә Белочка партиясен караганнан соң Сара апа кызының уңышына шатланып туя алмый.
Тик яшь биючеләргә тыныч кына укып бетерергә насыйп булмый... Алар алтынчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар биреп йөргән чакта, Левитан тавышы уята кызларны... Илдә сугыш башлана. Левитанның "Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами!" дигән сүзләре сугыш тәмамланганчы бу үсмерләрнең колагында яңгырый.
Бервакыт Әлфия тулай торакта кизү торганда, таң атканчы тәрәзә төбендә китап укып утыра. Шунда иртәнге тынлыкны бозып һава тревогасы яңгырый. Ул арада балаларның барысын да бомбадан саклану убежищеларына озаталар. Укуларын тәмамларга бер ел калгач, укучыларны туган якларына кайтарып җибәрәләр. Ленинград училищесын Пермь шәһәренә эвакуациялиләр.
Сара апа кызын Казанга алып кайта. Сугыш башлангач, аны 1939 елда бүләк ителгән фатирыннан да чыгарып җибәрәләр. Карл Маркс урамында бер кечкенә бүлмәдә өчәүләп яши башлыйлар ( өченчесе - бабасы ягыннан туганнары, ул дөм сукыр апа була). Ягылмый торган бүлмәдә интегүләрне әйтеп кенә аңлатып буламы соң?
Кышын өсләренә пальто, аякларына итек киеп йоклыйлар.
- Көнгә бер стакан су эчеп яшәгән чаклар да булды, - дип искә ала ул елларны Әлфия апа.
Кыз, сугыш чорында биеп йөреп булмас, дип, 543 нче хәрби заводка үлчәүче булып эшкә урнаша. Анда 700 грамм ипи өчен өчәр сменада, тәүлегенә уникешәр сәгать эшлиләр. Транспортта йөрергә акча булмау сәбәпле, Карл Маркс урамыннан Киров районындагы Бишбалта бистәсенә кадәр трамвай юлы буйлап җәяүләп йөгерә. Ул чагында баласы булмаганнарга налог түләтеп тә теңкәләренә тияләр. Әлфиягә аны 16 яшеннән түләргә туры килә. Киемнәрен иптәш кызлары белән алыштырып кияләр.
Бервакыт үзләренә кунаклар килгәч, Сара апа кызын шикәр карточкасын биреп кибеткә җибәрә. Ә анда шикәр булмагач, шоколад ала Әлфия. Үзенең шоколад ашыйсы килсә дә, кайтканда башка кибеткә кереп аны шикәргә алыштыра.
1942 елда Әлфияне Муса Җәлил исемендәге опера театрына балет биючесе итеп эшкә чакыралар. Госпитальләргә барып концертлар куюда алар башлап йөри. Аны тамашачы да таный башлый. Репетицияләрдән соң, Бауман урамындагы балык кибетенә чабалар, кибетчеләр танып аңа әҗәткә балык биреп җибәрәләр. Әлфия аларны базарда бераз арттырып сата да, өйләренә башка азык-төлек алып кайта. Кайберләре биюче кызга талонсыз да ипи биреп кайтаралар.
Комментарийлар