Гонорар мәсьәләсе язучыларның көн кадагыннан төшкән дә юк. Рафис Корбан әйтүенчә, хәзер теләсә кем теләсә кайда китап чыгарып, үзен мин шигырь, дип таныта.
- Язучылар берлегендә торганнарга профессионал итеп карап, гонорарны хезмәт хакы итеп түләргә кирәк. 1989 елда 32 битлек китабым өчен өч мең тәңкә гонорар алдым. Аның хәтле акчаны күргән юк хәзер. Язучы ел буе китап язып һәм берәр эшкуар ике минутта килешү төзеп, шул ук акчаны кесәсенә салып куя. Һавадан акча эшләүчеләр күп, менә алар профессионал булып санала, - диде Рафис Корбан.
"Әдәбиятны кысалар"
Халык китапларын иң күп укый торган язучыларның берсе Мәдинә Маликова да Мәскәүдәгеләрнең тәкъдимен биш куллап хуплый. Әмма акчаны кайчан тоттырырлар дип хыялланып йөрми, хыял күгеннән җиргә төшеп, үзе акча эшли.
- Татарстан китап нәшриятына гына салынып тормыйм. Берничә ел элек "Арыш тәме" китабым өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчендә сатылып бетте. Ул миңа, әлбәттә, табыш китерде, бер өлешенә әсәрне кабат чыгардым. Бөтен кеше Совет чорында тормыш әйбәтрәк булды, дип әйтә торгандыр, әмма гел алай шома гына түгел иде. Ул вакытта күп нәрсә кешеләргә бәйле, иҗат кешесенә күп шартлар куела иде. Олыгайган көнемдә булса да миңа бәхетле чор туры килде, китапларны язам, аларны беркемнән рөхсәт сорамыйча, чират көтмичә шәхси нәшриятларда чыгару мөмкинлегем бар. Башыңны иеп йөрергә кирәкми, фәкать китабыңның укучыга кирәк булуы гына кирәк - диде Мәдинә Маликова.
Кызганыч, язучы Әдәбият елын берничек тә сизми, киресенчә, артка китеш сизелә, ди. Әйтик, былтыр гонорарларны бик каты кискәннәр, быел китапханәләрдә кыскартулар бара, китап алырга акча бирелми. Берничә ел элек Мәдинә Маликованың китапларын күпчелек китапханәләр бик теләп алса, узган ел икесе генә - Яшел Үзән белән Арчаныкы гына алган.
- Әдәбиятны кысу бара. Китапханәчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнми, мин алар белән элемтәдә торам бит. Әдәбият елына бернинди өметем юк! Китап чыгарырга мөмкинлегем дә бар, әмма ул сатылмас, дигән курку яши. Шуңа да яңа әсәремне язарга да бик рухланып тормыйм. Халыкның матди хәле начарлангач, алар да китап алмый башлар. Иң элек ашау ягын кайгыртырга, балаларны киендерергә кирәк, нужа баскач, күңел ягын кайгырту чигенә, - диде Мәдинә Маликова.
Язучының һөнәри статуска ия булып, хезмәт хакы алу ихтималы шагыйрә Луиза Янсуарда күп сорау тудырды. Билгеле, һөнәр буларак статусы булса, язучының дәрәҗәсе дә үсәр иде, ди ул. Бүген каләм әһелләре, гонорарга гына яши алмыйча, газета-журнал редакцияләрендә эшләргә мәҗбүр.
- Чит илдә язучының статусы сатып алынган китаплары һәм халык арасындагы дәрәҗәсе белән генә билгеләнә. Бүген социаль челтәрләрдә кайсы гына битне ачма, һәркем язучы-шагыйрь. Бу очракта статус билгеләү Язучылар берлеге аша эшләнерме икән? Муса Җәлил сугышка китәр алдыннан, берлектә 35 язучы булган, шуның 25е фронтка киткән. Әгәр 35 язучы чынлап торып каләм әһеле булса, идеянең ни рәвешле тормышка ашырылуы күз алдына килә. Шул ук вакытта хәзер берлеккә кермәгән каләм әһелләре арасында да югары дәрәҗәдәгеләре бар. Алары белән нишләрләр? - дип сораулар чолганышында калды Луиза Янсуар.
Шагыйрә Әдәбият елында китап укуның яңа формалары барлыкка килүне тели. Хәзер күпләр китапның аудио вариантын тыңлый. "Калеб" яңа буын җыены шул юнәлештә эш башлап, язучыларның архивларда сакланып калган интервьюларын барлап, тапшыру әзерләргә ниятли.
Бездә 50 яшенә килеп җиткәнче, язучыларны кадерли белмиләр. Каләм әһеле конвейер түгел, ул бер-ике ел язып, юкка чыгарга да мөмкин. Язучыны актив эшләп торган чагында күреп, продукциясен күтәреп ала белергә кирәк, - диде Луиза Янсуар.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары нинди китап укый?
Илдус Касыймов (Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты):
- Китап укыйм, әмма татарчасын әзрәк шул. Яраткан шагыйрем - Габдулла Тукай, аның "Киңәш" шигыреннән "Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул" дигән өзеге өстәлемдә тора. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"ен берничә мәртәбә укып чыктым. Китапларны, гадәттә, үзем эзләп табып укырга яратам.
Илсөя Мезикова (Социаль сәясәт комитеты):
- Соңгы вакытта үзебезнең институт галимнәре язган (Илсөя Мезикова Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиал директоры) берничә монографияне укыдым. Түбән Кама шәһәре хакимиятендә эшләгәндә, Илһам Шакиров миңа үзе турында 2005 елда чыккан китабын бүләк иткән иде, хәзер кабат шуны укыйм. Шәхсән белгән, аралашкан, сөйләшкән әдипләрнең - Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин әсәрләрен укырга яратам. Разил Вәлиев туган көндә дә, 8 мартта да шигырь белән генә котлый.
Таһир Һадиев (Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты):
- Укырга мин бик яратам. Белгечлегем буенча яңа фәнни китаплар да зур кызыксыну уята. Хәниф Кәримовның "Һәвәскәр умартачылык" китабын укып чыктым. Әдәби китапларга килгәндә, соңгы арада Рабит Батулланың мәрхүм шәхесләр турында истәлекләре тупланган "Урыннары җәннәттә булсын" китабын укыйм. Уйландыра торган китап. Ашыкмыйча, анализлап, аеруча мөһим фикерләрнең астына сызып укып барам.
Фото info.tatcenter.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар