16+

Спайс хакында наркологларның фикере

«Күз алдыңа китер, фатирның бер бүлмәсендә танышымның әнисенең юбилеена җыелган туган-тумача бәйрәм итә, ә икенче бүлмәдә егетне аңына китерәләр. Ул идәндә чәбәләнә, үз косыгына тыгыла», - дип, Юрий Швабу исемле егет мине спайс татып карау ниятеннән кире кайтарырга тырышты.

Спайс хакында наркологларның фикере

«Күз алдыңа китер, фатирның бер бүлмәсендә танышымның әнисенең юбилеена җыелган туган-тумача бәйрәм итә, ә икенче бүлмәдә егетне аңына китерәләр. Ул идәндә чәбәләнә, үз косыгына тыгыла», - дип, Юрий Швабу исемле егет мине спайс татып карау ниятеннән кире кайтарырга тырышты.

«Бер тартуда ук җан бирергә мөмкин»
Без Юрий белән "Вконтакте"да таныштык. Төмәннән ул. Спайсны берничә тапкыр тартып, дустының ниләр кыланганын күргәч, бүтән капмаган.

- Әгәр бер ияләшсәң, беттең, дигән сүз. Беркем дә сине ул бәладан йолып ала алмаячак. Чөнки спайс бик көчле бәйлелек тудыра, - диде Юрий.

Ә мин спайсны эксперимент өчен генә сатып алмакчы идем. Аны юнәтү җиңелме, юкмы? Бәясе күпме? Юрий миңа спайс урынына химик матдәләр кушылмаган башка төрле катнашма тартып карарга тәкъдим итте. Тәэсир ягыннан спайстан бер дә кайтыш түгел, янәсе. Әмма Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хаева әйтүенчә, теләсә нинди наркотик бәйлелек тудырып, кешенең шәхесен тарката.

Спайс ("синтетика" дип тә атыйлар) - яңа синтетик наркотик, аны үләннәрдән ясыйлар. Хәтта киптерелгән ромашканы, химик матдә сибеп, спайс итәргә мөмкин. Аны тартканнан соң, беренче чиратта, психика үзгәреп, кешедә галлюцинацияләр барлыкка килә. Андый хәлдә кеше үзенә дә, тирә-яктагыларга да зыян салырга, хәтта тәрәзәдән сикерергә мөмкин.

Спайс, колорадо коңгызы шикелле, безнең илгә сиздермичә үтеп кереп, бөтен дөньяга тулды да, хәзер чыгып китәргә теләми. Татарстанга 2010 елда үтеп керде. Ул вакытта аны спайс дип түгел, ә "тарта торган катнашма" дип атыйлар иде. Шул ук елда Казанның Җиңү проспектында бер егет, "синтетика" тартканнан соң, тугызынчы каттан сикергән иде.

Синтетик наркотик безнең илгә Кытайның яшерен лабораторияләрендә ясалып җибәрелә. Кешенең спайс тартканын тест белән генә ачыклап булмый, моның өчен махсус лаборатория кирәк, ә алар Казан белән Чаллыда гына бар.

Резеда Хаева әйтүенчә, Республика наркология диспансерында спайска бәйлелеге булган кешеләрне дәвалыйлар, ә 2013 елга караганда, узган ел аны тартучылар күбрәк мөрәҗәгать иткән. Элек авыруларны күбесенчә туган-тумачасы итәк-чабуыннан тартып алып килсә, хәзер үз теләге белән килүчеләр дә байтак. Спайска, нигездә, 18-35 яшьлек егетләр тартыла. Тулы дәвалау программасы бер елга сузылырга мөмин, аны үтүчеләр арасында "ычкынучылар" аз икән.

- Кеше спайсны бер тартуда ук җан бирергә мөмкин. Чөнки бездә аны күзгә карап кына ясыйлар. Шуңа да кайсы дозага күпме химик матдә эләгәсен белеп булмый. Мин наркология буенча күптән эшлим. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәндә бик рәхәт. Кайчандыр наркоман булып, бездә дәваланып чыккан кешеләр гаилә кора, җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкиленә әйләнә. Без генә түгел, алар үзләре дә бик сөенә, - диде Резеда Хаева.
Шунысы булса да тынычландыра: наркотикка бәйлелек кан буенча күчми.

20 яшьлек наркобарон
Спайсны колорадо коңгызы белән чагыштыруым юкка түгел. Бакчада иелә-бөгелә бәрәңге сабакларының бөтен җирен карап чыгып, корткычларны җыеп кына чыгасың... икенче төнне тегеләр тагын бәрәңгеңне рәхәтләнеп чәйни. Спайс белән дә шул ук хәл. Инде күпме спайс сатучыны кулга алга алсалар да, һаман тотыла торалар бит. Кулланучылары булмаса сатучысы да булмас иде. Әмма яшьләр спайска җәннәт рәхәтлекләре эзләп тартыла. Дөрес, кайберләре рәхәтлек эзләп, ахирәткә китеп тә бара. Әмма җәннәткә эләгәчәксең, дип беркем гарантия бири алмый. Чаллыда гыйнвар башында 19 яшьлек егетне берничә көн эзләделәр. Бөтен республика халкы, ушы китеп, егетнең табылганын көтте. Таптылар. Баксаң, егет, спайс тартып аңгырайганнан соң, урамда катып үлгән.

Соңгы елларда республикада наркотиклар арасында кискен "көрәш" бара икән: "беренчелек" героиннан спайска күчеп бара. 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда Татарстанда хокук сакчылары өч тапкырга күбрәк (119 кило) "синтетика"га тап булган.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Фаяз Шабаев узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаганда, соңгы өч елда республикада синтетик наркотикның 80 яңа төре ачыкланды, дип әйтте.

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков интернетта наркотиклар сатыла торган сайтларны томалый торган фильтрлар булдырырга кирәк, диде. Мәктәп укучылары белән студентлар арасында наркомания профилактикасына аеруча игътибар күрсәтү мөһим. Премьер әйтүенчә, югары уку йортларында студентларның барысы да наркотикка тест узарга тиеш.

Күптән түгел Татарстанның наркополиция хезмәткәрләре, бер төркем наркотик таратучыны тоткарлап, 14 кило "синтетика" тапканнар. Тугыз кешелек төркемдә 20-29 яшьлекләр булган, күбесе студентлар, икесе төнге клубларда бармен, тагын берсе төнлә каравылда эшләгән. Җинаятьчеләр наркореагентлардан спайсны үзләре ясый торган булган. Төркемне Россиягә әле берничә ай элек кенә чит илдән күчеп килгән 20 яшьлек егет оештырып җибәргән. Аның сүзләренчә, ул Татарстанда сөйгән яры хакына гына төпләнгән. Эш эзләү турында уйлап та карамаган, чөнки кесәсе тулы акча булган. Баксаң, егетләр синтетик наркотикны илнең башка төбәкләренә "сәяхәт"кә җибәрергә ниятләгән. Әмма наркополиция хезмәткәрләре боларның теләкләрен челпәрәмә китергән. Шулай итеп, спайсның бер миллион дозасы ияләренә барып җитми калган. Наркотик белән эш итүчеләргә карата җинаять эше ачылган. Кыңгыр гамәлләре өчен алар бөтен гомерен рәшәткә артында уздырырга мөмкин.

Гыйнвар ахырында наркополиция хезмәткәрләре берничә төбәктә, шул исәптән Татарстанда спайс тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемнең 12 әгъзасын кулга алган, араларында өч хатын-кыз һәм балигълык чорына җитмәгән ике бала булган. Бу төркемнең 20 яшьлек студент-биолог җитәкчелегендәге биш әгъзасы узган ел ахырында кулга алынган. Җиде кило "синтетика"ны студентның фатирында тапканнар. Шунысы гаҗәп: йөргән кызы егетнең эшен белү генә түгел, хуплаган да икән. Кулга алынучылар күз ачып йомганчы бай булу турында хыялланган.

Наркотик... капчыкта ятмый
Шушы көннәрдә Казанның Вахитов район суды ике студент егеткә карата хөкем карары чыгарган. Казандагы югары уку йортларының берсендә юридик факультетта читтән торып укучы 23 яшьлек егетләр укудан тыш вакытта акча эшли торган булган. Ничек итепме? Спайс сатып! Шул рәвешле закон сагында торырга тиешле бәндәләр законны аяк астына салып таптаган.

Шушы студентларның берсе икенчесенә тиз арада акча эшләргә тәкъдим иткән. Гәрчә икенчесе акчага бер дә интекмәгән: кыйбатлы машиналарда йөргән, әти-әнисе бүләк иткән иркен фатирда торган. Студентлар наркологта исәптә тормаса да, медицина тикшерүеннән соң, берсенең наркотик кулланганы ачыкланган.

Наркополиция хезмәткәрләре яшь сатучыларны чираттагы алыш-биреш вакытында тоткарлаган. Берсе, наркоконтроль хезмәткәрләрен күреп, качмакчы булган. Икенчесе дә, машинасына утырып, сызарга маташкан, әмма тегесен дә, монысын да шунда ук эләктергәннәр. Егетләрнең берсе үз гаебен тулысынча таныган. Суд карары нигезендә ул ирегеннән алты елга мәхрүм ителгән, ә икенче егет колониядә тугыз ел гомерен үткәрәчәк.
Төмән егете Юрий Швабуга әйләнеп кайтсак, ул миңа наркотикны кемнән һәм ничек алырга кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатты. "Интернетта спайс сатучы фәлән егет белән таныштым. Очрашырга килештек", - дип яздым берничә көннән.

- Ну син кыю! Үз акылында булган бер кеше дә "нелегалка"ны (спайсны) "Вконтакте" аша сатмаячак. Әгәр шундый кеше очраса, белеп тор: ул сине төп башына утыртачак. Таныш булмаган кешедән спайс алырсың да сине аннары "ментлар" (полиция хезмәткәрләре) тотар. Шуңа да, иң яхшысы - таныш-белештән сораштыр, бәлки, алар арасында тартучылар бардыр, - дип "алтын" киңәшләрен бирде илнең икенче башында яшәүче табадан төшкән танышым. Әле аннан соң да "Таптыңмы?" дип берничә көн сорашты. Журналист икәнлегемне әйтмәдем инде. Әйткән булсам, бәлки, бүтән берәү белән дә алай ачылып китеп язышмас. Спайс темасына язучы башка журналист кардәшләрем дә аның белән аралашудан үзләренә азык тапсын, ичмаса.

Илдар Гыйльметдинов, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты
- Спайс турында халыктан Дәүләт Думасына бик күп шикаять килде. Психоактив матдәләрне тыелган матдәләр исемлегенә кертә торасың, яңалары чыга тора. Шушы арада Дәүләт Думасында спайслар әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы, ә аны кулланган өчен административ җаваплылык турында закон кабул иттек.

Фото: sutki.net сайтыннан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading