Резолюциядә бу пункт бар иде, ләкин алдагы елларда аңа игътибар бирелмәде. Казакстанда, мәсьәлән, фильмнар халык теленә закон нигезендә тәрҗемә ителә. Татарстанда ике теллелек һаман аксый. Казанда элмә такталарның ни бары 5 проценты гына рус һәм татар телендә бирелә, калганнары рус телендә генә язылган. Бу хөкүмәт тарафыннан автомат рәвештә башкарыла торган эш булырга тиеш, - диде ул.
Тәбрис Яруллин алдан сүз биреп куйганча, быелгы форум фәкать татар телендә генә барды. Телне аңламаучылар күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевнең синхрон тәрҗемәсен тыңлады. Хәтта чыгыш ясарга дип чыккан Әстерхан өлкәсенең "Дуслык" татар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, "Идел" газетасы баш мөхәррире Динара Мәҗитовага да рус телендә чыгыш ясарга ирек бирмәделәр.
Форум җитәкчеләре Башкортстан республикасы татар яшьләре активлашуына сөенеп туя алмый. Моннан биш-алты ел элек ике күрше республика яшьләре бер-берсе белән йөрешми, күрешми иде. Тәбрис Яруллин да Башкортстан татар яшьләре йөрәгенә юлны авырлык белән ярдык, ди. Хәтерләсәгез, заманында зур Ифтар ашлары да оештырып йөргәннәр иде әле безнекеләр башкорт җиредә. Күршеләрдән бу аңлашылмаучанлык турында сораштык.
(Фотолар: Юлия Калинина)
Алдан Башкортстандагы җитәкчеләр форумга бары үз кешеләрен генә җибәрә иде. Алар исә татар яшьләрен үстерү, аларга тел, милләт төшенчәләрен җиткерү кебек әйберләр турында артык уйлап тормадылар. 2012 елда миңа да Татар яшьләре форумына беренче тапкыр бару насыйп булды. Шуннан соң үзем укыган Уфа дәүләт авиация-техник университетында татар яшьләрен җыя башладым. Алар бик актив булып чыкты. Югыйсә, техник университетта татарларга бәйле булган бернинди укыту программасы да юк. Ә безнең студентлар хәтта татар теле буенча олимпиадаларда катнашты. Соңыннан башка югары уку йортлары да безгә кушылды. Ләкин хәзер дә эле чишелмәгән проблемалар җитәрлек. Урындагы җитәкчеләр яшьләр белән эшләүне кирәк дип санамый. Олы буын үз тормышы, яшьләр үз тормышы белән яши бирә. Әле дә уртак тел таба алмыйбыз. Кайвакыт нәрсәгә инде миңа иҗтимагый эш дип төшенкелеккә биреләм, ләкин үз оешмаң эчендә татар гаиләләре барлыкка килгәч, татар балалары тугач эшемнең бәрәкәтен күрәм, - диде Башкорстан республикасының татар яшьләре җитәкчесе Рамилә Габдуллина.
Ә менә Мәскәү яшьләренә таш калада бер-берсен табу авыр түгел. Һәр югары уку йортында студентлар якташлыгы бар. Ни кызык, башкалада иң актив татар яшьләре Татарстаннан түгел, ә Башкортстан республикасы белән Нижгар өлкәсеннән икән.
Ел саен үзебезнең клуб активистларын билгеләп китәбез, ул үзенә күрә татар яшьләре "Оскары" кебек. Анда иң яхшы биш проект билгеләнә. Инде дүрт ел рәттән Сабан туйларында яшьләр мәйданчыгы оештырабыз. Татарларны милләтенә кайтару мәсьәләсе юк бездә. Туган якларыннан киткәч, алар үз мәдәниятен, телен сагына башлый, - диде муенына республика байрагы төсләрендә ясалган күбәләк таккан Татарстан Республикасының яшьләр советы каршындагы "Хәрәкәт" татар яшьләре лидеры Эмиль Фәйзуллин.
(Фото: Ольга Ганина)
Океан артында урнашкан Америка континенты безгә бер проблемасыз ил кебек күз алдына килә, татарлар да гел рәхәттә яшәп, кызыл "кабриолет"ларда гына йөри кебек. Ләкин бу бик үк дөреслеккә туры килми икән. Канаданың Торонта шәһәрендә яшәүче татар егете Әмир Җиһаншин әлеге дә баягы финанслау җитми, ди. 500гә якын татар яшәгән бу илдә 14 ел элек "Берлек" оешмасы булдырыла.
Без үз көнебезне үзебез күрәбез. Оешма да җирле татарлар ярдәме белән булдырылды. Татарстанның ярдәме бер-ике китап җибәрүдән ары китмәде. Плау, пәрәмәчләр пешереп сатып, шул акчаларга Сабантуйлар оештырабыз. Сабан туена берәр татар җырчысын җибәрмәсләрме дип күптәннән хыялланып йөрибез. Кырым татарлары, төрекләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әле татар теле мәктәбен ачарга мөмкинлегебез юк, шуңа да чаралар оештыру өчен төрекләр безгә үз мәктәп бинасын биреп тора. Милләткә бәя юк, без монда акча өчен йөрмибез. Балаларыбыз "мин - татар" дип горурлансын иде, - ди форумда инде өченче тапкыр катнашучы Әмир.
Комментарийлар
0
0
где находится крымск
0
0
0
0
везение это
0
0