16+

Студентлар яз алып килде

Табигатьтә хакимлекне үз кулына алып кына калмыйча, яз кояшы күңел ишекләрен дә шакый. Озын кышкы йокыдан соң уянган хис-тойгыларны, матурлыкка төреп, тирә-юньгә таратасы килә. Яшь йөрәк аңа аеруча омтыла. Күркәм традициягә әверелгән «Студентлар язы» фестиваленең нәкъ менә шушы чорда үткәрелүе дә юкка түгелдер.

Студентлар яз алып килде

Табигатьтә хакимлекне үз кулына алып кына калмыйча, яз кояшы күңел ишекләрен дә шакый. Озын кышкы йокыдан соң уянган хис-тойгыларны, матурлыкка төреп, тирә-юньгә таратасы килә. Яшь йөрәк аңа аеруча омтыла. Күркәм традициягә әверелгән «Студентлар язы» фестиваленең нәкъ менә шушы чорда үткәрелүе дә юкка түгелдер.


13 март көнне «УНИКС» концертлар залы сәхнәсен КФУның булачак журналистлары белән программистлары гөрләтте. Илһам көченә таянган иҗат һәм коры саннар белән эш итүче математика... Бер карашка, икесе ике дөнья сыман. Ләкин әлеге көнне сәхнә аларны берләштерде.
Фестивальне исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты командасы «Ai Se Eu Te Pego» җыры белән башлап җибәрде. Бүген яшьләр арасында аеруча популяр булган әлеге испан көенә тамашачы утырган килеш тә биеде дисәм, һич арттыру булмас.
Соңгы елларда фестивальдә һәр команданың билгеле бер тема сайлап чыгыш ясавы күзәтелә. Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты командасы быел студентлар арасында берничә тәҗрибә үткәргән. Команданың чыгышы видеороликлар белән үрелеп барды. Тәҗрибәләр рәтен университетның икенче корпусында укучыларга аллы-гөлле шарлар белән күтәренке кәеф бүләк итүдән башлаган алар.
«You've got the love» вокаль-инструменталь композициясе залның һәр күзәнәгенә үтеп керде. «Borntodie» композициясе исә, вакыт машинасын артка борып, бер мизгелгә бронза чорын кайтарды. Сәхнә уртасына тезелеп баскан баштанаяк бронза төсенә буялган «һәйкәлләр» арасында Мисыр, Италия һәм Греция кебек илләрдән вәкилләрне күрергә мөмкин иде.
«Идеаль укытучы» исемле СТЭМда катнашучылар ике ятып бер төшкә дә кермәгән «ультра яхшы» укытучы образын тудырды. «Студентлар нәрсә турында сөйләшә?» дигән СТЭМ-апта залда утыручы һәр студент үзен таныды булса кирәк, чыгышның башыннан ахырына кадәр алкышлар туктамады.
Бәхетлеләр күпме бу дөньяда? Әлеге сорауга җавап эзләүнең дә үзенчәлекле юлын уйлап тапкан студентлар. Кешеләр күплегеннән кырмыска оясын хәтерләткән лифтлар янына «Әгәр бәхетле булсаң, бер урында берничә тапкыр сикер» дигән язу элеп куеп, яшерен камерага төшереп торганнар. Биш сәгать күзәтү дәвамында нибары 28 кеше генә үзен бәхетле дип санап сикергән. Бөтен кешенең дә күңеленә яз үтеп кермәгән икән әле.
Тырышкан - табар, ташка кадак кагар дигәндәй, сынган кармак белән дә балык тотып була икән бит! Аның серләренә тамашачы «Ты неси меня река» җырына башкарылган «Балык тоту» пантомимасы аша төшенде. Ятьмә һәм чүкечне дә хутка җибәреп караган балыкчы, ахыр чиктә, су астына төшеп, үз куллары белән акула тотып менде.
Йомгак ясап, студентлар һәркемне ешрак елмаерга, «Әйдә кочаклашыйк», «Елмай» дигән сүзләр язылган табличкалар ярдәмендә бәхетле һәм бердәм булырга чакырды.
Алга таба эстафетаны үзенә алган журналистика һәм социология факультеты командасы исә, чыгышларына иҗади якын килеп, кыска метражлы фильм төшергән. Шул рәвешле тамашачы, сәхнәдәге номерлар белән беррәттән, Санкт-Петербургка юл тоткан ике егет язмышын да күзәтте. Фильмга, мәхәббәт, көнләшү, үз бәхетең өчен көрәш кебек төшенчәләр янына, тарихи ядкарьләрнең кадерен белү, рухи кыйммәтләрнең матдиләреннән өстен булуы кебек тәрбияви мәгънә салынган. Фильмның төшерелү рәвеше һәм сыйфаты ягыннан журналистлар программистларны күпкә уздырган булып чыкты.
Команданың чыгышын Динә Гарипова белән Евгения Королькова башкаруындагы «Питер» җыры башлап җибәрде. Әлеге салмак җырдан соң туган тынлыкны «Матрешки» иҗат төркеме биюе бер мизгел эчендә куып таратты.
Ул арада сәяхәтче егетләр дә Санкт-Петербургка барып җиткән икән. Күз алдыннан бер-бер артлы тарихи шәһәрнең истәлекле урыннарының бай панорамасы, халкы, яшәү рәвеше йөгереп үтте.
Параллель рәвештә сәхнәне «Women attack» командасы «утка тотты». Бу төркемдәге биюче кызларның пластикасына сокланырга гына кала.
«Тылсым» иҗат төркеменең чыгышы күптән фестивальнең алыштыргысыз өлешенә әверелде инде. Ел саен, төрле халыкларның милли мәдәниятен яктырткан биюләр ярдәмендә, сәхнәдә чын мәгънәсендә тылсым тудыра алар. Быел әлеге иҗат төркеме тамашачы игътибарына үзбәк биюен тәкъдим итте.
Тарихи шәһәргә чыгып киткән егетләрнең язмышы исә матур әкияттәге кебек яхшы тәмамланды.
Тышта әле һаман да кыш белән яз тартышуга карамастан, фестивальдә катнашучылар бөтен залны язгы күтәренке кәеф белән тутырды. Нәтиҗәләр әлегә билгесез. Ләкин дәртле, матур чыгышлардан үзенә көч-куәт алган тамашачы үз бәясен чыгарырга өлгерде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading