16+

«Сиделка» дигән һөнәр булачак

Россиядә 8-9 миллион кеше авырулар караучы (сиделка) хезмәтенә мохтаҗ. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне ярдәмчесез күз алдына китерүе дә авыр. Авыруларны караучыларга ихтыяҗ булса да, баксаң, бу хезмәт, һөнәр буларак, беркайда да теркәлмәгән икән. Россия Хезмәт министрлыгы авырулар караучы хезмәтен законлаштырырга тәкъдим итә. Шәфкать туташлары ассоциациясе белән берлектә, министрлык бу...

«Сиделка» дигән һөнәр булачак

Россиядә 8-9 миллион кеше авырулар караучы (сиделка) хезмәтенә мохтаҗ. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне ярдәмчесез күз алдына китерүе дә авыр. Авыруларны караучыларга ихтыяҗ булса да, баксаң, бу хезмәт, һөнәр буларак, беркайда да теркәлмәгән икән. Россия Хезмәт министрлыгы авырулар караучы хезмәтен законлаштырырга тәкъдим итә. Шәфкать туташлары ассоциациясе белән берлектә, министрлык бу...


Яңа һөнәр булдыру фикере кинәт кенә тумаган. «Российская газета» язганча, авырулар караучыга куела торган таләпләрне Россиянең төрле төбәкләрендә уртага салып сөйләшеп, тугыз ел дәвамында әзерләгәннәр. Бу документ Проектлар һәм норматив актлар федераль порталында басылып чыккан.

Һөнәри стандартлар нигезендә, авыруны караучының медицина буенча белеме булу мәҗбүри түгел. Тик авырулар караучыдан беренче медицина ярдәме күрсәтә белү сорала. Бу максатларда алты айлык курслар каралган. Моннан тыш, алар ашарга пешерә белергә, игътибарлы, ягымлы булырга да тиеш.
авырулар караучы һөнәрен рәсмиләштерү ике як өчен дә отышлы булыр дип саный ун елга якын авырулар караучы Сәрия Хәбибуллина. Аңа бүген - 60 яшь. «Мохтаҗларга ярдәм итү - минем миссиядер, күрәсең», - ди үзе.
Сәрия апа Дөбъяз ягыннан. Ул 22 ел транспорт буенча диспетчер булып эшләгән. Балачактагы хыялы - массаж ясау күнекмәләрен үзләштергәннән соң яраткан эшенә керешә. Тик катлаулы операция кичергәннән соң, аңа массаж ясарга рөхсәт итмиләр. Бер танышы Сәрия апаны авыру әнисен карарга чакыра. Бу эшкә башта куркып алынса да, әңгәмәдәшем авыруларга ярдәм итүдән канәгатьлек ала башлый.

- Үзеңне кирәкле итеп тою рәхәтлек бирә. Кечкенәдән ятим мин. Миңа ун яшь булганда, әни кинәт үлеп китте. Шул ук көнне әтигә катлаулы операция ясадылар, озак тормый ул да гүр иясе булды. Әбием белән генә тәрбияләндем. Сабыр, түзем булырга шул чактан ук өйрәнгәнмендер, ә авырулар караучы хезмәтендә бу иң мөһим сыйфатлар, - ди Сәрия апа.
Ул карый торган авыруларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. Кайсысының хәтере юк, психикасында тайпылышлар бар, агрессив. Кайберләрен хастаханәдә операциядән соң карарга туры килә.

авырулар караучы хезмәте җиңел түгел: аларны юындыру, памперсларын алмаштыру, ашату... Барысыннан да бигрәк, күбесе психологик ярдәмгә мохтаҗ.
- Авырулар белән сөйләшергә, һәр әйткән сүзләре белән ризалашырга туры килә. Агрессив авырулар «юк» дигән сүзне бөтенләй аңламыйлар, - ди тәҗрибәле авырулар караучы.
Әле күптән түгел генә булган бер вакыйга исеннән чыкмый Сәрия апаның. Ул психик тайпылышлары булган бер әбине инсульттан соң тәрбияләгән. Әби балалары белән күптән аралашмый икән. Бер-берсенә үпкәләп яшиләр. Сәрия апа исә аларны татулаштыра алган. Әби дә, балалар да бер-берсеннән гафу үтенеп кочаклашканнар, елашканнар. «Күңелдә ачу саклап яшәргә ярамый, әниләре үлеп китсә, гомерлек үкенеч булачак иде бит», - дип сөенә бу гаилә өчен әңгәмәдәшем.

Сәрия апа фикеренчә, авырулар караучы хезмәтен законлаштыру конфликтлы ситуацияләрне хәл иткәндә дә ярдәм итәр иде. Дөрес, үзенең андый хәлдә калганы юк. Интернет сайтлар, танышлары аша эзләп тапкан кешеләр аңа ышана, хәтта паспортымны да сорап тормыйча, фатир ачкычларын биреп калдыралар, ди. Ничек кенә булмасын, авырулар караучыларның өйне талап чыккан, авыруны кыйнаган очраклар да бар.
авырулар караучының хезмәтенә акча түләү мәсьәләсендә дә аңлашылмаучанлыклар җитәрлек. Коммерция оешмалары арасында аларны үз максатларында файдаланучылар да юк түгел. Сынау чоры дигән булып, кайбер хуҗалар берничә тәүлек бушлай да эшләтергә мөмкин. Эшләгән өчен түләмәүчеләр дә очрый.

Сәрия апа: «Рәхмәт сүзен ишетү, авыруларның елмаюлы карашларын күрү - акчадан да кадерлерәк», - дисә дә, һәркем үз хезмәтенең тиешенчә бәяләнүен тели торгандыр. авырулар караучының хезмәте сәгатенә уртача 100 сум дип бәяләнә. Тәүлегенә 1200-3000 сум сораучылар да бар.
Әлеге һөнәрне рәсмиләштерүнең тагын бер ягы бар. Бу үзенә күрә - салым түләмәүче кешеләрне барлау. Җыештыручылар, авыруларны караучылар, нянялар әнә шундый төр һөнәрләргә керә. Тиздән рәсми керем алмаган кешеләрне дә ел саен салым түләргә мәҗбүр итәргә уйлыйлар. Әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышулар бара.

- Авыру әби-бабайларның күбесенең балалары, якыннары эштә.Чарасызлыктан кеше ялларга мәҗбүрләр. Еллар дәвамында авыруны карап гаилә белән дуслашып, туганлашып бетәбез. Шуңа да ышанычлы, тәҗрибәле сиделка табу бик мөһим, - ди Сәрия Хәбибуллина.

Сүзен-сүзгә

Юлия Абдреева, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары:

- авырулар караучы бик кирәк. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, авыру балалары булганнар, инсульт кичергәннәр, катлаулы операциядән соң караучысыз калганнар сиделка ярдәменә мохтаҗ. Татарстанның социаль яклау тармагы әлеге өлкәне үстерергә, җәелдерергә талпынып карады, әмма бу күбрәк сәламәтлек саклау өлкәсенә карый дигән нәтиҗәгә килдек. Авыруны карау өчен медицина ярдәме күрсәтә белү мөһим. Безнең структурага караган социаль хезмәткәрләр күпмедер дәрәҗәдә сиделка хезмәтен башкара, ләкин тәүлек буе авыру янында була алмыйлар. Эшен җиренә җиткереп башкаручы тәҗрибәле сиделкалар бу җәмгыятьтә үз урынын табар дип уйлыйм.

Луиза Гобәева, Казан шәһәре 7нче клиник хастаханәсе баш табибының урта медицина персоналы белән эшләү буенча урынбасары:

- Элек-электән сиделка хезмәтен хастаханәләрдә кече шәфкать туташлары башкара. Аларга җыештыру эшләре дә йөкләнгән иде. Хәзер, мәсәлән, безнең хастаханәдә моны клининг компаниясе башкара. Ә шәфкать туташлары авыруларны карый. Казан медицина университетында укучы студентлар буш вакытларында волонтерлык белән шөгыльләнә: авыруларны ашата, асларын алыштыра. Моны да үзенә күрә авырулар караучы хезмәтенә тиңләштерергә була. Хастаханәләр авырулар караучыларга мохтаҗ дип әйтә алмыйм. Ә менә ялгыз яшәүчеләргә сиделкаларның кирәк булуы бар. Бу һөнәрне законлаштырганчы, ныклап уйларга кирәк дип саныйм. Ул белгечләр кайда әзерләнәчәк, моның белән кайсы структура шөгыльләнәчәк? Авыруларны караучыларның эшне сыйфатлы башкаруына да игътибар итәргә кирәк. Бу очракта мәсьәләне төрле яклап карау мөһим.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading