16+

“Табигатьне саклау кешенең күңелендә булырга тиеш”

Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы коллегиясе утырышы бер минут тынлык белән башланды.

“Табигатьне саклау кешенең күңелендә булырга тиеш”

Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы коллегиясе утырышы бер минут тынлык белән башланды.

Ватан сакчысы елы

Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторы Евгений Карпенко 2023 елда үз теләгендә махсус хәрби операциядә катнашырга киткән булган.

– Россия Президенты Владимир Путин башлангычында илебездә 2025 ел – Ватан сакчысы елы, быел – Бөек Җиңүгә 80 ел. Һәр районда без, Ватан сакчысы дип, горурланып әйтә торган үзләренең чын геройлары бар. Өлкән лейтенант Карпенкога “Хәрби фидакарьлеге өчен” медале бирелгән. 2024 елның мартында ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була, үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән, – диде экология министры Александр Шадриков.

Табигать кайгыртуга мохтаҗ

“Экология” илкүләм проекты кысаларында республикада 7 елда табигатьне сәламәтләндерү чараларына 71,8 миллиард сум акча тотылган. Барлыгы 187 чистарту корылмасы сафка бастырылган, аның 36сы республика программасы ярдәмендә төзелгән.

– Президент Владимир Путин экологик иминлекнең Россиянең илкүләм максаты булуын әйтте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларда актив катнашу бурычы куйды. “Һәр өлкәдәге уңышларның нигезен Ватанны ярату һәм бирелгәнлек тәшкил итә”, – диде Рөстәм Нургалиевич. Штрафлар бер нәрсә, табигатьне саклау хисе кешенең күңелендә булырга тиеш. Мәктәпләрдәге экология хәрәкәтләре, волонтерлар эшчәнлеге аша моңа ирешергә тырышабыз, – диде Александр Шадриков.

“Иделне сәламәтләндерү” федераль проекты, Казансу, Нокса, Мәләкәс елгаларын чистарту дәвам итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанда, федераль чыганакларны да җәлеп итеп, Идел елгасының 12 чакрым яр өлешен ныгытуга керешелде. Бу “Яңа Порт” (“Новая Портовая”) гидротехник корылмасы була.

2019 едан башлап 71 гидротехник корылма капиталь төзекләндерелгән, сулыкларда 10 урында ярлар ныгытылган, 64 елга һәм күл чистартылган. “Экология” илкүләм проекты тәмамланды, ул хәзер Президент Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, “Экология иминлеге” илкүләм проекты исеме астында гамәлгә ашырыла.

Казанда 140 гектар мәйданда тупланган ләмне җыеп алып, эшкәртү 2025 елда да дәвам итә.

Нинди су эчәбез?

“Татарстан Республикасының Геоүзәге” фәнни-җитештерү берләшмәсе җитәкчесе Мансур Вәлиев сөйләгәнчә, республиканың 43 муниципаль берәмлегендә 4033 суҗыйгыч исәпләнә.

– 2882 суҗыйгычның лицензиясе юк. 1621 суҗыйгычта су составы начар, аларга лицензия бирелмәячәк. Су составы начар булган муниципаль берәмлекләрдә башка урыннарда суҗыйгычлар төзергә кирәк, – диде Мансур Вәлиев.

Фән белән хезмәттәшлек

Министр Александр Шадриков экологиягә кагылышлы чараларның фән белән хезмәттәшлектә башкарылуын әйтеп үтте. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та үзенең чыгышында республикада фәнни җирлекнең ныклы булуын искәртте, хезмәттәшлекне хуплады.

– Безгә фәнни-экология туристлыгын актив үстерү мәслихәт, – диде Рифкать Миңнеханов.

Нигъмәтуллин бәяләмәсе

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының 2024 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде.

– Татарстан чит илләр технологияләренә алмаш булдыруда актив эшли. Узган ел төбәк продукты 5 триллион сумны тәшкил итте, 340 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Казан шәһәрендә БРИКС саммиты узу тарихи вакыйга булды, анда 36 ил җитәкчеләре катнашты. Илкүләм һәм республика программалары дәвам итәчәк. Экология өлкәсендә цифрлаштыруны дәвам итү зарур. Муниципаль берәмлекләр эчә торган су суҗыйгычлары мәсьәләсенә һәм лицензия алуга җаваплы карасын. 2025 ел – Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы. Бөтен эшчәнлегебез шушы шигарь астында барырга тиеш, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading