16+

Мәктәп укучылары булган әти - әниләр өчен шәп яңалык

Уку елы якынлаша башлаган саен ата-аналарның күпчелеге балаларына түгәрәк һәм секцияләрне сайлый башлый.

Мәктәп укучылары булган әти - әниләр өчен шәп яңалык

Уку елы якынлаша башлаган саен ата-аналарның күпчелеге балаларына түгәрәк һәм секцияләрне сайлый башлый.

Баланың һәрьяклап үсүен, үз талантларын тормышка ашыруын телибез бит. Әмма бу дәресләрнең  бәяләре тешләргә мөмкин.
Шәп яңалык: Россиядә инде берничә ел балалар өчен өстәмә белем алуга бушлай сертификатлар бирү буенча пилот проекты эшләп килә икән. Ләкин моның турыда барлык кеше дә белеп бетерми әле. Сертификатны ничек алырга һәм аннан ничек файдаланырга мөмкин соң?

Бу сертификат ничек барлыкка килгән?
Сертификат үзенең барлыкка килүе белән «Мәгариф» илкүләм проектына һәм аның тагын «Һәр баланың уңышы» кече проектына бурычлы. Сертификат алгач, сез бала өчен секция яки түгәрәкне сайлый аласыз, ә дәүләт түлиячәк. Сертификат – номеры булган исемле документ. Сертификатлар бирә торган системаны өстәмә белем бирүне персоналаштырылган финанслау системасы дип атыйлар (ПФДО).

Бүген программада Россиянең 42 төбәге катнаша. Барлык регион-катнашучылар да ПФДО махсус порталында булырга тиеш. Калганнарын «Өстәмә белем бирүнең төбәк навигаторы» порталында эзләргә мөмкин. Монда навигатор эшләтеп җибәрүче 43 төбәктән торган исемлек бар.  Сезнең төбәктә сертификат бирелсә, секцияләрне сайлаганда, «Сертификат белән түләү» ысулын күрәчәксез. Төбәктә программа эшлиме-юкмы икәнен белү өчен тагын бер ысул – җирле администрациянең яки төбәк хөкүмәтенең рәсми сайтында мәгълүматларны карау.

Сертификатны 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр баланың ата-анасы алырга хокуклы. Шарты бер генә: бала Россия гражданины булырга тиеш. Сертификат бирүгә башка бернинди факторлар да йогынты ясамый.

Әгәр сезнең төбәктә программа әлегә эшләми икән, борчылмагыз, 2024 ел ахырына Россиянең барлык төбәкләрен дә программага кушарга җыена түрәләр.

Сертификатны ничек алырга?
Шулай итеп, әгәр сезнең төбәк ПФДО порталында исемлектә бар икән, сайтка керәбез һәм «сертификат алырга» дигән төймәгә басабыз. Теркәләбез: электрон почта адресын күрсәтәбез һәм гаризаны тутырабыз. Гаризада баланың һәм ата-ананың мәгълүматларын язарга кирәк булачак.

Төрле төбәкләрдә сертификат алу процедурасы аерыла ала.
Әгәр дә сез гаризаны навигатор сайтында шәхси кабинетта бирсәгез, (мәсәлән, сезнең төбәк ПФДО порталында юк ди) сертификат номеры барлыкка килә. Һәм сез аны шунда ук активлаштыра аласыз. Моның өчен «Сертификатны активлаштыру» төймәсенә генә басарга кирәк.
Ике сервиста да программада катнашучы һәм сезнең төбәктә эшләүче барлык өстәмә белем бирү учреждениеләре җыелган.

Сертификатны активлаштырганнан соң, сез балагызның кайда йөргәнен үзегез сайлый алачаксыз. Теләгән очракта түгәрәкләрне яки секцияне үзгәртергә мөмкин.

Сертификат ничек эшли?
Һәр регион һәм шәһәр мөстәкыйль рәвештә сертификат номиналын билгели. Сүз еш кына берничә меңнән алып ун мең сумга кадәр суммалар турында бара.

Гомумән, номиналның күләме сез сертификатны активлаштырган вакытка кадәр сер булып кала бирә. Бу сумма бер елга билгеләнә. Акчаны тотарга кирәк, чөнки киресенчә булганда, алар бетәчәк. Әмма киләсе елда баланс яңадан тулыланачак. Сертификатны бер тапкыр алырга кирәк, ул балага 18 яшь тулганчы гамәлдә булачак.

Сертификатны акчага әйләндерергә мөмкин түгел. Әгәр сезнең балагыз бер түгәрәккә дә йөрмәсә, акча кире бюджетка кайтачак.

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading