16+

“Әнидән үзебезгә аяклар сорадык”

Исән калган сиам игезәге Гита Резаханова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Нәкъ 20 ел элек, 2003 елның 26 мартында, уникаль операция уза: Мәскәү табиблары сиам игезәкләре Зита һәм Гита Резахановаларны икегә аера. Зита җиде ел элек вафат булган, ә Гитага бүген дә тормыш өчен көрәшергә туры килә.

“Әнидән үзебезгә аяклар сорадык”

Исән калган сиам игезәге Гита Резаханова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Нәкъ 20 ел элек, 2003 елның 26 мартында, уникаль операция уза: Мәскәү табиблары сиам игезәкләре Зита һәм Гита Резахановаларны икегә аера. Зита җиде ел элек вафат булган, ә Гитага бүген дә тормыш өчен көрәшергә туры килә.

Берсе – уң аягы, икенчесе сулы белән идарә итә 
Сиам игезәкләре 1991 елның 19 октябрендә Кыргызстанның Западное авылында дөньяга килә. Кызларның икесенә бер эчәклек, сидек куыгы, бер аналык һәм өч аяк була. Аларга кадәр әниләре Зумрият Резаханова ике сәламәт бала тудыра. Игезәкләре дөньяга килгәч, тәмам өметсезлеккә бирелә. Күңеленнән коточкыч сүзләр дә әйтә әле ул: янәсе, бу коточкыч хәлне күрмәс өчен сукыр калуың яхшырак. Кызларны, һинд фильмы геройлары хөрмәтенә, Зита һәм Гита дип атыйлар. ЗАГСта туу турында бер генә таныклык бирергә телиләр, әмма соңрак икәү булулары белән килешеп, икесенә дә бирәләр.

Игезәкләр баштарак үзләренең кушылып үсүләрен гадәти әйбер дип кабул иткән. Берсе уң аягы белән идарә итә, икенчесе – сулы белән, ә өченче аякны, башка балаларны куркытмас өчен, яшереп каплап куйганнар. 

Зумрият үсеп җиткән кызларын аеру артыннан йөри башлый һәм шуңа ирешә дә. Уникаль операция Н.Ф.Филатов исемендәге 13нче Мәскәү балалар шәһәр клиник хастаханәсендә уза. Операциядән соң игезәкләрнең һәркайсына берәр аяк кала. Сидек куыгы белән аналыкны алып аталар, юан эчәклекне бүләләр. Өченче кимчелекле аякны кисеп алып, аның тиресен игезәкләрнең аерылган урыннарына тегеп куялар. Корсакка, эшкәртелгән ризыкны җыеп бару өчен, көпшә чыгарып калдыралар.

Кызлар аерым да яши ала башлый, ләкин медицина ярдәменнән башка булмый. Гита тумыштан бирле ныграк һәм чыдамрак була. Зита апасы белән бер тәндә 11 елдан артык, һәм тагын 13 еллап аерым яши. 2015 елда, 24 яшендә Зита вафат була.

– Зита үлгәннән соң миңа бик авыр булды, яшисем килмәде, – дип сөйли Гита. – Ул чакта көзгедәге чагылышыма гомумән карый алмадым, чөнки анда сеңлемне күрдем. Төннәрен рәтләп йокламадым. Аның үлеме, газаплануы төшемә керә иде. Күптән түгел ул тагын төшемә керде. Мине каберенә алып барды да: «Әнине тынычландыр, еламасын», – диде. Мин аңардан: «Син җәннәттәме?» – дип сорыйм. Ул: «Әйе-әйе, мин оҗмахта. Без анда ашыйбыз, шулай ук укыйбыз да. Миңа салкын түгел, җылы”, – ди. 

“Башына кирпеч төшкән кебек тоелды”
Бүген Гита шул ук Западное авылында яши. Ул – теология факультетының өченче курс студенты. Кыргызстандагы ислам университетында укый. Дөрес, дистанцион рәвештә. Чөнки теләсә кайсы вакытта аңа медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин.

– Сезнең җитди авыруыгыз ачыкланды, дип яздылар... 
– Минем эчәк рагы. Табиблар диагнозны 2019 елда куйдылар. Шул вакытта башыма кирпеч килеп төшкән кебек булды. Елыйсым килде. Әмма тыелып калдым һәм докторга гарәпчә: “Аллаһы Тәгалә бу авыруны биргән икән, димәк, савыгуны да бирер”, – дидем. Авыру белән көрәшә алуыма әниемә рәхмәтлемен. Аңа карыйм да үрнәк алам.

Хәзер Гита ремиссия стадиясендә. Корсак куышлыгының 50 процентын алып торган зур шешен кисеп алганнар. Узган ел ахырында әнисе Төркия президенты Реджеп Тайип Эрдоганга хат язып, Истанбул клиникасында квота бирдерүгә ирешә. Кызында ике яңа шеш ачыкланган. Әлегә шешләр бик кечкенә, һәм аларның ни дәрәҗәдә куркыныч янавын белеп булмый. Хәзер гаилә тикшеренүгә кая барырга дигән уйда – яңадан Төркиягәме, әллә Мәскәүгәме? Чөнки Мәскәүдә табиблар Гитаны яхшы белә. Һәм аралашуда да киртәләр юк.

Бертуганнардан көнләштек 
– Күп кенә кызлар гаилә, балалар турында хыяллана... 
– Язмышым белән килештем инде. Димәк, минем миссия башка. Элек Зита белән апаларыбыздан көнләшә идек. Бигрәк тә апабыз балага узгач. Хәтта аның эченә сугып, безнең дә бала табасы килә, дия идек. Ә әнинең аякларына култык таягы белән сугып, аяклар сорадык. Апаларыбызның матур киенүләрен күреп, шулай киенәсе килде... Әмма хәзер миңа 31 яшь, һәм мин башкалардан көнләшмичә, алар өчен сөенергә өйрәндем.

– Акча эшли аласызмы?
– Көллияттә эшлим: миңа динне өйрәнү буенча бер төркем бирделәр. Өстәвенә, гарәп телен укытам – сөйләм телен һәм Коръәнне дөрес уку. Мәдрәсәдә дә укытам. Әле үзем дә гарәпчәне камилләшү өчен өстәмә курсларга язылдым. Көнем бик тыгыз: үзем дә өйрәнәм, кызларны да укытам. Шуннан юаныч табам. 
– Акчаң тормыш алып барырга җитәме?
– Юлга җитми. Мәсәлән, Мәскәүгә яки Төркиягә тикшеренергә барырга. Миңа бер эш урынында аена сумнарга күчергәндә 5 мең сум бирәләр. Бу акчага яшәп булмый. Миңа һәрвакыт дарулар кирәк... Әмма язмышымны күзәтеп торучы һәм финанс ярдәме күрсәтүче битараф булмаган кешеләр бар. Барысы да Аллаһ ярдәме белән...

Сәламәт икәнсез, димәк сез бай һәм бәхетле
– Гомеренең һәр мизгелен бәяләп бетермәгән кешеләрне аңламыйм, – ди Гита Резаханова. – Менә минем температурам юк икән, бернәрсә дә авыртмый икән – бу чын бәхет! Һәм алга таба яшисе, көрәшәсе килә. Ләкин моны тоярга кирәк. Кешеләр миңа: «Сезгә карагач, зарланырга да оят. Безнең борчылуларның бөтенләй дә проблема түгеллеген аңлыйбыз», – диләр. Димәк, минем тормыш үрнәге кемгәдер авыр депрессиядән чыгарга ярдәм итә ала. Мин барысына да: «Үзегезгә карагыз: сез сәламәт, димәк, иң бай һәм иң бәхетле кешесез», – дим.

Зумрият хәзер башкаларга ярдәм итә
– 26 март – кызларымның икенче туган көне кебек, – дип сүзгә кушыла игезәкләрнең әнисе Зумрият Резаханова. – Бу көнне күп еллар бәйрәм иттек. Тик бер ел элек ирем, кызларның әтисе үлде. Авыр югалту, әлегәчә аңга килә алмыйбыз.
Эш белән генә юанам. Зитаны югалтканнан соң, инвалид балалар өчен үзәк ачтым. Минем хәлдә калган әниләргә ярдәм итәргә телим. Ә ирем үлгәч, икеләтә көч белән эшли башладым. Мобиль кушымта ачып, авыру балаларга операция өчен акча җыябыз. Шулай ук “Изге җомга” төркемен булдырдым. Акча җыеп, азык-төлек сатып алабыз. Чыңгыз Айтматов исемендәге медальгә һәм «Хирургия һәм трансплантология фәнни-тикшеренү институтының мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булдым – безнең тарафтан түләнгән операцияләр өчен.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
“Комсомольская правда”.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading