Адәм баласы бигрәк кызык. Башта кайчан кыш җитәр, кайчан кар явар дип көтә.
Скопировать ссылку
Адәм баласы бигрәк кызык. Башта кайчан кыш җитәр, кайчан кар явар дип көтә.
Яңа ел үтүгә сабырсызлана-сабырсызлана гыйнвар аен уздырып җибәрәбез. Февральгә чыккач, тиз генә яз җитәр кебек. Әнә кояш бер көн елмайган иде, безгә яз ишек шакыган кебек үк булды. Чыннан да зәһәр җилләр, туры төшкән кояш нурлары тау-тау өелгән карларны бик тиз эретеп ташлар кебек. Авылга кайтсаң да, шәһәрдә дә карны кая куярга белми аптырыйсың. Юллар да тараеп калган. Элегрәк күперләр булмаган чакта юл өзеге җиткәнче дип сөйләшәләр иде. Хәзер бу сүзне оныта яздык. Безнең як авылларда гомер-гомергә күпер булды. Ә менә ике авыл уртасында баштарак күпер юк иде. Аны әле 1990 еллар башында гына салдылар. Менә шуннан чыгар өчен я бер авылның, я икенче авылның уртасыннан ук әйләнергә кирәк. Әйләнгәндә карлы тау итәгеннән үк менеп кайтырга туры килә. Күперләр төзү, юлларга асфальт салу халыкны юл газабыннан коткарды. Шуңа да нинди генә һава торышы булуына карамастан без юл өзеген сизмибез дә. Быел исә урыны-урыны белән юл өзеге дә, кар-су киткәнче җитәрлек мәшәкате дә булыр кебек.
...Көтелмәгән карлы кышның үз рәхәтлеге бар шул аның. Тик романтикага бирелеп утырырлык вакыт аз калып бара. Күпләр инде бүгеннән үк өйне су басмасмы икән, каралты-кура су астында калмасмы дип кайгыра. Әнә республикада идән астына су керә башлаган авыллар турында хәбәрләр дә ишетелә башлады. Гадәттә, балачакта зур-зур канаулар яра идек. Терлек абзарлары, утын сарайларын, өйнең арткы ягындагы карларны арчып зур канау казып куя торган идек. Соңгы вакытта бераз онытып та җибәрдек бугай кышкы мәшәкатьләрне.
Кыш дигәннән бәкедән су ташыган чаклар һич онытырлык түгел. Безнең өйдә гомергә кое булды, суга тилмереп яшәмәдек. Бер елны шулай да су моторы янып, терлекләргә су буеннан ташып эчерертергә туры килде. Ул чакта да шул көртләр, шул ук карлы юллар булган. Чиләкләр, суга барганда бидоннар бозланып катып бетә иде. Әле мәктәптән кайткач, утын кертү, су ташу кебек эшләр көтеп тора безне. Чәйгә суны чишмәдән алып кайтыш иде бит. Әле дәрес тә хәзерләргә, бозда шуарга да, чана-чаңгыда чыгарга да өлгергәнбез. Балачакның шул еллардагы кышкы-язгы мәшәкатьләре күз алдына килеп китте. Безнең өй тау ягында урнашкан булганга, идән астына су керү борчуларыннан интекмәдек. Шулай да авылда кемнәрдеңдер бәрәңге базына су кергән еллар да булды. Алар да соңрак базларны тау ягына күчерделәр.
Шулай да матур язлар килер, кар сулары халыкны борчымыйча гына китәр дигән өмет зур. Әнә күпне күргән олылар да инде үзләренчә фараз кыла. Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан Миңнехан абый Сираҗиев: “Мондый кар күп еллар булды инде”, – ди.
– Кар көпшәк, җирдә дым аз. Карның яртысы җиргә сеңеп бетәчәк. Яртысын кояш алачак. Җирне казып карадым, туң юк, көрәк белән казый торган, – дип сөйли ул. Миңнехан абый әле умарта кортлары белән дә мәш килә торган кеше булып чыкты. – Кортларга кар астында салкын түгел. Климат бик нык үзгәрде. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, хәзер кортларны аерым обшарникка кертү кирәкми. Узган елда мартның 11 дә кортларым очты минем. Кояшлы көндә очып, бушанып керделәр. Салкыннардан саклар өчен беренче кар белән күмәм аларны. Артык кар күмеп китсә, һава керсенгә бераз ачып чыгарга кирәк. Аннан соң яхшы җылы көннәрдә, алгы якларын ачып, очыртып кертәм инде. Әле ачмыйбыз. Иртәрәк, шулай да карарга кирәк.
...Сизәсезме, һәркем язга таба ашыга. Кар астында тормыш җанлана башлады. Язга да күп калмый инде. Күңел дигәнең язны көтә. Акты китте кар сулары, кайда икән минем йөрәк ярсулары...
Комментарийлар