16+

МХОдә һәлак булган егетне 2023 елның 20 ноябрендә үлгән дип язганнар...

Җиңү көне илебездә иң зур бәйрәмнәрдән санала. Аны бар халык көтеп ала, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашмаган, әлеге афәт кагылмаган гаилә юктыр ул. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын, туган җиренең тынычлыгы өчен кылынган гамәлләрен хәтерлибез, киләсе буынга тапшырырга телибез. Әмма бу изге эшләр кайбер төгәлсезлекләр һәм җитешсезлекләр аркасында югалып кала кебек.

МХОдә һәлак булган егетне 2023 елның 20 ноябрендә үлгән дип язганнар...

Җиңү көне илебездә иң зур бәйрәмнәрдән санала. Аны бар халык көтеп ала, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашмаган, әлеге афәт кагылмаган гаилә юктыр ул. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын, туган җиренең тынычлыгы өчен кылынган гамәлләрен хәтерлибез, киләсе буынга тапшырырга телибез. Әмма бу изге эшләр кайбер төгәлсезлекләр һәм җитешсезлекләр аркасында югалып кала кебек.

Әнә быел Әлки районында Җиңү көнендә дә зур ялгышлык эшләп куйганнар. Җирле чатларда халык котырына, хакимиятне битәрли, кешеләрне тыңламауда гаепли. Базарлы Матак авылындагы хәрби дан аллеясында махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга һәйкәл ачканнар. Бер яктан караганда, бик матур күренеш, әмма, Виктор Черномырдин әйтмешли, яхшы булуын теләгән идек, гадәттәгечә килеп чыкты. Халык әйтүенчә, һәйкәлдәге Җиңүнең символы булган бишьяклы Кремль йолдызының формасы дөрес түгел, чөнки аның контуры горизонталь булырга тиеш. Базарлы Матакта аны кәкре итеп ясаганнар. Әле монысы бер, махсус операциядә катнашучы сугышчыларның даталары буталган. Һәлак булган даталары. Бу хакта хәтта сөйләгәндә күңел тыныч тора алмый, котырына.

—   Ике солдатның һәлак булган көне дөрес язылмаган. Ә берсен бөтенләй 2023 елның 20 ноябрендә үлгән дип язганнар, әле бу көн килеп тә җитмәде бит. Әлеге эшне берәрсе карап торганмы икән соң? Йолдызын да кешечә ясый алмаганнар. Бу сугышчыларның хәтерен, Җиңү символын мыскыл итү түгелме? Мондый наданлыкка юл куйганнар тиешле җәзасын алыр дип өметләнәбез, — дип яза халык социаль челтәрләрдә.

Шунысын да әйтергә кирәк, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларга һәйкәл куюга күп кеше каршы булган икән. Халык фикеренчә, бәрелеш әле бара, шуңа күрә бүген аңа багышлап обелиск ясау вазгыятькә туры килми. Бу хакта район хакимиятенә дә берничә мәртәбә әйткәннәр, анда уйлап бетербез дигәннәр дә, 9 майда ачып та куйганнар. Берәүне дә тыңламаганнар булып чыга бит инде. Әлеге обелискта тумышы белән Әлки районыннан булган махсус хәрби операциядән исән кайтмаган 7 хәрбинең исеме язылган – Дмитрий Чуманов, Иван Дулатов, Владимир Толстов, Илдар Кәримов, Владислав Волков, Иван Арнаков, Дмитрий Матюшкин. Иң кызыгы шунда, Базарлы Матакта МХОдәге солдатларны хөрмәтләп ачылган әлеге һәйкәлне Татарстанда иң беренчеләрдән булып эшләнгән, диләр. Әле мондый күренешнең башка шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр өчен үрнәк булсын кебек шигарьләр дә әйткәннәр 9 май тантанасында. Нишләптер, “коймагыгыз” төерле килеп чыккан бит диясе килә. Шушындый хаталы, төгәлсезлеге ярылып торган гамәлне башка җирдә бер дә күрәсе килми бит әле.

Обелиск ачылышы вакытында Әлки районы башлыгы Александр Никошин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 80 егет өлешчә мобилизация, 59ы контракт буенча хезмәт итә дип белдергән. Алар белән горурлануын, исән-имин өйләренә әйләнеп кайтачакларына ышануы хакында да әйткән.

—   Әлеге символ безнең халык күңеленә иң якын булган нәрсәне – илебез сагында торган данлыклы сугышчыларыбызның батырларча хәтерен киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итәр. Егетләребезнең исеме алтын хәрефләр белән районыбыз кулъязмасына кертелде, — дигән обелиск ачылышы тантанасында Никошин.

Район җитәкчелегенә шалтыратып, нишләргә җыенулары турында белешмәкче идем, берсе дә телефоннарын алмады. Шулай тыныч кына әлеге хәлне уздырып җибәрмәкчеләр, ахры. Тәвә кошы сыман башларын комга тыктылар болар. Базарлы Матактагы район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов исә Ульяновсктагы шушы обелискка язу төшерүчеләрне гаепли, янәсе, алар бутаганнар. Әллә кайдагы подрядчылар Әлки районындагы хәрбиләрне белмиләр инде, нинди мәгълүмат биргәннәр, шуның белән эшләгәннәр. Шунысы да сәер, обелискны куяр алдыннан аны тикшереп тә тормаганнар. Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигән әйтемне Базарлы Матакта белмиләр икән. Тагын да күңелне тырный торган нәрсә бар бит әле. Баксаң, әлеге һәйкәлне ясарга район хакимияте бер тиен дә акча бирмәгән, аны җирле төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хисабына эшләткәннәр. Ә түрәләр аның ачылышына килеп, матур фотоларга төшеп китәргә, кайнар сүзләр әйтергә булдырганнар.

Ярар, шундый хәл килеп чыккан инде, нишлисең. Нәрсә эшләргә уйлыйлар соң? Шушы көннәрдә мемориалдагы төгәлсезлекләрне бетерергә вәгъдә итәләр. Тик монысында Ульяновскка дөрес кәгазъ җибәрегез инде.
Фото: https://vk.com/id710668433

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading