Быел беренче тапкыр, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен, Татарстан Президенты премиясе булдырылды. Шушы көннәрдә премия ияләренә тапшырылды. Аларның берсе - Татарстан халыклары Ассамблеясе.
Татарстан халыклары Ассамблеясе − гражданлык җәмгыятенең иң төп оешмаларының берсе, һәм ул республика тормышында мөһим урын алып тора. Ассамблея милли миграция сәясәтен, этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуда көндәлек рәвештә зур эш алып бара. Бүген Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. 35 милләт үзенең милли-мәдәни оешмалары белән Татарстан халыклары Ассамблеясе составында тора. Алар арасында, элеккеге СССР халыкларыннан кала, гарәпләр, әфганнар, ассириялеләр, вьетнамлылар, греклар, еврейлар, төрекләр, немецлар һәм башкалар бар. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Николай Владимиров сүзләренчә, Президент премиясе һич көтмәгәндә эзләп тапкан аларны.
- Без премия өчен эшләмибез, төп эшебез дә шул - хөкүмәтебез ярдәме аша республикада яшәүче барлык халыкларга үзләренең традицияләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуда шартлар тудыру. Әлбәттә, бу хәбәргә чиксез куандык, чөнки бу безнең эшебезгә бәя, - ди ул.
- Николай Михайлович, татарларда «Кырык мирнең көен көйләгәнче, бер арбаның чөен чөйләвең артык» дигән мәкаль бар. 173 милләт вәкиленең җаена тору җиңелләрдән түгелдер, шулаймы?
- Әлеге эш республикада күптән - беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев җитәкчелек иткән вакыттан ук килә. Ассамблея оешканда, бездә тугыз милли-мәдәни оешма гына бар иде, бүгенге көндә алар 35 булды. Муниципаль районнардагыларын да кертеп исәпләсәң, йөзгә якын. Бер атна элек кенә бурят активистлары килеп, үзебезнең оешмабызны булдырасыбыз килә, диделәр.
Сезнең соравыгызга килгәндә, мин бу эшне авыр дип әйтмәс идем, чөнки республика җитәкчеләре ярдәм итеп тора. Милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре дә актив эшли.
- Ассамблея Татарстанга яшәргә һәм эшкә килүчеләрнең проблемаларын да хәл итә бит...
- Устав нигезендә без халыкларның телен-мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә эшләргә тиеш. Әмма тормыш бит ул китапча гына бармый, читтән килүчеләрнең башка проблемалары да күп. Берәр кыенлык килеп чыкса, алар милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен эзләп килә. Җиде ел миграция хезмәтендә эшләргә туры килде. Элек чит илдән килеп законны бозган кешеләргә үзем протокол төзи идем, хәзер исә, бу эш урынымда, протокол төзүчеләр каршында милли-мәдәни оешмаларны, чит ил халыкларын яклап йөрим. Ассамблеянең эшен мин менә болай күз алдына китерәм: елганың ике яры бар. Аның бер ярында - хөкүмәт, эчке эшләр структуралары, икенче ягында - иҗтимагый оешмалар. Ә безнең Ассамблея - шул ике ярны тоташтырып торучы, ике арада һәлакәт булмасын өчен, ике яклы хәрәкәтне көйләп торучылар. Республикага елына 200 мең чит ил гражданы килә.
Аларның 35-40 проценты - үзбәкләр. Үзбәкләрнең милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаровның бер ярдәмчесе көн дәвамында Халыклар дуслыгы йортында утыра, чөнки аның янына көнгә 10-15 милләттәше килә. Йә алар документларын югалткан, яки хезмәт хакларын ала алмыйлар, яисә башка шундый проблемалары чыккан - боларның барысын да хәл итәргә кирәк. Шул рәвешле, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре мигрантларны эшкә урнаштыру, күчеп килүчеләргә адаптация чорында ярдәм итү, аларга кирәкле консультация бирү өстендә көндәлек эш алып баралар.
Димәк, эшкә килгән чит ил кешеләренең шәхси проблемалары контрольдә тотыла. Хокукый ярдәм күрсәтәбез, аларны эшкә урнаштыру җаен карыйбыз. Устав нигезендә каралмаса да, безгә менә шушы эшләрне дә алып барырга туры килә, чөнки, әйткәнемчә, тормышның үз законнары.
- Республикада этносоциологик тикшеренүләр алып баруыгыз турында киңрәк сөйләп узыгыз әле...
- Татарстанда, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Казан төбәкара экспертизалар үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә, күпсанлы диаспора вәкилләре белән «Диаспораларның яшь буыны» һәм «Татарстанны мин ни өчен сайладым?» дигән этносоциологик тикшеренү уздырдык. Икенче сораштыру барышында күпчелек республикада социаль-икътисади хәлнең уңай булуын атады. Республика хезмәт базарында вакансияләрнең күп булуы да мигрантларны җәлеп итә.
Мондый сораштырулар этникара һәм конфессияара конфликтларны вакытында күреп, аларны булдырмый калу максатында эшләнә. Һәр елның сентябрь аенда республикада «Экстремизмга - юк!» айлыгы уза. Халыклар дуслыгы йортында «Этникара мохиттә конфликтларны булдырмау чаралары һәм аларны кисәтү» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Анда хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм аларның яшьләр бүлекләре вәкилләре катнаша.
- Белүемчә, Ассамблея Татарстанда яшәүче милләт һәм халыкларның рухи мирасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Милли бәйрәмнәрнең үзәгендә дә һәрвакыт сез.
- Төрки халыкларның «Нәүрүз» фестивален үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Төрле милләт бәйрәмнәрен - Май чабу, Каравон, Семык, Гырон Быдтон, Балтай, Учук, Уяв, Иван Купала, Питрауны ел саен уздырабыз. Әлеге эш дәүләт программасы нигезендә Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты һәм муниципаль районнар белән берлектә алып барыла. Бу бәйрәмнәр халыкларны берләштерә, дуслаштыра. Татарстан халыклары ассамблеясе менә шул төрле милләт кешеләрен туплап тора, аларга яшәү-эшләү өчен шартлар тудыра, телләрен-мәдәниятләрен сакларга булыша.
Фотолар: an-tat.ru
Комментарийлар