- «Бердәм Россия» партиясенең «Әнием киңәшләре» дип аталучы республика проекты бер ел элек старт алган иде. Партия әгъзалары һәм әти-әниләр балалары ял итә торган лагерьларга барып, андагы яшәү шартлары, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше белән танышалар. Быел Татарстан малайлары һәм кызлары нәтиҗәле ял итсен өчен, 1300дән артык ял базасы эшләрен башлап җибәрде. Шуларның 199ы - шәһәр янындагы стационар, 109ы - чатырлы, 969ы - мәктәп каршындагы, бишесе - Кара диңгез буендагы лагерьлар. Шулай ук 120 хезмәт һәм ял лагере, 18 шифаханә дә балаларга яңа уку елына көч тупларга ярдәм итә, - диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
Казан шәһәре балаларының ялын оештыру «Ял» шәһәр үзәге директоры Илсур Хисмәтуллин лагерьның матур итеп төзекләндерелгән корпусларын, 400 балага исәпләнелгән ашханәсен горурланып күрсәтеп йөрде. Әйе, бүгенге «Заречье» кайчандыр безнең малайлар ял иткән лагерь түгел икән инде. Аерма җир белән күк арасы. Мин моны ишек төбеннән үк тойдым. Элек теләсә кем кереп-чыгып йөри алган лагерь биек таш койма белән уратып алынган. Ял итүчеләрнең тормышына бернинди дә куркыныч янамаска тиеш. Ә бит балалар ялы тарихына «Заречье» бер кызның суда батып үлүе белән кереп калган иде. Бик яхшы хәтерлим мин ул фаҗига булган көнне. Улыбыз да шунда ял итә иде. Аны күрергә дип килсәк, лагерьны кайгы сөреме баскан. Бер бала баткан, диләр, кем икәнен төгәл генә әйтүче юк.
Җитмәсә, улыбызны да шактый озак эзләп кенә таптылар. Аның исән-сау йөгереп килгәнен күргәнче, нинди хисләр кичергәнебезне үзебез генә беләбез.
Мондый фаҗигаләр, зур югалтулардан саклар өчен, лагерьда хәзер барысы да эшләнә икән. Вахтада ике сакчы тәүлек буе лагерьның тынычлыгын саклый. Ишек төбенә металлэзләгеч куелган. Әти-әниләрне лагерь территориясенә бөтенләй кертмиләр, бары тик шунда вахта янында гына очрашып-сөйләшеп торырга рөхсәт. Шулай ук балаларны да лагерь территориясеннән чыгармыйлар: су керү, урманга сәяхәткә бару катгый тыела. Ашханәдә көнгә биш тапкыр тукланалар, махсус китерелгән су гына эчәләр. Без кергәндә, тәмле рассольник һәм пешкән бавыр исе чыккан иде.
Меню килокалорияләрне санап, бик җентекләп төзелә, диделәр. Бер табиб һәм шәфкать туташы эшли. Корпусның без кергән бүлмәсе ун балага исәпләнелгән, сигез карават куелган, кайберләре ике катлы иде. Иң сөендергәне - һәр бүлмәдә барлык уңайлыклар да бар, хәтта душ кабинасы да. Билгеле инде, мондый шартлар безнең белән ияреп килгән әниләр Айгөл Ширяева һәм Лилия Хөснетдиновага да ошамый кала алмады. Алар үзләренең улларын тизрәк үстереп, нәкъ менә бирегә җибәрәчәкләрен әйттеләр. Шушы уңайлыклар, бу җәннәтнең ике атналык бер сменасы әти-әниләргә 3-4 мең сумга төшә икән. Чөнки «Заречье» - дәүләт карамагындагы лагерь, аның юлламалары күпбалалы, ятим балалар тәрбияләүче һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә бирелә.
Комментарийлар