Ватанны саклаучылар көне күп кенә ветераннарга икеләтә бәйрәм булды. Кремльнең тантаналар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941−1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре тапшырды. Ветераннарны тыштан ук курсантлар каршы алып торды, эчкә узгач та өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп озата йөрүчеләр алар булды. Залда тере оркестрның уйнап торуы,...
Ватанны саклаучылар көне күп кенә ветераннарга икеләтә бәйрәм булды. Кремльнең тантаналар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941−1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре тапшырды. Ветераннарны тыштан ук курсантлар каршы алып торды, эчкә узгач та өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп озата йөрүчеләр алар булды. Залда тере оркестрның уйнап торуы, үзе үк җиңүчеләр рухына аваздаш тантана билгесе иде.
- Ватанны саклаучылар көнендә без күпмилләтле илебез сагында торганнарның барысын да олылыйбыз. Геройларны, ата-бабаларыбызны искә алабыз. Немец басып алучыларыннан илебезне саклап калучыларны бервакытта да онытмабыз. Җиңү бик авыр бирелде. Безнең республикадан 700 мең кеше фронтка китте. Шуларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмады. Без - җиңүчеләрнең варислары, илне басып алучылардан саклаучыларны, госпитальләрдә, завод, фабрикаларда фидакарь хезмәт куючыларны онытырга хакыбыз юк. Бу безнең бурычыбыз, намус эше, - дип билгеләп узды Президент. Һәм Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, күрсәткән каһарманлыклары һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән ветераннарга зур рәхмәтләрен белдереп, ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, иминлек, муллык теләп, 50 дән артык ветеранга юбилей медальләре тапшырды.
Юбилей медальләрен алучылар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Татарстан Республикасы Фашист концлагерларының элеккеге кечкенә тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Абдуллина, «Бөек Ватан сугышы ветераннары-блокадалы Ленинградта яшәүчеләр" Казан шәһәре иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова һәм башкалар бар иде.
Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышларында катнашкан 96 яшьлек Фәрах Хәйретдинов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәрвакыт ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде, ветераннарга ныклы сәламәтлек теләде. 1нче, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Дан ордены, 3нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры Фәрах ага. Күкрәген күп кенә сугышчан медальләр бизи ветеранның. Әлбәттә инде ул үзе узган сугышчан юлны, катнашкан операцияләрне бер кат күздән кичерде. 1939 елны Халхин-Голдан башлап озын сугышчан юл үтәргә туры килгән аңа. 1940 елда хәрби училище тәмамлаганнан соң, армия разведкасының аерым бүлекчәсендә хезмәт иткән Фәрах Хәйретдинов.
Сталинград сугышы, Курск дугасы... Белоруссияне, украинаны Польшаны азат итүдә катнашып Берлинга кадәр барып җитә. Сталинград сугышында каты яраланып өч ай буе госпитальдә дә ятарга туры килгән үзенә.
- Командирыбыз Жуков иде. Хәзер сугышчан дусларым юк инде, үзем генә калдым,- ди ветеран.
Тантанага килүчеләрнең кайсысын гына алма, һәркайсының тормышы үзе бер китап язарлык. Сугыш берәүне дә аямаган. Ун яшеннән "Кызыл Байрак" колхозында эшли башлаган Гарифулла ага Хәсәнов (Әлки районы, Иске Салман авылы) та шул исәптә. Сугыш елларында көн-төн эшләгән үсмерне юкка гына 1946 елда "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнми. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән әлеге тынгысыз җанның 45 елдан артык хезмәт стажы бар.
Валентина Иванова да сугыш башланганда нибары биш яшь була.
- Мин үзем Ленинград өлкәсеннән. Сугыш башлануга әтиебез фронтка китте. Безне эвакуацияләргә уйлаганнар иде. Әмма тупка тота башладылар. "Урманга качыгыз!" - диделәр. Без, ике гаилә урманга качтык, әмма ни кызганыч, безне немецлар тотты. Вагоннарга төяп Петрозаводскийга - Корелиягә озаттылар. Анда биш лагерь иде. Апага ун яшь. Аны этләр белән, конвой белән эшкә йөрттеләр. Нормасын үтәмәсә, кыйный иделәр. Менә шулай концлагерьда яшәдек. Ходайга шөкер, апам да, энем дә исән калдык,- ди Валентина Григорьевна.
Яңа Чишмә районы, Әзи авылында яшәүче Рәйсә апа Шәйхетдинова да сугыш чоры баласы.
- Сугыштан әтиемнең үле хәбәре килгәндә ун яшь иде миңа. Менә шуннан бирле, бәбкәм, эшләдек тә эшләдек, -ди Рәйсә апа.
1949-51 елларда Белоруссиядә торф чыгаруда эшләгән чорларын да, аннан кайткач, кыш көне бозаулар карап, җәйгә чыккач көтү көткән чакларын да яхшы хәтерли ул.
- Көз көне Лаешка тракторга укырга озаттылар. Биш ел тракторда эшләдем. Аннан читкә китәр идем, колхоз язу бирми. Ул авыр чакларны оныттык инде, Ходай күрсәтмәсен яңадан. Шуңа да сугыш дип, телевизордан сөйли башласалар да, йөрәкләрем ярылырдай була, - ди Рәйсә апа. Шулай да тормышыннан зарланмый. - 1957 нче елда Әзи авылына Әгзам Шәйхетдиновкә кияүгә киттем. Әлһәмдүлилләхи шөкер, тату яшәдек, дүрт балабыз булды. Аллага шөкер, балаларым да тәүфыйклы,- дип тезеп китте ул.
Сугышка кадәр Бурятиядә укытучы булып эшләгән Сәфарова Нәкия Фәтих кызының да сөйләр сүзләре күп. Ул исә 22 яшеннән көнчыгышта япон террорчыларын тар-мар итүдә 152 нче батальон составында бомбардировщик буларак катнаша.
- Олы абыем да, энем дә сугышта иде. Абыем фин сугышында үлеп калды. Үзем детдомда үстем. Мине патриот итеп үстерделәр. Шуңа күрә дә Япониягә доброволец булып киттем. Улан-Удэ да хезмәт иттем. Сугышка бару, дошманнан үч алу иде хыялым, - ди ул. "Лучи сердца" - Нәкия ханымның үзе турында язган китабы әнә шулай атала. Әйтәм бит, һәркайсының язмышы бер китап язарлык дип.
...Тантана ахрында күмәкләшеп истәлеккә төшкән фото - Җиңү китергән язның 70нчесе булып истә калыр.
Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды
Комментарийлар