Инвалидлык группасы алу кагыйдәләре үзгәргәч, редакциягә шактый сораулар килде. Укучыларыбыз сорауларына Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов җавап бирә.
Инвалидлык алу тәртипләренә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта тулырак аңлатсагыз иде.
Габделбәр Хәйруллин, Яшел Үзән районы.
- Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан расланган приказ нигезендә, 2014 ел ахырыннан инвалидлык алганда яңа күрсәткечләр кулланыла башлады. Яңа законнар буенча, инвалидлыкны билгеләгәндә, авыру кешенең функциональ мөмкинлекләрен ни дәрәҗәдә чикләгәнлегенә игътибар бирелә. Бу процентларда билгеләнә. Әлеге процентлар яңа приказда күрсәтелгән, аның белән һәркем таныша ала. Кыскасы, авыру нәтиҗәсендә кешегә күпме зыян килгәнлеге мөһим. Әйтик, кешене авыру функциональ яктан 0-30 процентка чикли икән, бу инвалидлык алу өчен җитди сәбәп дигән сүз түгел. Авыру китергән зыян 40-60 процент дип бәяләнә икән - димәк, инвалидлык икенче дәрәҗәдә дип исәпләнә. 70-80 процент булса - өченче дәрәҗә, 90-100 процент дүртенче дәрәҗә зыянны аңлата. Инвалидлыкны билгеләгәндә, сәламәтлеккә җитди зыян китергән функцияләрне кушып, процент дәрәҗәсен исәплиләр. Россия Хезмәт министрлыгының 2016 елның 6 февраленнән кабул ителгән карары нигезендә, инвалидлык критерийлары да исәпкә алына. Авыруның үз-үзен карый алуы, хәрәкәтләнүе, тернәкләндерүгә мохтаҗ булуына игътибар бирелә.
Бүген инвалидлык гомерлеккә биреләме?
Кәримә Сафиуллина, Казан.
- Кабат тикшерү (переосвидетельствование) күрсәтелмәгән очракта, инвалидлык чикләнмәгән вакытка бирелә, ә 18 яше тулмаганнарга «инвалид бала» категориясе бирү каралган. Дөрес, инвалидлык билгеләнгәннән соң төзәтеп булмаслык морфологик үзгәрешләр, кимчелекләр, дәвалап булмаслык тайпылышлар, хроник лейкоз, яман шеш күзәтелгәндә, белгечләр тәкъдиме белән, инвалидлыкны чикләнмәгән вакытка бирәләр.
Инвалидлык алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Альбина Сафиуллина, Казан.
- Инвалидлык алу тәртипләре Россия Федерациясе хөкүмәтенең «Кешене инвалид дип тану кагыйдәләре турында»гы 95нче карарында (2006 елдан) әйтелгән. Кагыйдәләр нигезендә, медицина оешмасы, диагностик тикшерүләр, анализлар нәтиҗәләре буенча, авыру кешене медицина-социаль экспертиза тикшерүе узарга җибәрә. Биредә сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян килгәнлеге ачыклана. Кешенең функциональ мөмкинлекләрен авыру ни дәрәҗәдә чикли икәнлегенә карап, инвалидлык төркеме билгеләнә. Әгәр дә медицина белгечләре юллама бирмәгәннәр икән, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта анализ нәтиҗәләрен, табибның тикшерү узарга җибәрмәве турындагы язмача җавабын да үзең белән алып килү кирәк.
Элек инвалидлык алу күпкә җайлырак иде кебек. Хәзер бөтенләй башка кагыйдәләр. Группаны да ниндидер процентларга карап бирәләр икән, имеш. Бу үзгәрешләр нәрсәгә кирәк иде соң?
Асия Сабирова, Апас.
- Киресенчә, хәзер документта организмның функцияләре бозылуның дәрәҗәләре һәм инвалидлык группасын билгели торган критерийлар тәгаенләнгән, бу үз чиратында ике төрле фикер тудыручы җөмләләргә төгәллек кертә. Инвалидлык алуда ришвәтчелеккә дә юл калдырмый. Чынлап та, яңа кагыйдәләр нигезендә, группа авыру сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян китергәненә карап билгеләнә. I төркем инвалидлык алу өчен, кешенең сәламәтлегенә 90-100 процент зыян килгән булу мөһим; инвалидлыкның II төркемен билгеләгәндә, функциональ мөмкинлекләр чикләнү 70-80 процент белән бәяләнә, сәламәтлеккә 40-60 процент зыян килгәндә, III төркем инвалидлык бирелә.
Еш кына аяксыз кешеләргә дә инвалидлыкны озайтырга туры килә. «Аяк үсеп чыкмый бит инде, нигә гел тикшерү узарга», - дип аптырый инвалидлар. Сез бу мәсьәләгә карата нинди фикердә?
Альбина Гыйззәтуллина, Казан.
- Бары авыруны дәвалауга өмет калмаган очракта гына инвалидлык мәсьәләсе карала. Иң мөһиме - авыруны дәвалау. Төп максат - физик яктан мөмкинлеге чикле кеше үзен ташланган, онытылган итеп хис итәргә тиеш түгел. Пациентларны даими күзәтеп тору кирәк. Киселгән аяк, кул үсеп чыкмый, әлбәттә. Шулай да дәвалау юллары турында уйларга, техник тернәкләндерү чараларын дөрес сайлау мөһим. Мондый хәлдәге кешеләргә башта күнекмәләр өчен протезлар тәкъдим ителә. Әгәр кеше шушы җайланмалардан башка хәрәкәтләнә алмый икән, даими протезлар билгеләнә. Бу очракта инвалидлык группасы вакыты чикләнми.
Янгында танышымның инвалидлык турындагы белешмәсе югалды. Аны ничек кайтарырга?
Алисә Сәйфетдинова, Балык Бистәсе.
Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросында белгеч табиб Рәфидә Хәсәнова:
- Теркәлү урыны буенча пенсия бүлегеннән тикшереп чыгу актының (акт освидетельствования) өземтә копиясен сорагыз. Ул белгечнең имзасы һәм пичәт белән расланган булырга тиеш. Шул документ, паспорт һәм СНИЛСның копиясен алып, Казанга, Гафури урамы, 71нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросына килә аласыз. Гариза тапшырганнан соң, бер ай эчендә архивлардан сезнең турында мәгълүматны эзләячәкләр, аннары инвалидлык турындагы белешмәнең дубликатын алырга мөмкин булачак.
Памперслар кайда?
Каенанама - 90 яшь. Ул - сугыш ветераны, I группа инвалид. Март, апрельгә памперслар ала алмыйбыз. Сатып ала башласаң, кыйммәткә чыга. 33 памперсның бәясе - 1200 сум, ул 15 көнгә җитә.
Рауза Сөнгатуллина, Казан.
Инвалидларга игътибар җитәрлек булмауга күңелем әрни. Үзебезгә тиешлесен дә алып булмый. Мин ике инвалид карыйм, берсе - 90 яшьлек әнием, икенчесе - 56 яшьлек энем. 2016 елда 100дән артык памперсны китермәделәр. Сатып алырга туры килде. Ярый әле пеленкаларны таныш кешедән арзанрак бәягә алам. Бер инвалидка көненә бер пеленка, ике памперс каралган. Болар гына җитми, әлбәттә. Мин әнигә көненә 15әр пеленка тотам. Кадерле кешене гел юындырасы, чистада тотасы килә. Шөкер, күршеләрем гел ярдәм итә. Кайсы чүп түгәргә булыша, запас памперс белән бүлешүчеләр дә бар. 1 марттан тагын памперс китерми башладылар. Нигә инвалидларга шундый караш икән?
Мәрзия Курманаева, Сарман районы, Җәлил бистәсе.
Әлеге сорауларга Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегендә социаль программалар бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Елена Гайнанова аңлатма бирде.
- 2016 елның 1 гыйнварыннан инвалидларны протез-ортопедия эшләнмәләре, шифаханә һәм курортларга юлламалар һәм башка реабилитация чаралары белән тәэмин итү Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Социаль иминиятләштерү фонды карамагына күчте. Әлеге күчеш процессы вакытында кайбер тоткарлыклар булды. Килешүләр төзү кичектерелде. Шуңа да памперслар белән тәэмин ителештә дә проблемалар килеп чыкты. Бу эш җайга салыныр дип ышанабыз. Бүген барлык инвалидларны да 28 февральгә кадәр памперслар белән тәэмин иттек. Ниһаять, 6-7 апрель көннәрендә икенче кварталга пеленка, памперслар белән тәэмин итү турында дәүләт контракты төзелде. Алга таба мондый тоткарлыклар булмас. Өченче кварталга да мәсьәлә инде хәл ителгән. Ә 2016 елда алынмаган памперсларга килгәндә, сатып алынган товар өчен чекларны китерсәләр, без акчаларны кире кайтарырга әзер.
Сәхифәбезнең киләсе темасы мәгариф өлкәсенә багышланачак. Баланы беренче сыйныфка бирү, мәктәптә уку-укыту программасына кагылышлы сораулар белән редакциягә 8(843)562-50-12, 562-50-03 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Фото: kazved.ru
Комментарийлар