16+

Махсус хәрби операция зонасындагыларның гаиләләре игътибарсыз калмый

16 августа 2024, 10:06
91
0
0
Уку өчен 5 минут

Фәния Сабированың улы Илшат быелның май аенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.

Махсус хәрби операция зонасындагыларның гаиләләре игътибарсыз калмый

Фәния Сабированың улы Илшат быелның май аенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.

Әмма менә инде өч ай дәвамында аннан бернинди хәбәр дә юк. 34 яшьлек Кукмара егетенең кайсы частьтә икәнен дә белмиләр. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгатьләр үз нәтиҗәсен бирмәгән. Фәния ханым социаль координатор белән бергә, ярдәм сорап, “Ватанны яклаучылар фонды”ның Татарстан бүлекчәсенә килгән.

- Социаль координаторыбыз Гөлзия Хисмәтуллина улымның кайдалыгын ачыклауда зур ярдәм күрсәтә. Кайда гына мөрәҗәгать юлламадык инде. Төрле инстанцияләр белән элемтәгә керергә нәкъ менә ул булышты. Казандагы “Ватанны яклаучылар фонды”на да бергә килдек. Гөлзия миңа бүген төп терәк-таяныч булып та тора, - дип сөйләде Фәния Сабирова.

Ярдәмчеләр дә, юатучылар да
Махсус хәрби операция ветераннарына һәм хәрби хәрәкәт зонасында булганнарның гаиләләренә ярдәм итүдә социаль координаторларның роле гаять зур. Нәкъ алар бу кешеләрнең проблемаларын хәл итүне, юридик мәсьәләләрдә булышуны, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүне үз кулларына ала. Һәркайсы махсус өйрәтүләр узган, төрле ситуациядә эш итү юлларын белә.  

Бүген “Ватанны яклаучылар” фондының Татарстан филиалында 69 кеше эшли, шуларның  60ы – социаль координаторлар. Ярдәмчеләр 30 муниципаль берәмлектә бар, әмма алар булмаган районда да ветераннар, махсус хәрби операция зонасындагыларның гаиләләре игътибарсыз калмый. Якындагы районнарга беркетелгән социаль координаторлар күрше районнарда яшәүчеләрнең борчыган мәсьәләләрен контрольдә тота. Әмма инде агымдагы ел ахырына һәр районның үз координаторы булыр дип ниятләнә.

“Ватанны яклаучылар” фондының Казанда урнашкан төп офисында да бар нәрсә энәсеннән җебенә кадәр уйланылган.  Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар булдырылган, кешенең нинди мәсьәлә буенча килүен ачыклагач, кешене төп залга – кирәкле белгечкә юллыйлар. Биредә Казан буенча 9 социаль координатор ярдәм күрсәтә, шулай ук Социаль фонд һәм Республика матди ярдәм үзәге хезмәткәрләре эшли. Еш кына якын кешеләрен югалтучылар белән эшләргә туры килгәнгә, көн дә психолог һәм психиатрлар әзерлектә тора.

Һәр сишәмбе саен биредә ТР Хәрби комиссариатыннан белгеч кабул итә. Чәршәмбе көнне адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре һәм суд приставлары эш алып бара. Пәнҗешәмбе көнне Дәүләт юридик бюросының хокук яклаучысы ярдәменнән файдаланырга мөмкин.

- Бөтен белгечләргә язылу йә телефон аша, йә Дәүләт хезмәтләре порталы аша оештырыла. Шулай ук килә алмаган кешеләр өчен видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге дә бар , - ди Фондның Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Кырыгалдарлар йоклап ятмый
Узган елның 31 маенда ачылган филиал бүгенге көндә 5 меңнән артык махсус хәрби операция ветеранын һәм аларның гаиләләрен үз канаты астына алган. Бер ел эчендә фондка 18 меңнән артык кеше 28 мең сорау белән мөрәҗәгать иткән. 5128 кешегә социаль координаторлар беркетелгән. 

Фондның рәсми сайты эшли, шулай ук борчыган сорауны социаль челтәрләр аша да юлларга кирәк. Әмма фондка мөрәҗәгать иткәндә уяулыкны югалтмаска кирәк. Кеше кайгысында акча эшләргә омтылган кырыгалдарлар бу очракта да йоклап ятмый. Фейк аккаунтлары булдырып, үз хезмәтләре өчен саллы гына суммалар сораучылар бар икән. Гүзәл Удачина фондның акча сорамавын, бары тик бушлай гына эшләвен ассызыклады.  Фонд контактларын “Рәсми Татарстан” сайтларында гына эзләргә кирәклеге әйтелде.

Фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре нәрсәгә исәп тотарга хокуклы икәне турында кызыксына, тиешле түләүләрне алу буенча да сораулар күп, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгына ия булуда шулай ук ярдәм кулы сузыла. Моннан тыш, медицина, юридик һәм социаль ярдәм алу белән бәйле мәсьәләләрне дә хәл итәргә булышалар.

Тормышка яңадан яраклашу
“Ватанны яклаучылар” фондының төп бурычы хәрби хезмәттән азат ителгәннәргә тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү. Алар эш бирүчеләр тарафыннан бер сүзсез эш урыннарына кире алына, ди Гүзәл Удачина. Кирәк очракта аланың хезмәт шартларын җиңеләйтү, эш урыннарын яраклаштыру буенча чаралар күрелә. Бүгенге көндә ветераннарның 83 проценты эш урыннары белән тәэмин ителгән, калган 17 проценты эш эзләү процессында.  Ватанны яклаучыларның сәламәтлегенә дә бик ипләп карыйлар. Аларның барысы да киңәйтелгән диспансеризациягә чакырыла. Бу рәвешле гади диспансеризация кысаларында каралмаган белгечләрне дә узу мөмкинлеге бар. Әйтик, ветераннарны сурдолог тикшерә, контузия очрагында ишетү аппараты еш кына зыян күрүе мәгълүм бит. Гомумән, барлык медицина оешмаларында аларга ачык йөз һәм «яшел коридор».

 Инвалидлык алганнарга исә аеруча игътибарлы караш. Аларны социаль реабилитация чаралары белән тәэмин итәләр. Өйдән чыкмыйча да алар электрон сертификат алып, кирәкле җиһазларга заказ бирә ала. Хәтта иң заманча бионик протезлар (алар ярдәмендә кул-аякларын югалткан кешеләр хәтта спорт белән дә шөгыльләнә ала) белән дә тәэмин итәләр аларны. Каралган акчалар җитәрлек булмаган очракта, фонд җитмәгән сумманы өсти. Шулай ук кирәк очракта өй шартларын яраклаштыру буенча да эшләр башкарыла - “акыллы йорт” технологияләре урнаштырыла. Инвалидның өенә махсус комиссия килеп, нинди яраклаштырулар таләп ителүе ачыклана. Әйтик, күз карашы белән пәрдәләр ачу, утны яндырып-сүндерү, тәрәзә һәм ишек ачу-ябу мөмкинлекләре булдырыла ала. Бүгенге көндә фатирда мондый үзгәртүләрне кертүгә 31 кеше мохтаҗ дип табылган, 2 кешедә яраклаштырулар инде үткәрелгән.  

Депутатлар да читтә калмый

Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, «Ватанны яклаучылар» фонды барлыкка килгәнче, барлык мөрәҗәгатьләр һәм сораулар депутат берләшмәсе кысаларында төзелгән, махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эш төркеменә юлланган. Хәзер бу эшне алар бергә башкаралар. Депутатлар газ үткәрү, транспорт салымыннан азат итү кебек мәсьәләләрне хәл итәргә булышкан, алар инициативасы белән барлык ярдәм төрләре тупланган махсус портал булдырылган. Шулай ук махсус хәрби операциясенә киткәннәрнең хатыннары өчен исәп-хисап юнәлеше, эшмәкәрлек, юридик мәсьәләләр буенча махсус курслар да үткәрелгән. Аларда 50дән артык хатын-кыз укып чыгып, ирләренең эшләрен дәвам итәргә мөмкинлек алган. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булып кайтканнарны яңадан укыту буенча килешү төзелгән.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading