16+

Шатланасы урынына көенергә язмасын...

2024 елның беренче яртысында россиялеләр яңа төзелгән йортларда ярты миллион фатир сатып алган (бер ел эчендә бу сан 18% ка арткан).

Шатланасы урынына көенергә язмасын...

2024 елның беренче яртысында россиялеләр яңа төзелгән йортларда ярты миллион фатир сатып алган (бер ел эчендә бу сан 18% ка арткан).

Шул ук вакытта, йортлар кулланылышка тапшырылгач, яңа торак хуҗаларының шатлык урынына еш кына тискәре эмоцияләр барлыкка килә. Моның сәбәбе – яңа фатирдагы җитешсезлекләр. Дефектлар төрле була: аз гына косметик бозулардан алып җитди төзелеш эшләренә кадәр. 

«Санузел бүлмәсе үтеп йөри торган урында була ала, бүлмәләр урыны-урыны белән буталган, ә бүлмәләрнең берсендә тәрәзә урынына дивар булганы бар», - дип раслый риелтор Алексей Найдёнов.

Төзелеп, ясалып бетмәгән әйберләрне фатир гына түгел, яңы төзелгән шәхси йортларда да күреп була. Мондый хәл килеп чыкса, нишләргә соң?

Метрлардагы хата 
Шулай итеп, фатирны кабул итүдә беренче кагыйдә - ачкычларны алганнан соң объектны төзүче вәкилләре белән бергә карарга. Карауга милекче дә, белгеч тә килергә мөмкин. Иң мөһиме - әгәр дә төзүче проблемаларны сүздә генә хәл итәргә вәгъдә итсә, фатирны кабул итү-тапшыру актына имза куймаска.

Барлык каршылыклар яки төзүче вәкиле алып килгән актта, яки аерым документта билгеләнергә тиеш. Җитешсезлекләр өлешләп катнашу килешүендә язылган срокларда бетерелә. Еш кына бу 60 көнгә кадәр сузыла ала. 

Әгәр дә фатирны кабул иткән вакытта планировкада аермалыклар ачыкланса, вакыйгалар үсешенең ике варианты бар. Беренчесе – фатир сезне шул килеш канәгатьләндерә. Ул вакытта кабул итү-тапшыру актына кул куегыз. Икенчесе - сез план белән факт арасындагы аермага күз йомарга әзер түгел. Бу очракта йорт салучы я кимчелекләрне бетерергә, я мәсьәләне хәл итүнең башка вариантын тәкъдим итәргә тиеш. Мәсәлән, акчалата компенсация рәвешендә.

Сатып алынган фатирның мәйданы килешүдә күрсәтелгәнгә туры килмәгән очраклар була. Әгәр метраж санында 5 процент тирәсе аерма булса, гадәттә бу рөхсәт ителә һәм төзүче белән килешүдә языла. Әгәр күбрәк булса, сатып алучы килешү вакытына квадрат метрның бәясе буенча төзүчедән компенсация таләп итәргә тиеш.

Төзүче белән һәрвакытта да тыныч юл белән килешеп булмый. Бигрәк тә төзелеш хаталарының нәтиҗәләре торак кабул ителгәннән соң гына ачыкланса. Әмма хокукларны саклап калу шанслары бар. Моның өчен шикаять белдереп, судка гариза тапшырырга кирәк. 

Нәрсәне һәм ничек тикшерергә кирәк?
Еш кына фатирны кабул иткән махсус белгечләр хезмәтеннән файдалаланалар. Гадәттә, бу хезмәт өчен күп сумма таләп ителми. Ул белгеч барлык нюансаларны белә һәм барысын да үлчәп, тикшереп үз сүзен әйтә. Шундый белгечләр тарафыннан, һәрвакыт диярлек, нинди дә булса җитешсезлекләр табыла.

Еш кына шул ук белгеч сезнең фатирны икенче тапкыр кабул итәргә килгәндә бу хезмәт бушка яки ташламалы күрсәтелә. Миңа калса, бу белгечләрнең хезмәтеннән файдалану кирәклеге аерымачык. 

Ышанычлы белгечне ничек табарга соң? Әлбәттә, иң яхшысы – дустыгыз яки туганыгыз тәкъдим иткән кеше. Әгәр андыйлар юк икән, интернетта шундый сайтларны табарга мөмкин. Белмәгән кешегә яки оешмага мөрәҗәгать итәсез икән, алар турында кайтавазларны укыгыз. 

Нинди документларны сорарга?
Яңа торакны кабул иткәндә сатып алучының кулында түбәндәге документлар калырга тиеш:
-    объектны эксплуатацияләүгә рөхсәт;
-    фатирның техник планы;
-    су, җылылык, электр энергиясен исәпкә алу приборларының паспортлары;
-    кабул итү-тапшыру акты (2 нөсхәдә төзелә).
Шатланасы урынына көенергә язмасын...

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading