Каты аварияләргә яки кискен хәлләргә юлыккан кешеләрнең өчтән икесе беренче медицина ярдәме күрсәтеп өлгермәү сәбәбендә дә вафат була.
Скопировать ссылку
Каты аварияләргә яки кискен хәлләргә юлыккан кешеләрнең өчтән икесе беренче медицина ярдәме күрсәтеп өлгермәү сәбәбендә дә вафат була.
Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә “Беренче медицина ярдәме күрсәтергә әзер!” (“Готов к санитарной обороне!”) массакүләм өйрәтү программасы гамәлгә ашырылачак. Татарстанда программага Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтында старт бирелде.
–Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, 100 меңнән артык предприятие исәпләнә, аларда 1,2 миллион кеше эшли. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга: авария, киселү-пешү. Бәлагә юлыккан кеше янында елап утырудан мәгънә юк, беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә кирәк. Бу бик яхшы программа, предприятиеләрдә, югары уку йортларында шулай ук авылларда да өйрәтүләр башлыйбыз. Татарстанда авылларда 1,5 миллион кеше яши, өлкәнме яки яшьме, алар да белсен, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Комментарийлар