70 нче еллар ахыры – 80 нче еллар башында СССРда азык-төлек кытлыгы күзәтелгән һәм килеп туган кыенлыкларны хәл итү өчен дәүләт тарафыннан азык-төлек карточкалары кертелә.
Шул рәвешле илдә талоннар барлыкка килә. Зур булмаган кәгазь кисәге, кешеләрдә курку тудырмас өчен, элеккеге вакыттагы кебек карточка дип түгел, талон дип аталган. Кибеттә аларга ипи, ит, май, шикәр бирәгәннәр. СССРда кешеләр яхшырак яшәргә тиеш кебек булса да, азык-төлек барысына да җитмәгән. Шуңа күрә, барысына да тигез булсын өчен, аларны карточка исәбенә биргәннәр.
Талоннарның фотоларына карасаң, күпләребез елмаеп куячак. Аларны хәзер гади принтерда да ясарга мөмкин, ә ул вакытта андый техника булмаган. Ксерокслар яки башка күчермә ясау аппаратларын ул вакытта КГБда теркәтеп кенә сатып алганнар.
Талоннарга килгәндә, ул вакытта аңа бер айга 200 гр май, 1 кг баллы ризыклар, 15 пачка тәмәке, 2 кг ит һәм аның белән бәйле башка продуктлар, 2 шешә аракы алып булган. Соңгысын, кирәге чыга дип, эчмәүчеләр дә алган.
Кулыңда талон-карточкалар булу әле ул кирәк продуктларыңны ала аласың дигән сүз түгел. Алар барыбер җитмәгән. Халык чиратны кичен йә төнлә үк алып куйган. Кайвакыт, товар кибеткә китерелмәгәнгә, ул талоннар кесәдә тик яткан. Бер ай үткәч, аларның кирәге дә калмаган.
Талонга озак саклана торган продуктлар гына бирелгән. Шуңа күрә сөтне һәм тиз бозыла торган башка товарларны махсус учреждениеләрдә алганнар. Әлбәттә, ипи белән сөтне гади кибетләрдә дә сатып алырга мөмкин булган, әмма аларга да чират алганнар. Бу чорда параллель рәвештә базарлар киңәеп китә. Аларда дефицит товарны, әйтик шул ук аракыны өч бәягә сатканнар. Тулаем алганда, базарларда теләсә нәрсәне – шул ук консервалар, көнкүреш техникасы, кием һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин булган. Алар сатыган, тик бәяләре генә башка булган.
(sssr.club)
Дилбәр Гприфуллина әзерләде
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар