16+

“Миңа түгелдер, мәйтәм Тиздән илле тула бит инде. нинди девушка булыйм ди мин?!”

“Багучыга барма, башыңа бәла алма!” - ди безнең акыллы халык.

“Миңа түгелдер, мәйтәм Тиздән илле тула бит инде. нинди девушка булыйм ди мин?!”

“Багучыга барма, башыңа бәла алма!” - ди безнең акыллы халык.

Әмма ул багучы дигәннәре үзе каршыңа чыкса, нишләргә? Күптән түгел генә минем белән чынбарлыктан бигрәк куркыныч төшкә охшаган мондыйрак хәл булды. 
 Казанда яшәүче кодагыйларыбызда кунакта булдык. Милли ризыклар белән сыйланып сөйләшеп утырып вакытның узганын да сизмәгәнбез. Кайтырга чыкканда вакыт соң, сәгать унберенче киткән иде инде. Соңгы араларда минерал су эчәргә гадәтләндек. Кич саен йокы бүлмәсенә алып кереп куябыз. Сәламәтлеккә файдасын сизә башлагач, бүген дә алырбыз дигән идек тә ашамлык кибетләре унга кадәр генә эшли, бикләнгәннәр, безне көтмәгәннәр икән. “Инде нишлик?”- дип аптырап торганда тукталыштагы бер бутикның тәрәзәсендәге утны күреп алдык та шунда ашыктык. Бу тәүлек буе эшли торган спиртлы эчемлекләр сата торган урын икән. Шөкер, безгә кирәк минералка да бар.

Кемнең шешәләп, кемнең чәркәләп аракы алганын көтеп торып, чират җиткәч үзебезгә кирәклесен алып, ишектән чыгып киттек. Ишетәм артымнан берәү кычкыра: ”девушка!” - ди. “Миңа түгелдер, мәйтәм Тиздән илле тула бит инде. нинди девушка булыйм ди мин?!” – дип, колак яныннан гына уздырып җибәрмәкче идем башта. Ләкин эндәшү кабатлангач, туктарга булдым.”Әйе, әйе, сезгә әйтәм. Туктагыз, якынрак килегез әле!” - диде без кергәндә тәмәке тартып торган сатучы кыз. Ирем белән икәү килмәкче идек, ”Юк, үзең генә кил, ул калсын!” ди бу иремә ымлап, боерулы тавыш белән. Бераз икеләнеп тордым да янына барырга булдым. Якынлашкач, минем колагыма пышылдап диярлек. иремә төртеп күрсәтеп, “моны дүртенче көнне машинага утыртма!” - диде. Мин бу кисәк хәбәрдән катып калдым. Телемне көчкә әйләндереп: ”Бүгеннән башлапмы?” дип кенә сорый алдым. “Әйе, - диде ул һәм бүтән берни эндәшми кибетенә кереп китте. Башта нык ачуым чыкты. “Кем соң әле ул миңа алай дияргә? Каян килгән әүлия кыйпылчыгы? - дип үземне тынычландырмакчы да булдым. Ләкин төн карасын ярып әйткән сүзләре колагымда яңгырып торды. “Машинага утыртма!”

Әйтмә дисә дә иремә дә белгертми кала алмыйм бит инде. Сүз аның турында бара. Бергәләп санап караган идек. Кирәк бит иремнең ерак чит илгә командировкага китәсе көне сишәмбе килеп чыга. Туры килүен күр син. Без бит Казанда яшәмибез. Бүтән шәһәрдә. Аэропортка кадәр машинада барырга кирәк. Самолет килеп алмый бит. Теләсәң-теләмәсәң дә машинага утырырга туры киләчәк. Бармый да калып була торган түгел, ирем дәүләт кешесе. Нишләргә соң? Шуларны уйлап, тәмам йокылар качты. Ярты төннән соң гына көчкә йоклап китә алдык, анда да куркыныч төшләр күреп саташып беттек. 

Менә, кешенең тынычлыгын бозарга бер сүз, бер хәбәр җитә икән бит. Шөбһә корты күңелгә керде дә гел бимазалап кимереп тора. Әнинең авызыннан намаз укыган саен “тән тынычлыгы, җан тынычлыгы бир, Ходаем!” дигәненә элек игътибар итмәгәнмен. Җан тынычлыгы бик кирәк икән бит ул. Тәнең авыртса, берәр төймә дару кабасың да бетә, ә менә җан сызлавына нинда дәва табарга. Тамактан аш үтми. Күңел үсми. Теге сүз җанны тик бимазалап тора. “Юк, кем соң син алай күрәзә итәрлек!” дип тынычланып та булмый. Башка чакта ирем дә мондый хәлләрне ишеткәч, “әкияттә кунакта” - дия иде ә бу юлы ул да каршы дәшмәде. Туры килүе, вакыты бик сәер. 

Иң башта әнигә сөйләдем, бергә яшәгәч ул минем борчуларымны үзе сизеп алды. “Монда, кызым, дога гына булышыр. Аллаһтан узып бер эш тә эшләнми!” - диде мине, юатып һәм намазлыгын җәеп укый да башлады. “Менә яклаучыбыз-саклаучыбыз бар икән бит!” – дип, сөенеп мин дә мәчеткә таба киттем. Чарасыз калганда барыр бердәнбер урын ул Хәер салдым. Махсус дәфтәргә вафат булган әтием, әбием башка туганнарның исемен яздым, аннары ирем юлларда исән-сау йөрсен өчен дип тә өстәдем.Соңгы юлларны язганда күзләремне яшь пәрдәсе каплады. Адәм баласы алда үзен ни көткәнен белми бит. Бер караганда белмәве әйбәт инде. “Күрәсен күрми гүргә дә керми” - диләр. Бәла-казаларыннан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын инде, - дип чыгып киттем. Бу көннәрдә эштә дә гамем булмады, моны хезмәттәшләрем дә сизделәр. Кайберләренә борчуым хакында әйттем дә. Эндәшмәделәр, ни актан ни карадан бер сүз дәшмәделәр. Мондый чакта ни дисеннәр инде. Аптыраулары гына йөзләренә чыккан иде. 

Ә вакыт аяусыз. Секундлар минутларны, минутлар сәгатьләрне куа гына. Теге сатучы әйткән көн дә килеп җитә бит инде, бүген генә төн чыгасы да, иртәгә китәсе. “Әйткән-кисәткән килеш, белә торып ничек машинага утыртып озатырмын?” – дип, бик борчылдым. Шулчак телефоным шалтырады. Ирем! Тавышындагы сөенечне тоемлап аптырап калдым башта. Сөенерлек хәл юк иде бит әле монда, көенерлеге генә җанны өтәли. Җире-күге белән шатланырга сәбәбе бар икән шул, иртәгә буласы командировкасын бер атнага кичектергәннәр. Димәк, сишәмбе, теге дүрт көннән соң машинага утырмый, беркая да бармый. өйдә генә булачак. 

Менә бездә шундый хәлләр. Әнинең догаларымы, әллә мәчеткә биргән сәдакаларыммы ирем барасы озын юлга киртә булып яттылар микән? Ни дә булса булган инде, бер ай элек үк барасы билгеле командировка иде бит ул. Бу көннәрдә генә, әле тиз генә бармасын белгәч, өстемнән таулар төшкәндәй булды. Күзләрем ачылып, дөньям яктырып китте. Бер сүзнең үтерергә дә, терелтергә дә мөмкин икәнен шунда бөтен тирәнлеге белән аңладым. Иң кыен чакта Аллаһтан башка ярдәмчебез юк икәненә дә төшендем. Үземнең яттан белгән догаларым аз булганга да эчем пошты. Әни исән чакта күбрәк өйрәнеп калырга кирәк әле дигән карарга да килдем. Әнием ярата торган тәмле кәнфитләр алып кайтып, каймакка гына туглаган коймак пешереп бергәләп чәй эчтек. Җаның тыныч булганда яшәү шундый рәхәт, дөнья матур икән бит!

Бераз тынычлангач, абыйга сөйләдем. Дөньяда күпне күргән, күпне белгән абыйның әлләни исе китмәде. Аракы кибете янында күргәч, сиңа яхшылык теләргә җыенган кеше булмагандыр инде ул. Кайбер кешенең ихласлыгы “гади биш тиен” булуы, алданырга әзер торуы йөзенә чыга бит ул. Синдә дә шундыйны күргәндер ул. Сораулар бирер, һәр җавабын сатып алыр дигән булгандыр да аннары кире уйлагандыр”, - диде.

Бер карасаң, абыйның сүзләрендә дә хаклык бар кебек. Кырыгалдарлар артык күбәйде бит тирә-ягыбызда. Эшләмичә генә рәхәт яшәргә теләүче сорыкортлар басты дөньябызны. Алдыңны-артыңны карап яши торган заман. 

Очраклы хәл булмый диләр бит. Яши-яши үзең дә моңа ныграк инанасың. Димәк, төнлә артымнан куып тотып, шушы сүзләрне ишетү язган икән миңа, бу да юкка гына түгел инде. “Менә җитәм, менә тотам дип  тормышны әйдәләп куганда, ал-ял белми баш күтәреп чапканда бер тукталып уйландырыр өчен кирәк булгандыр бу хәл дим мин хәзер. 

Исем-фамилиямне куймыйм, ләкин язмыйча да кала алмадым. Башкалар да гыйбрәт алсын, дидем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading