16+

Татар әсәрләрен киемгә төшерә

Бүгенге яшьләрнең кыюлыгына, үҗәтлегенә еш кына исем-акылым китә.

Татар әсәрләрен киемгә төшерә

Бүгенге яшьләрнең кыюлыгына, үҗәтлегенә еш кына исем-акылым китә.

Үземне 18-20 яшемдәге сүлпәнлегем өчен сүгеп, ни өчен алар кебек булмадым икән, дип үкенеп тә куям хәтта. Ә замана яшьләренә диңгез тубыктан. Кеше ни әйтер дип тә, булдыра алмам дип тә куркып ятмый – тота да эшли!  

Дилия Әгълетдинова шундый яшьләрнең берсе. Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә туып үскән татар кызы 11нче сыйныфта ук заказга хатын-кызлар өчен эчке кием һәм корсетлар тегә башлый. Беренче күнекмәләрне онлайн-мәктәптә алып, барысына да тәҗрибә һәм хаталар аша өйрәнә.
Казан федераль университетына укырга кереп, Казанга күченеп килгәч тә, башлаган эшчәнлеген туктатмый. Үзе тегә, фотосъемкалар оештыра, социаль челтәрләр алып бара, заказчылар белән аралаша. Ничек барысына да өлгерә диген?!

Иң башта Дилия КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына “Математика һәм компьютер фәннәре” юнәлешенә укырга керә. Әмма беренче курста ук бик үк дөрес сукмактан кереп китмәвен аңлап ала. Шунда ук, ике дә уйламыйча, университеттагы “Идарә, икътисад һәм финанслар” институтының “Менеджмент” юнәлешенә күчәргә карар кыла. Нәкъ биредә алынган белем үз эшен җәелдерүдә, максатларына ирешүдә ярдәм итәр, дип ниятли ул. Алга таба эшләнмәләрне үзе тегүдән читләшеп, җитештерү белән идарә итәргә хыяллана. Моны тормышка ашыру юнәлешендә ныклы адымнар белән алга атлый ул. Әйтик, узган елда социаль яклау бүлекчәсе аша үзмәшгуль сыйфатында шәхси эшен җәелдерүгә 240 мең сум күләмендә ярдәм алган. Бу акчаларны тегү җиһазлары, манекеннар сатып алуга тоткан.  Әлегә тегү эшләрен өйдәге остаханәсендә башкара. Әмма инде бик тиздән аерым бина арендалап, ярдәмчеләр алырга ниятли. Күптән түгел “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүе аның каршында яңа ишекләр ача. Кызның милли мотивлы заманча хатын-кыз киемнәре булдыру проекты 1 миллион сумлык грантка лаек булган. 

-    Үз проектныңны тормышка ашыруга 1 миллион сум грант алу мөмкинлеге хакында бер якын кешемнән ишетеп белдем. Ул “Студентлар стартабы” конкурсының беренче дулкында катнашып откан иде. Узган елның сентябрендә милли мотивларны һәм бүген популяр булган корсет-косажларны берләштерү идеясе туды. Шуннан соң конкурсның бишенче дулкыны игълан ителүен көттем, - дип сөйләде кыз.

Дилия сүзләренчә, бүгенге милли мотивлы, орнаментлы һәм башка элементлы хатын-кыз киемнәре заманча мода индустриясе торышына туры килми һәм аларны көндәлектә куллану шактый чикләнгән. Бу проект исә халык сәнгать әсәрләрен популярлаштырып, миллилекне заманчалык өлеше итеп күрсәтүне максат итеп куя.  Татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре мотивлары буенча уникаль корсетлар, корсажлар һәм хатын-кызлар киеменең башка атрибутлары ярдәмендә шушы максатларга ирешергә ниятли.

-    Без рәссамнар белән татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре мотивлары буенча картиналар ясарга һәм аннары аларны тукымага күчерергә (бастырырга, чигәргә) ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты кыз. 

Дилия Әгълетдинова әлеге проектның авторы булып тора. Шулай ук бу башлангычны гамәлгә ашыруда аңа командасы – дизайнер , smm-белгеч, тышкы партнерлар буенча белгеч ярдәм итәчәк. Проектка яңгырашлы исем эзли торгач, алар “Сайрау” дигәненә тукталганнар. Ул табигать, югарылык, җиңеллек чагылышы булып тора, диләр. Амбицияле яшьләргә уңышлар гына телисе кала!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading