16+

Ни өчен чекны кассадан ерак китмичә тикшерергә?

Сез дә кибеттән берәр әйбер сатып алгач, касса янында чекларны тикшермисезме?

Ни өчен чекны кассадан ерак китмичә тикшерергә?

Сез дә кибеттән берәр әйбер сатып алгач, касса янында чекларны тикшермисезме?

Нәрсәгә вакыт әрәм итеп торырга дисезмени? Ни өчен чекны кассадан ерак китмичә тикшерергә һәм анда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен карап үтик әле.

Сатып алынмаган, әмма түләнгән товар
Сезнең касса чегына сатып алмаган товарны кертәләр. Гадәттә, мондый билгесез товар зур чекларга, мәсәлән, бер атнага азык-төлек сатып алганда языла. Әйтик, ике кап сөт аласыз, ә кассада аны өч итеп саныйлар. Берничә шундый позиция очраса, хәйран гына сумма җыела. Ярый ла, өйгә кайткач та чекны тикшереп чыксагыз. Бу очрактан чыгу юлы бар, әлбәттә.

Сез кибеткә килеп, видеокамералар язмасын карап, үзегезне аклый аласыз. Ләкин моның өчен күпме көч һәм вакыт сарыф ителә. Ә бит хәтта озын чекны да урында гына тикшереп, вакыт һәм акча югалтудан котылып була.

Бәяләр һәм акцияләр
Челтәрле кибетләр өчен хас булган классик ситуация: акция тәмамланган, ләкин бәяне алыштырырга өлгермәгәннәр. 
 «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 10 маддәсендә: «Җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында кирәкле мәгълүматны вакытында тапшырырга тиеш». Сумнардагы товар бәясе бу мәгълүматның аерылгысыз өлеше булып тора.  

Гражданнар кодексында оферта, документлаштырылган тәкъдим төшенчәсе язылган. Кибетләрдә бәя ачык оферта булып тора, һәм сатучы товарны нәкъ менә күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш.

Сатучылар һәрвакытта да бу кагыйдәләрне үтәргә теләми. Ләкин сезнең сайлау мөмкинлеге бар: товарны күрсәтелгән бәясе белән сатып алырга яки товардан баш тартырга. Кибеттә күрсәтелгәннән дә кыйммәтрәк сатып алырга тиеш түгелсез.

Пакет бармы? 
Табигатьтә микропластика проблемасы кискен тора: әйләнә-тирә мохитне пычратуның 70% тан артыгы аның аркасында килеп чыга. Аңлы сатып алучылар пакетларны күп тапкыр кулланыла торган тукыма сумкалар белән алыштыра. Ә кемгәдер кассадагы пакет өчен алты-җиде сум акча бирү кызганыч. Аеруча әгәр сатып алынган әйбер аз булса һәм кибеттән ерак тормасагыз.

Әмма сез пакеттан баш тартсагыз да, аның өчен түләмәвегез факт түгел. Еш кына чекта пакет сүзе барлыкка килә ала. Кассир яисә очраклы (автомат) рәвештә баса, яисә моны, сатып алучының игътибарсызлыгына өмет итеп,  махсус эшли. Бу еш очрый торган хәл, игътибарлы булыгыз.

Кибеттән бонуслар
Сатып алынган товарлар өчен бонуслар бирелсә, бу үзенә күрә күңелле, кызыктыргыч акция. Хәтта ниндидер гап-гади нәрсә бирсәләр дә. Әгәр дә берәр файдалы әйбер бирәләр икән, аны алмау бәлки кызганыч та була аладыр. Аларны балалар аеруча көтеп ала. Хәтта коллекция итеп тә җыялар. Зурларга, мәсәлән, бер гипермаркет язга таба күчкәндә орлыклар бирә иде. Һәм алар чынлап та үсеп чыктылар. Нишләп мондый бонустан файдаланмаска. 

Чекның аскы өлешендә сез сарыф ителгән суммага күпме бонус әйбер бирелергә тиешлеге күрсәтелә. Ә аларны кайвакыт бирмәскә дә мөмкиннәр. Еш кына моның турында кассирның исенә төшереп торырга туры килә.  Әгәр бу әйбер сезнең өчен мөһим икән, чекны тикшерегез. 

Җентекләп тикшерегез
Әгәр дә сез бер минутны сарыф итеп, чек тикшерү вакчыллык дип саныйсыз һәм «ниндидер тиеннәр аркасында оятка калып» бәяләрдәге аерманы кире кайтартмыйсыз икән – сез үз-үзегезне алдыйсыз. Игътибарсызлык – байлык һәм уңыш билгесе түгел.

Киресенчә. Нәкъ менә түбән керемле кешеләр өчен тиеннәрне санамау хас дип белдерәләр белгечләр. Бай кешеләр үзләренең намуслы хезмәт белән тапкан акчасын алай таратмый. Барлык төр сатып алуларны алар  максималь файда белән башкарырга тырышалар. Шуңа күрә алар бай да.

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading